Намазда хошуглык
Аллаһы Тәгалә безнең өчен төп яшәү кагыйдәләрен туплаган Коръәндә безгә намаз укырга куша һәм бу һәр мөселман кешегә фарыз гамәл.
Әгүүзү билләәһи минәш-шәйтаанир-раҗииим.
Бисмилләәһир рахмәәнир-рахииим. Хөрмәтле җәмәгать, бу вәгазьдә кыскача гына намаз уку фазыйләтләре һәм намазда хошуг-лык турында искә төшереп алырбыз. Аллаһы Тәгалә безнең өчен төп яшәү кагыйдәләрен туплаган Коръәндә безгә намаз укырга куша һәм бу һәр мөселман кешегә фарыз гамәл. Намаз шаһәдәт кәлимәсеннән соң исламның икенче баганасы булып тора. Коръәндә Аллаһы Тәгалә бик күп аятьләрдә намаз торгызырга әмер итә. Ә Пәйгамбәребез (с. г. в.) исә, үз вакытында укылган намазны әти-әнигә итагатьле булудан да изге гамәл, дип атый. Икенче бер хәдистә: «Әгәр кеше көненә биш мәртәбә тәнен юса, аның тәнендә бер кер калыр идеме? Намаз укучының да Аллаһы Тәгалә барча гөнаһларын гафу итәр», — диелә. Шуңа күрә ул динебез өчен иң газиз, иң әһәмиятле гыйбадәт санала. Әгәр дә намазны чын күңелдән, мәгънәсенә төшенеп укысак, ул күңелебезне тынычландыра. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с. г. в): «Миңа сезнең дөньягыздан хатын-кызлар һәм ислемай яраттырылды, ә күңелне шатландыручы нәрсә булып намаз кылынды», — ди.
Кыямәт көнендә кылган гамәлләребез арасында иң беренче итеп намазыбыз соралыр. Намаз укыдыңмы, юкмы? Укысаң, ни рәвешле башкаргансың, ихласлы булганмы? Чөнки, әйткәнемчә, намаз ислам — диненең икенче зур баганасы. Шулай ук хәдисләрдә: «Аллаһка сәҗдә кылсаң, Аллаһ синең дәрәҗәңне күтәрер, гөнаһны ярлыкар», — диелә. Шуңа күрә намаз кешене бу дөньяда да, ахирәттә дә бәхеткә илтә. Безгә бары тик намазны тиешенчә башкарып, ихлас рәвештә үтәргә генә кала. Моны башкача намазны хошуглы итеп уку, диләр. Хошуглык сүзенә галимнәребез төрле аңлатмалар бирә. Шуларның берсендә «хошуглы намаз укучы уңда, сулда булганын тоймас» диелә. Шуңа күрә хошуглык — иң элек йөрәкнең, күңелнең, аңның Аллаһка юнәлүе, Аллаһ турында уйлавы. Алай гына түгел, галәмнәрнең Раббысы каршында безнең уй-гамәлләребез төзек булырга тиеш. Намазга баскач, тагын да аңлырак, ихласлырак булырга тырышыйк.
Моның өчен намазда нәрсә укыганыңны белеп уку кирәк. Дөрес, намазның догалары, Коръән сүрәләре гарәп телендә. Ләкин шул ук һәр намазның һәр рәкәгатендә укыла торган «Фатыйха» сүрәсе көненә кимендә 17 тапкыр укыла. Гарәп телендә булса да, ул сүрәнең мәгънәсен өйрәнү, күңелгә сеңдерү — барыбызның да кулыннан килә торган эш. Шулай ук кыска зикерләр, рөкүгъ-сәҗдә вакытында укыла торган догаларның тәрҗемәсен бер укысаң, истә калалар. Намаз барышында укыган сүрәләрнең-догаларның мәгънәләрен башыңда әйләндерә башлагач, ихласлык, хошуглык, Аллаһ рәхмәте белән, үзеннән-үзе барлыкка килә, йөрәкләр йомшара.
Аллаһ Коръәндә: «Дөреслектә, намаз кешене фәхешлектән һәм гөнаһлардан саклар», — ди. Шуңа күрә җиренә җиткереп башкарылган намаз кешене яхшы якка үзгәртә. Намаз шартлары үтәлсә, ул кабул булыр, иншаллаһ, без моңа ышанырга тиеш. Әмма аны без бары тик кыямәт көнендә, Аллаһ гамәл дәфтәрләребезне күрсәтеп, безгә хөкем чыгаргач кына төп-төгәл беләчәкбез. Шулай да намазның кабул булуы галәмәтләре бар: кешенең иманы куәтләнү, намазга, гыйбадәткә ихтирам белән карау, ялкауланмау. Шулай итеп, намазны җиренә җиткереп уку безнең өстебездә торган зур һәм мөһим бурыч.
Рамил хәзрәт Гыйлманов,
Балтач бистәсе «Ислам нуры» мәчете имамы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев