Намаздан сәбәпсез бүленергә ярыймы?
Дин һәм тормыш

Намаздан сәбәпсез бүленергә ярыймы?

«Мин намаз укый башладым, ләкин бу хакта беркем дә, хәтта әти-әниләр дә белми. Кайчак намазны бүлмәдә укыганда, әни мине чакырса, намазымнан бүленеп аның янына чыгам. Намаз укуымны белмәсеннәр өчен. Болай эшләргә ярыймы?»

«Намаздан сәбәпсезгә бүленергә ярамый, бу — гөнаһ.

Әти-әниегез сезне берәр вак йомыш белән генә чакыра һәм аларга бернинди куркыныч янамый икән, намаздан бүленергә ярамый», — дип яза «Хозур дин турында».

Намаз — бик тә саваплы һәм шул ук вакытта бик җаваплы гамәл, аңа җитди карау, тиешенчә өйрәнү, башкару мөһим.
Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһү гәләйһи вә сәлләм: «Намаз — җәннәт ачкычы», — диде.

Автор: Фануз Хабибуллин

Чыганак

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Нет комментариев