Нөнәгәр мәктәбендә «Әхлак тәрбиясе — күңел хәзинәсе» дип исемләнгән семинар үтте
Яхшыны — яманнан, яманны яхшыдан аера белү сыйфатлары кешедә кече яшьтән үк тәрбияләнә
Нөнәгәр мәктәбендә «Әхлак тәрбиясе — күңел хәзинәсе» дип исемләнгән семинар үтте. Семинарда Татарстан Республикасының баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, Балтач мәгариф идарәсе өстәмә белем бирү үзәге җитәкчесе Нуриев Дилүс Дамирович, район әхлак методик берләшмәсе җитәкчесе Әхмәтҗанова Разыя апа һәм район мәктәпләренең әхлак укытучылары, Нөнәгәр, Чутай, Комзавод авылы имамнары, абыстайлары кунакка килү безнең өчен зур сөенеч булды.
Яхшыны — яманнан, яманны яхшыдан аера белү сыйфатлары кешедә кече яшьтән үк тәрбияләнә. Бала чактан барлыкка килгән әхлак тәрбияләре кешене гомер буена озата бара. «Бала чакта алынган тәрбияне соңыннан бөтен дөнья халкы да үзгәртә алмас» дигән бөек галимебез Ризаэддин Фәхреддин.
Килгән кунакларны каршы алганнан соң мәктәпнең һәр яктан үрнәк,өстәмә белем бирү педагогы, география, әхлак укытучысы Усманова Гөлнара Габдулла кызының ачык дәресен карарга керделәр. Ачык дәрес темасыда бик отышлы иде. «Куркәм холык — сабырлык».
Хәзерге көндә сабыр була алабызмы!? Сабырлыкны ничек үзеңдә булдырырга? Бу сыйфатны ничек үзеңдә тоярга!? Балалар бик күп сорауларга җавап бирделәр.
Сабырлык бит — ул түзем булуны, авырлыклар килгәндә үзебез белән идарә итә алуны, ямьсез сүзләр әйтү һәм начар гамәлләр кылудан үзебезне тыеп кала алуны аңлата. Сабыр кеше барлык авырлыкларгада түзеп тора белә. Төрле ситуацияләрдән чыгу юлларын да алар бик тиз таптылар, югалып калмадылар, бергәләп чиштеләр.
Балалар безнең киләчәгебез. Аларга нинди тәрбия бирсәк, нинди гамәлләргә өйрәтсәк, халкыбызның киләчәгедә шундый булыр. Балаларыбызның шәхес буларак формалашуында әхлак тәрбиясе төп һәм әһәмиятле урын алып тора. Дәрескә бергәләп йомгак ясалды.
Җәлил хәзрәт балаларга, укытучыларга алып килгән китап бүләкләрен тапшырды. Балтач мәгариф идарәсе өстәмә белем бирү үзәге җитәкчесе Нуриев Дилүс Дамир улы мәктәп коллективына рәхмәтен җиткерде һәм район әхлак методик берләшмәсе җитәкчесе Әхмәтҗанова Разыя апаны олуг юбилее белән котлап, рәхмәт хатлары тапшырды. Семинар «Әхлак тәрбиясе күңел хәзинәсе» дигән кичә белән тәмамланды.
Милләтебезнең сәнгате балаларыбызны бай рухлы, әдәпле, итәгатьле итеп тәрбияләүдә ярдәм итә. Иҗади сәләтләрне үстерү балаларның сәламәт яшәү рәвеше булдыруга зур этәргеч булып тора. Семинар һәркемнең күңеленә хуш килгәндер, килгән һәр кунак үзенең күңел сандыгына мәктәптә эшләүчеләрнең җылы карашларын, балаларның эчкерсезлеген, шат елмаюларын салып кайтып киткәндер.. Безнең мәктәптән алып киткән җылы мөнәсәбәтләр сезнең һәрберегезгә көч өстәп торсын, һәрберегезгә сәләмәтлек, озын гомер, тыныч, матур тормыш теләп калабыз.
Зөлфидә Тләкова,
Нөнәгәр мәктәбе
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев