Нөнәгәрдә лагерь Сабантуй белән тәмамланган
Лагерь тәмамлангач ел саен Нөнәгәрдә балалар Сабан туе оештырыла
Ел саен Нөнәгәр авылы мәчетендә балаларга дини укулар булып үтә. Быелда матур гына оештырылды.
Бу чараны оештыручыларга, мөгаллимәләр Мәрьям, Розалиягә, Илнур хәзрәткә, тәмле чәй белән сыйлаган Фәйрүзәгә, Халидәгә иганәчелек иткән әти-әниләргә, кемнең өлеше кергән һәркемгә олы рәхмәтебезне җиткереп калабыз.
Балалар мәчеттә әдәп-әхлак кагыйдәләренә, сүрәләр, догаларга, намаз укырга өйрәнделәр. Шулай ук мастер -классларда катнашып, әйберләр ясадылар.
Лагерь тәмамлангач ел саен авылыбызда балалар Сабан туе оештырыла. Монда балалар өчен төрле, кызыклы уеннарда катнашу үзе бер мозҗиза кебек. Һәр бала бүләк алып чыгып китә. Балаларның чыгышлары искитмәле.
Уеннарны оештырырга сәләтле волонтёрлар чакырылган иде. Нәзилә, Мәрьям, Раушан, Финзия Сабантуйның төп тоткалары булдылар. Дәү әниләр, бабайлар, гаиләләр үз оныклары белән бәйрәмгә килгәннәр, алар балалары өчен җан аталар.
Бәйрәмнең төп өлешен уеннар алып торса, икенчесен тәмле итеп пешерелгән пылау, чәй ризыклары, тәмле файдалы үләнле чәйләр, җиләкле, бөтнекле мохито эчемлекләре, конфет, печеньелар, карбыз белән тутырылган өстәл иде. Моны авылыбызның ел саен мәрхәмәтле гаиләсе Мөхәммәтҗанов Рәис абый, Равилә апалар, аларның уллары Ранил, Раиләләр гаиләсе, туганнары оештыра. Ничек итеп рәхмәт әйтсәң дә аздыр аларга. Искиткеч тырыш, гади, изге, мәрхәмәтле, эчкерсез, ярдәмчел гаилә алар.
Бу гаиләләргә карап сокланырлык, күпме авыл халкын, балаларны кунак иттеләр. Изгелекләре мәңге онытылмас.
Күпме бала, килгән авыл халкы, кунакларлар аларга чын күңелдән рәхмәт әйтеп кузгалды өстәл яныннан. Авыл өчен эшләгән яхшылыгыз өчен мең рәхмәт сезгә! Мондый мәрхәмәтле гаиләләрне күреп күңел сөенә. Бар килгән авыл кешеләре вакыт табып төшкәннәре, сыйланып кайтып китте бүген! Күңелгә рәхәтлек, чиста саф хисләр бүләк итте бүгенге Сабантуй.
Спонсор буларак ярдәм иткән гаиләләргә, җирлек җитәкчебез Закиров Илһам Наил улына, оештыручыларга олы рәхмәтебезне җиткерәбез. Кылган гамәлләрнең әҗер-саваплары үзегезгә булып, алдагы тормышыгызда сәламәтлек, бәрәкәтле тормыш, гаилә бәхете, уңышлы эшләр телибез.
Зөлфидә Тләкова,
Нөнәгәр авылы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев