Нотфуллинар гаиләсе Салавычта ифтар үткәрде
Изге Рамазан аенда ифтар мәҗлесләре уздыру күркәм гамәл
Салавыч мәчетендә Нотфуллиннар гаиләсе ярдәме белән ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен ифтар оештырылды. Вәгазь белән Рамил Бикбаев чыгыш ясады.
– Махсус хәрби операциядә катнашучы егетләребезнең исәнлеге, шәһит киткән егетләрнең рухына, ил-көннәребез тынычлыгы өчен догаларыбызны кылдык. Күркәм айда изге гамәлләрне күбрәк кылырга омтылыйк. Күңелебез саф, җаныбыз тыныч, тоткан уразаларыбыз кабул булсын! – дип хәбәр итә район башлыгы Рамил Нотфуллин үзенең телеграм каналында.
Изге Рамазан аенда ифтар мәҗлесләре уздыру күркәм гамәл. Ифтар ашларына җыелу авыз ачу, вәгазь тыңлау, күмәкләшеп намаз укудан гына гыйбарәт түгел, туганнарың, якыннарың, авылдашларың белән бер табын артына җыелу өчен зур мөмкинлек. Ифтар ашларының асылына тирән мәгънә салынганын яшьләребезгә дә һәрвакыт аңлатырга тырышабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев