Хезмәт

Балтач районы

16+
Дин һәм тормыш

Пәйгамбәребездән киңәшләр

Әйе, көлү һәм шаярту ул тормышта кирәк булган нәрсә, аларсыз безнең тормышыбыз күңелсез булыр иде.

Әбү Һурайра сөйләвенчә, Аллаһның рәсүле (с. г. в.) сәхабәләренә: «Кем миннән әлеге сүзләрне кабул итеп, алар белән гамәл кылыр яки алар белән гамәл кылучыга өйрәтергә алыныр»? — дип сорау бирде. Әбү Һурайра: «Бу мин булачакмын әй Аллаһның рәсүле дип җавап бирдем. Шунда ул минем кулымнан алып, биш киңәш әйтте: Аллаһның харамнарыннан саклан, иң гыйбадәт кылучы кешеләрдән булырсың. Аллаһ сиңа биргән өлештән риза бул, иң бай кешеләрдән булырсың. Күршеңә яхшылык кыл, чын мөэмин булырсың. Үзеңә теләгәнне башка кешеләргә дә телә — чын мөслим (мөселман) булырсың. Һәм күп көлмә, чөнки күп көлү күңелне үтерәдер». (Әхмәд, Тирмизи китерәләр).

Бишенче киңәш:
«Һәм күп көлмә, чөнки күп көлү күңелне үтерәдер».
Көлү — ул акыл ияләренә, аңлы затларга гына хас булган сыйфаттыр. Шуңа күрә Аллаһ без кешеләрне көлүчән, елмаючан итеп бар кылган. «һәм дөреслектә, Ул көлдерә дә елата да». (ән-Нәҗем сүрәсе: 43). Әгәр дә Аллаһ кешеләрне көлүчән итеп бар иткән икән, бу юкка түгел. Көлешү кешеләрне якынайта, дуслаштыра, күңел төшенкелегеннән чыгарга, стрессларга каршы торырга ярдәм итә. Көлү күңелгә ял бирә, күңелне начар хисләрдән бушата. Хәтта авыруларга да көлү тизрәк тазарырга ярдәм итә. Гомумән, көлү тормышны бизи һәм җиңеләйтә. Мөселман кешенең үзенә кырыс булып, шаяртулардан һәм көлүләрдән тыелуы, изгелек һәм диндарлык галәмәте түгелдер. Безгә күркәм үрнәк булучы Пәйгамбәребез Мөхәммәт (с. г. в.) үзе дә көлде һәм шаяртты һәм әйтте: «Чамадан тыш кырыс, каты булучылар һәлак булдылар», — диде. Аларны Аллаһ та яратмас, кешеләр дә алардан читләшер. Пәйгамбәребез үзенең сәхабәләренә йомшак һәм мәрхәмәтле булды. Һәр сәхабәсенә ул елмаеп карады, хәтта кайвакытларда алар белән шаярта иде дә. Шушы йомшаклык белән ул аларның күңелләренә юл тапты. «Аллаһның рәхмәте белән син аларга йомшак булдың. Әгәр дә дорфа, каты күңелле булсаң, алар синең яннан таралып киткән булырлар иде. Аларны гафу ит, алар өчен ярлыкау сора, эшләрдә алар белән киңәш...» (Әл Гыймран сүрәсе: 157).


Пәйгамбәребезнең (с. г. в.) сәхабәләре, аның шаяртулары хакында безгә сөйләп калдырдылар. Шулардан, бер ир Пәйгамбәрне кунакка чакыру өчен, аның янына үзенең хатынын Умму Әймәнне җибәрә. Бу хатын иренең чакыруын җиткезгәч, Пәйгамбәр (с. г. в.) аңа шаяртып әйтте: «Ә, аның күзендә аклык булучы ирме ул?». Хатын исә: «Минем иремнең күзендә бер аклык та юк». «Бар бит инде». «Валлаһи, юк бер аклык та». Шунда Пәйгамбәр: «Кем генә булмасын, аның күзендә аклык бар, күз алмасы кырыендагы аклык». (Ибну Бәккар китерә). Бервакыт бер ир Пәйгамбәрдән аны дөягә утыртуын сорады. Пәйгамбәр (с. г. в.) шаяртып аңа: «Мин сине дөянең баласына утыртам», — диде. Тегесе: «Ул дөянең баласы белән нишлим мин?» — дип җавап бирде. Пәйгабәр аңа: «Һәр дөя икенче бер дөянең баласы түгел мени?», — дип җавап бирде. (Абу Дауд, Тирмизи, Әхмәд). 
Киләсе хәдистә Пәйгамбәр (с. г. в.) Әнәс ибну Мәликкә шаяртып: «Әй, ике колаклы», — дип дәшкән. (Тирмизи). 

Шаяртканда ялганнан ерак булу
Пәйгамбәребез(с. г. в.) үзенең шаяртулары хакында: «Мин дә шаяртамын, әмма шаяртканда мин бар тик хак сүз белән генә шаяртамын», — диде. Хак сүз белән, ялган белән түгел. Иң яратмаган нәрсә аның өчен ялган булды. Пәйгамбәребез безне кисәтеп әйтте: «Нинди үкенеч шул кешегә, ул кешеләрне көлдерер өчен сүзләр сөйли һәм алдый. Үкенеч аңа, үкенеч аңа». (Әбу Дауд, Тирмизи, Әхмәд, Нәсәи).

Шаяртканда кешене куркыту
Шулай ук кешене куркытып кызык ясап аннан көлү дә тыела. Кайбер сәхабәләр бер-берсеннән шулай шаярткалый торган булганнар, әмма Пәйгамбәр (с. г. в.) аларны бу эштән тыеп: «Мөселманга, икенче мөселманны куркыту ярамас», — диде. Гамир ибну Рабига сөйләвенчә, бер кеше икенче берәүнең кызык ясап аяк киемнәрен яшереп куйды. Бу шаяртуы хакында ул Аллаһның рәсүле янына барып сөйләгәч, ул аңа: «Мөселманны куркытмагыз, мөселманны куркыту зур явызлыктыр», — диде. (Табарани, әл-Бәззар, ибну Хәйиән).

Шаяртканда кешене түбәнсетүдән ерак булу
Кешедән аны мыскыл итеп көлү, бигрәк тә зур явызлыктыр. Аллаһ Коръәндә: «Нинди үкенеч һәрбер түбәнсетүчегә, мыскыл итүчегә», — дип безне катгый кисәтә. Пәйгамбәребез (с. г. в.) әйтте: «Кешегә явызлык кылу өчен үзенең мөселман кардәшен түбәнсетү дә җитәдер». (Мөслим, Әхмәд).

Чаманы белү
Әйе, көлү һәм шаярту ул тормышта кирәк булган нәрсә, аларсыз безнең тормышыбыз күңелсез булыр иде. Шуңа күрә Пәйгамбәребез (с. г. в.) үзе дә шаяртты һәм аның сәхабәләре дә шаярттылар. Бервакытны бер сәхаба Ибну Гомәрдән (рг): «Аллаһның рәсүленең сәхабәләре шаятлар идеме?», — дип сорагач, ул: «Әйе, әмма аларның калебләрендәге иман таудан да бөегрәк иде», — дип җавап бирде.
Әмма һәр нәрсәнең чикләре һәм чамасы бар. Кеше шаяртканда әдәпне сакларга тиеш. Көлгәндә дә бөтен дөньяга яңгыратып хахылдап көлү бер дә әдәптән түгел. Пәйгамбәр(с. г. в.) бер кайчан да яңгыратып хахылдап көлмәде. Чаманы да белергә кирәк. Пәйгамбәребез(с. г. в.) көлү димәде, ә күп көлү күңелне үтерә, диде. Күп көлү һәм гел күңел ачып йөрү, кешене ваемсыз һәм гафил итә. Ә гафил йөрәктә Аллаһка урын бик аз кала. Ә елмаюга килгәндә ул үзе бер изгелек булып санала. Менә елмаюның чиге юк. Пәйгамбәребез (с. г. в.) әйтте: «Бер генә изгелекне дә юкка санама, хәтта кардәшеңне көләч йөз белән каршы алу гына булса да». (Мөслим). Яки Әбу Зәрр сөйләгән хәдистә Пәйгамбәр (с. г. в.): «Кардәшең каршында елмаю — садака», — диде. (Тирмизи). Икенче хәдистә Габдуллаһ ибну Хәрис әйтә: «Аллаһының рәсүленнән дә күп елмаючан кешене минем күргәнем булмады». (Тирмизи).

Марат Сәйфетдинов,
Балтач Үзәк мәчете имамы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

erid: 2Vtzqwfh92B

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев