Рәҗәб ае һәм харам кылынган айлар
Мөбарәк Рәҗәб ае, Рамазан аена әзерлек ае.
Рәҗәб ае ул харам айларның берсе. "Һичшиксез, Аллаһ хозурында айларның саны Аллаһның күкләрне һәм җирне яралткан көндәге язуында — унике. Шуларның дүртесе — харам [айлар]. Бу — [шуларның дүртесенең харам булуы Ибраһим һәм Исмәгыйльдән калган] хак дин. Боларда үз-үзегезгә золым итмәгез. (Әт-Тәүбә:36). Аеруча бу харам айларда сугышлар башлау, хөҗүм итүләр, явызлык кылулар катгый рәвештә тыела. Бу айлар: Зул-Кәгъдә, Зул-Хиҗҗә, Мухәррам һәм Рәҗәб.
Әбу Бәкра сөйләгәнчә, Пәйгамбәребез (с. г. в.) (хаҗ вакытында, сәхабаларга вәгазь сөйләгәндә) әйтте: "Заманалар, күкләр һәм җир бар ителгәнән алып, хәзерге кебек уздылар. Ел, унике айдан тора, шулардан дүртесе харам айлар. Өчесе: Зул-Кәгъдә, Зул-Хиҗҗә, Мухәррам бер-бер артлы киләләр һәм Җумәди белән Шәгъбән арасындагы Мударның Рәҗәбе. Хәдиснең дәвамында пәйгамбәребез аларга: «Хәзер Зул-Хиҗҗә ае түгелме? Бу Мәккә шәһәре түгелме? Бүген корбан чалу көне түгелме?, — дип аларга сораулар бирде. Без: «әйе» — дидек. Шуннан ул: «Менә әлеге көнегез, әлеге шәһәрегез, әлеге аегыз сезгә харам булган кебек, сезнең каныгыз, сезнең малыгыз, сезнең намусыгыз да нәкъ шулай ук харамдыр. Сез Раббыгыз каршына кайтырсыз һәм Ул сездән гамәлләрегез хакында сорар. Карагыз аны, миннән соң бер-берегезнең муеннарын чабучы кәферләрдән була күрмәгез. Бу сүзләремне монда булучылар башкаларга җиткезсеннәр, бәлки алар, мине кайбер ишетүчеләрдән караганда бу сүзләремне яхшырак аңларлар. Мин сезгә боларны җиткездемме? Мин сезгә җиткездемме»? Без: «әйе — дидек. Шунда ул: «Әй Аллаһым шаһит бул», — диде. (Бухари, Муслим).
Бу хәдистән без үзебезгә күп дәресләр алабыз, күп нәрсәләрне аңлыйбыз:
— Беренчедән, Аллаһ күкләрне, җирне, кояшны, айны бар иткәннән бирле, вакыт бүгенге кебек узды. Шул ук 12 ай иде, көн дә 24 сәгать булды. Шушы айлар арасында хәдистә искә алынган дүрт ай харам айлары булып санала. Бу айларда сугышлар башлау, һөҗүм итүләр, бер-береңне талау, урлау һәм явызлык кылулар тыелганга күрә, бу айларны харам айлар диделәр. Әлбәттә бу искә алган явызлыклар һәрвакыт тыела, әмма бу дүрт айда аеруча тыелды, чөнки харам айларда кылынган явызлыкның гөнаһысы күп тапкырларга артаграк була. Тәбигыйннардан булган Катада ибну Дәгамә исемле галим: «Бу айларда кылынган золым башка вакытларда кылынган золымнардан караганда бөегрәктер», — дип әйтә.
Тарихта укып белгәнебезчә, исламга кадәр гарәп кабиләләре бер-берсен талап, бер берсе белән сугышып яшәделәр. Әмма бу айларда алар бу сугышларны, һөҗүмнәрне туктатып тора торган булдылыр һәм шуның белән җиргә иминлек килә иде. Шул айларда алар хаҗга йөрделәр, сәфәрләр кылалыр иде. Бу тыюлар Аллаһ тарафыннан Ибраһим һәм Исмәгыйль пәйгамбәрләргә әмер ителеп, шул заманнардан ук килә иде. Гарәпләр ерак бабалары Ибраһимның динен калдырсалар да, бу айларны алар танып, барысы да аларны төгәл үтиләр иде. Аллаһ әйтә: «Синнән харам аенда сугыш хакында сорыйлар. Әйт: «Анда [ул айда] сугышу — зур [гөнаһ]». (әл-Бакара: 217).
Пәйгамбәребезнең Рәҗәб аен Мударның Рәҗәбе дип әйтүенең сәбәбе, Мудар исемле кабилә, Рәҗәб аен башкалардан аеруча хөрмәтли иде һәм дә Рәҗәб аен Җумәди белән Шәгъбән арасында дип әйтелү, бу айны төгәл билгеләү булды.
Икенчедән, хәдистә Аллаһның рәсүле Рәҗәб аен аерым билгеләп үтте. Рәҗәб ае ул харам айларның беренчесе. Бу айның 27сендә пәйгамбәребезгә бирелгән олы могҗиза — Исра һәм Мигъраҗ вакыйгасы булды. Күп галимнәр бу айны ураза белән үткәрүне күркәм гамәлләрдән санадылар һәм бу мөбарәк айда изгелекләрне тагын да арттырырга чакырдылар. Шулай ук бу айда корбан чалу күркәм гамәл буларак әйтелә. Хәдистә килгәнчә, пәйгамбәребез Гарафада торганда әйтте: «Әй кешеләр! Дөреслектә һәрбер йорт әһелләренә (гает) корбанын һәм гатирә корбанын чалу бурыч булып тора», — диде (Абу Дауд, Тирмизи, ән-Нәсәи). Гатирә ул Рәҗәб ае керү белән чалына торган корбан. Элекке гарәпләр моңа зур игътибар биргәннәр шуңа пәйгамбәребез дә аны әмер иткән. Әмма соңрак гатира корбанын чалу таләбе гамәлдән чыгарыла, ә теләгән кешегә бу корбанны чалу күркәм гамәл, бер изгелек булып кала.
Өченчедән, Аллаһның рәсүле бер-берегезнең каны, малы, намусы харам диде. Ягъни, бер-берегезне үтермәгез, хаксыз юл белән байлыкларыгызны алмагыз, бер-берегезне хур итеп, намусыгызны пычратмагыз диде. Бу эшләр катгый рәвештә тыелган харам гамәлләр дип кисәтте. Хәтта үтерүгә басым ясап: «Миннән соң бер-берегезнең муеннарын чабучы кәферләрдән була күрмәгез», — диде. Әлбәттә, мөселманның кеше үтерүе көферлек булмаса да, көферлеккә якын торучы олы явызлык булып санала. Икенче хәдистә Пәйгамбәребез: «Мөселманны сүгү бозыклык, ә аны үтерү көферлек», — диде.
Мөселман булмаган кешене хаксызга үтерү олы явызлык булса, әмма мөселманны үтерүнең гөнаһсы күп тапкырларга артыграк. Чөнки, Аллаһ бу мөэминне сайлап алган, аны Үзенен диненә китергән, аны иман белән бөекләгән. Бу кеше Аллаһка күпкә кадерлерәк һәм якынрак. Аллаһ безне кисәтеп әйтә: «Кем дә кем максатлы рәвештә бер мөэминне үтерсә, аның җәзасы — җәһәннәм ул анда мәңге калачак. Аллаһ аңа ачуланды, аны ләгънәт кылды һәм аңа бик зур газап әзерләде». (ән-Ниса: 93)
Ни кызганыч, мөселманнар бер-берсен Аллаһтан курыкмыйча үтерәләр. Төрле фиркаларга бүленеп, бер-берсе белән сугышып дөнья бүләләр, хакимияткә менәргә телиләр. Һәм бу дөнья өчен булган сугышларын алар җиһад дип атыйлар, үзләрен без Аллаһ юлында йөрүче мөҗәһидләр диләр. Аллаһу әкбәр сүзләрен кычкырып, Аллаһ исеме белән үз кардәшләрен, гаепсезләрне үтерәләр. Ни кызганыч, үзләрен шайтаннар кулында уенчык икәннәрен аңламыйлар. Ничек шулай мөмкин? Ничек мәчеттәге намаз укучыларны шарлатып була, кем булырга кирәк боларны эшләү өчен?
Нинди үтерү, ул үзенең мөселман кардәшен намусын да пычратырга тиеш түгел. Пәйгамбәребез әйтте: «Әгәр берәү үзенең кардәшенең намусына тигән булса, яки аңа башка бер явызлыгы булса, динарлар һәм дирһамнар беткәнче тиз арада гафу үтенеп бу гөнаһыннан арынсын. Югыйсә, әгәр аның изгелекләре булса, кылган явызлыга микъдарында изгелекләре алыныр, изгелекләре булмаса, рәнҗетелгән иптәшенең гөнаһлары алынып, аңа йөкләтелер». (Бухаридан)
Намусын пычрату гына түгел, хәтта мөселман үзенең кардәшен уйнап яки чынлап куркытырга да тиеш түгел. Ул аның күңел тынычлыгын бозарга тиеш түгел. Хәдистә: «Мөселманга икенче мөселманны куркыту хәләл түгел» (Әхмәд китерә). Яки: «Кем мөэминне куркытса, Кыямәт көнендә Аллаһның аңа иминлек бирмәскә хакы бардыр». (Табарани китерә). Шулай ук: «Мөселманны куркытмагыз, чөнки мөселманны куркыту зур явызлыктыр» (Табарани китерә)
Бу гына да түгел, мөсел-маннар бер-берсенә ачуланышып йөрергә дә тиеш түгелләр. Пәйгамбәребез әйтте: — «Мөселман үзенең кардәшен (ачуланып) өч көннән дә артыкка калдырырга тиеш түгел. Өч көн узгач аны очратып сәлам бирер. Әгәр сәламне кайтарса икесенә дә әҗер булыр. Әгәр сәламне кайтармаса, (кайтармаганы) гөнаһ белән кайтыр, ә сәлам биргәне (иптәшен) калдыручы булудан чыгар». (Әбу Дауд китерә)
Марат Сәйфетдинов,
Балтач Үзәк мәчете имамы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев