Хезмәт

Балтач районы

16+
Дин һәм тормыш

Раббыбыз исемен кечкенә хәрефтән язудан сакланыйк

«Дөреслектә, Аллаһның туксан тугыз исеме бар. Берәү ул исемнәрне санаса, шул җәннәткә керер» (Әл-Бохари, Мөслим).

Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм, Аллаһның 99 исемен санаучы җәннәтле булыр, дигән. Галимнәр әйтүенчә, биредә “санау” дигән сүзне – өйрәнү, мәгънәләрен аңлау, дип кабул итәргә кирәк. Әлбәттә, Раббыбыз Аллаһы Сөбеханәһу вә Тәгалә 99 исем белән генә чикләнми. Бу исемнәр бары без белгәннәре генә. Аллаһның без белмәгән, без алардан хәбәрдар булмаган исемнәре дә бар. Без белгәннәренең кайберләре Коръәни Кәримдә аталган, хәдисләрдә искә алынган. Мәсәлән, “Әл-Хәшер” сүрәсенең 22-24 аятьләрендә Аллаһы Тәгаләнең әлеге исемнәре искә алына: “Ул – [һәрнәрсәнең] Хуҗасы, Кимчелексез, [Үзе барлыкка китергәннәргә] Иминлек һәм тынычлык бирүче, [Үзенең тугрылыклы колларына] Ышаныч һәм иминлек бирүче, Үзенә буйсындыручы, Бөек [Җиңелмәс], [Көч-куәткә ия, бар нәрсә белән дә] Идарә итүче, Чын бөеклеккә бердәнбер ия булучы. Аллаһ аларның ширек кылган нәрсәсеннән [соң дәрәҗәдә пакь һәм] ерак. Ул Аллаһ – [һәрнәрсәне бер хикмәт белән] Барлыкка китерүче, [кимчелекләрсез] Бар итүче, [бар нәрсәгә] калып, рәвеш бирүче. Иң күркәм [мәгънәләрне белдергән] исемнәр дә – Аныкы. Күкләрдә һәм җирдә булучылар Аны [мактап] тәсбих итә. Ул Бөек [Җиңелмәс], Хикмәт иясе”.

Аллаһның безгә мәгълүм булган 99 олуг исеме аша Аның хакында белә алабыз. Димәк, Аллаһ Рәхимле, Рәхмәтле, Кодрәтле, Кичерүче, Ризыкландыручы, Юмарт, Яралтучы, Сабыр булучы, туры юлны Күрсәтүче... Бу сыйфатлар кешедә булганнары белән аваздаш кебек тоелса да, алар арасында Җир белән күк арасы. Аллаһ гафу иткән кебек, берәү дә кичерә алмый. Аллаһ ризыкландырган кебек берәү дә ризыкландырырга сәләтле түгел. Дөньялыгыбыз өчен килгән барлык нигъмәтләр дә Аның безгә бирелгән олуг Рәхмәте, Юмарт булучы Раббыбызның бүләге. 

Галимнәр Раббыбыздан ни дә булса сорап дога кылганда шушы мөбарәк исемнәрне искә алып мөрәҗәгать итәргә куша. Коръәндәге “Әл-Әгъраф” сүрәсенең 180 нче аятендә дә: “Аллаһта – (иң матур һәм иң шәрәфле мәгънәләрне белдергән) күркәм исемнәр. Аңа шулар белән ялварыгыз”, – диелә. Ризык, нигъмәт сорасак, Аллаһы Тәгаләнең “Әр-Раззәкъ” исемен, тәүбә кылырга, хата-кимчелекләребез өчен гафу үтенергә теләсәк, “Әл-Гафур” исемен, үзебез һәм якыннарыбыз өчен һидаятькә – туры юлга мохтаҗ булсак, Раббыбызның “Әл-Һәди” исемен атап дога кыла алабыз.

Бу урында Аллаһы Тәгаләне “Ходай” дип атау мәсьәләсенә аерым тукталып үтим әле. “Аллаһка “Ходай” дию дөрес түгел, 99 исем арасында Раббыбызның андый исеме юк” дип әйтүләрен ишеткән бар. Әмма хәзрәтләребез Яралтучыбыз хакында “Ходай” дип телгә алуның гаеп түгеллеген әйтә. “Бу сүз фарсы һәм төрки телләреннән килгән. Элек тә кулланылган, хәзер дә” ди алар. Ул, шулай ук, Аллаһ сүзен белдерә. Әмма бу сүзнең дөресе – “Хода”. Ә безнең телгә ул “Ходай” дип кереп киткән. Әйе, дөрестән дә, Раббыбызның иң бөек исеме – Аллаһ. Һәм Аны Аллаһ, Аллаһы Тәгалә, Аллаһы Сөбеханәһу вә Тәгалә,  дип искә алу хәерлерәк. Тик “Хода, Ходаем” дип сөйләшкән кешене дә гаепләргә ашыкмыйк. Бөек шагыйребез Габдулла Тукай да: 
“И туган тел! Синдә булган иң элек кыйлган догам:
Ярлыкагыл, дип, үзем һәм әткәм-әнкәмне, Ходам!” – дип язган бит.

Биредә Аллаһның исемнәрен телгә алгач, Раббыбызга карата булган әдәпләр хакында да әйтеп узу кирәк:
1.Аллаһ дип сөйләшкәндә, язганда “һ” хәрефен төшереп калдырмыйча сөйләшү, язу тиешле. Бигрәк тә смс-хәбәрләр юллаганда бу мөһим. Телефоннарында татар хәрефләре булмаучылар “һ” урынына рус хәрефе “х” ны яза ала. Ә кайберләр бөтенләй дә инглиз хәрефләрен арасыннан  “һ” авазын сайлап куллана икән.
2.Аллаһ сүзе иң олуг сүз. Никадәр генә ашыксак та, Раббыбыз исемен кечкенә хәрефтән язудан сакланыйк. Бу Раббыбызга карата булган әдәп. Әгәр вакытыбыз булмаса, ашыксак, “Аллаһ боерса”, “Аллаһка тапшырдым” кебек сүзләрне телдән генә әйтеп, смс-хәбәрләрдә аны язмый калдырырга мөмкин. Ә инде шул рәвешле тутырып язсак, әңгәмәдәшебезгә дә Раббыбызның олуглыгы хакында искә төшереп үткән булабыз.

3. Әлбәттә, бәдрәф, мунча ише урыннарда Аллаһ сүзе телгән алынырга тиеш түгел. Без моны махсус эшләмәскә мөмкин, билгеле. “Аллаһ боерса” кебек сүзләр үзләреннән-үзе телдән чыгып китәргә мөмкин. Шуңа да бәдрәфкә, мунчага керү әдәбе буенча, анда сөйләшмәскә тырышу хәерлерәк. 

4.Газет-журнал, китап битләрендә нәшер итүчеләр “Газетада Аллаһы Тәгаләнең исемнәре искә алынганлыктан, басмага игътибарлы булуыгыз сорала” дип яза. Бу мөрәҗәгать – укучыларга. Яздырып, сатып алган яки кемдер биргән газеталарыбыз битләренә игътибарлы булсак иде. Аллаһы Тәгалә һәм динебез ислам хакындагы язмалар вәгазь, нәсыйхәт буларак языла. Аларны укыгач та, газетаны тиешле урынга алып куярга кирәк. 
Бигрәк тә газетаның әлеге санын җыеп кую мөһим, биредә Аллаһның күркәм исемнәре язылып үтте. Кәгазь вариантында язылган мәгълүмат электрон форматка караганда күпкә озын гомерле булып тора. Моның мисалы – гасырлар аша килеп ирешкән кульязмалар китаплар. Аларда күңел җылысы яши. Шушы язганнар, даими чыгып торган газета-журналлар эшчәнлеге сезгә файдалы булыр, дигән теләктә калабыз, хөрмәтле укучыларыбыз! 

Айсылу Юлдашева

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев