Рафаил атакай: “Дини эшчәнлек безнең канда, нәселдә”... (фото)
Бу очрашу алдыннан нык борчылдым. Моңарчы чиркәүгә кергәнем, рухани белән аралашканым юк иде. Әмма әңгәмәдәшем ерий Рафаил Федоров минем белән чиста татар телендә исәнләшеп, җылы каршы алгач, куркулар онытылды.
- Үземне хәтерләгәннән бирле чиркәүгә йөрдем. Кукмара районы Чура авылында тудым, мәктәптә укыдым һәм шунда беренче дини терәкне алдым. Дини эшчәнлек безнең канда һәм нәселдәдер, мөгаен. Бабаем Сергей, динне кысканда да, үз юлыннан читкә тайпылмаган. Ул бөтен авыл халкын бердәм тоткан, гыйбадәтханәне дә саклап калган. Дин белән кызыксыну бабайдан килде дип ышанып әйтә алам, ул миңа башлангыч бирде, әмма әгәр дә өйдә дөрес тәрбия бирмәсәләр, бу башлангыч файдасыз булырга да мөмкин. Өйдәге тормыштан, әти-әнидән дә күп нәрсә тора. Әти-әни безне әйдәләп тормаса, үрнәк күрсәтмәсә, дин юлына кереп китү бик авыр.
- Дини белемне кайда алдыгыз һәм ничек Кече Лызи авылына эшләргә кайттыгыз?
- Мәктәпне тәмамлаганнан соң, 2002 нче елда, Казан дини семинариясенә укырга кердем. Анда 5 ел белем алдым, 2007 нче елда тәмамлап, рухани итеп Мамадыш районы Урманчы авылына җибәрелдем. Балтач районы Кече Лызи авылына күченергә дигән күрсәтмә килгәнче, 2014 елга хәтле анда хезмәт иттем. 2 ел биредә эшлим.
- Якыннарыгыз, гаиләгез Сезнең бу адымны җиңел кабул иттеме?
- Бу безнең гаилә өчен көтелмәгән хәл булмады. Минем әтием Филипп та туган авылым Чурада рухани вазыйфасын башкара. Шуңа якыннарым барысы да әлеге адымымны сөенеп кенә кабул иттеләр.
- Гаиләгез, балаларыгыз белән дә таныштырып үтегез әле?
- Таныштыруны балалардан башлыйм әле. Минем бер улым һәм ике кызым бар. Улым быел беренче сыйныфка укырга бара, ә кечкенә кызыма әле бер яшь тә ике ай гына. Тормыш иптәшем Наталия белән 2007 нче елда кавыштык. Ул да Кукмара районыннан, Лельвиж удмурт авылыннан. Аның белән кечкенәдән танышлар идек.
- Балалар дигәннән, мисал өчен, мәчетләрдә алар өчен дини лагерьлар оештыралар, Сездә андый лагерьлар бармы?
- Кайсы бер районнарда бар, әлегә Балтачта юк. Мин әле биредә 2 ел гына, бөтенесен оештырып бетерергә бик авыр. Аннан без районда ике рухани гына калдык. Шуның өчен вакыт ягы кысанрак. Тора-бара бу хәл үзгәрер дип өметләнәбез. Чиркәүдә балалар өчен якшәмбе мәктәпләре ачу теләге дә бар.
- Дингә килгәнче тормышыгыз бүгенгедән нәрсә белән аерыла иде дип уйлыйсыз? Үзегез үзгәрешләр сизәсезме?
- Сүз дә юк, мәктәптә укыганда, үскәндә барыбер әзрәк шаянрак буласың, күп нәрсәләрне аңлап бетермисең. Беренче курска кергәч тә әле мәсьәләнең җитдилеген кабул тиеп бетерә алмыйсың. Күңелдән Ходайга ышанасың, әмма мәктәп еллары, беренче курслардагы белән бүгенгене чагыштырып карасам, аерма бик күп. Бу үзеңнең тормышыңны көйләү, характерны карау белән дә бәйле. Характерны йомшартмый да булмый, чөнки кеше белән эшләргә кирәк, бер үк вакытта психолог та, бер үк вакытта тәрбияче, бер үк вакытта тынычландыручы да булырга кирәк. Болар барысы да дингә килгәнче тормыштан нык аерып тора да инде.
- Инҗилдә: "Иң беренче сүз булган һәм ул Сүз - Алланыкы", - дигән сүзләр бар. Әлеге сүзләрне төрле контекстта төрлечә аңлаталар. Аларны ничек шәрехләп була?
- Иң беренче сүз булган дигән сүзне, барлык дин эшлеклеләре, христианнар һәм православие дине вәкилләре, төрле дин башлыклары бертөрлерәк аңлата: дөнья яралганчы, беренче Сүз булган. Шул сүздән барлык тереклек ясалган. Менә шулай аңлау кирәк.
- Яшь буын белән уртак тел табу авырмы? Алар чиркәүгә йөриме?
- Яшь буын бик актив. Алар еш киләләр, шалтыраталар, үзләрен борчыган сорауларны бирәләр. Алар белән уртак тел табу катлаулы димәс идем. Аннан Вконтакте социаль челтәрендә Казан Мәрьям Ана иконасы гыйбадәтханәсе исемле төркем бар, анда шактый сорауларга җаваплар, аңлатмалар табырга була.
- Аларны нинди сораулар борчый һәм нинди мәсьәләне хәл итә алмаганда яисә икеләнгәндә Сезгә мөрәҗәгать итәләр?
- Яшьләр арасында иң актуаль мәсьәлә - никах, аеруча катнаш никахлар. Мисал өчен, православие динендәге егетләр мөселман кызына өйләнгәндә киләләр. "Мин никах укыттым инде, хәзер нишлим?" - дип борчылалар. Һәр кеше ялгыша, хаталар ясый. Тик киләчәктә бу хаталарны кабатламау кирәк. Әгәр син никах укыткансың икән, син моны үзең сайлагансың, беркем сине мәҗбүр итмәгән. Әгәр дә инде мәҗбүр иткәннәр икән, кешенең психикасына көчәнеш килә, ул вакытта аны тынычландыру бик авыр. Без, мәсәлән, православ динендәге егеткә никах укытуның кирәге бар дип тапмыйбыз. Ислам дине вәкилләре дә яшьләргә шундыйрак киңәш бирәдер, бәлкем. Һәр дин үзенең гореф-гадәтләрен сакларга тиеш, шуңа омтылырга да кирәк. Никах - җаваплы гамәл, аны символик рухта кабул итүче яшьләр бар.
- Катнаш никахлар дигәннән, бала тугач аны чукындыру-чукындырмау мәсьәләсе ничек хәл ителә? Андый гаиләләр бармы?
- Бар, бик күп киләләр. Мин һәрвакытта әйтәм: катнаш никахлы гаилә булса, мисал өчен, әнисе яки әтисе мөселман икән, аннан ризалык кәгазе алып килүләрн сорыйм. Без ризалык кәгазе белән генә чукындырабыз. Ә болай качырып, әтисе йә әнисе генә килгән очракта - юк.
- Әгәр Сез дин юлын сайламасагыз, кем булыр идегез?
- Дөресен әйтәм, уйлаганым да юк. Кечкенәдән сайлаган юлым һәм хыялым шушы.
- Сезнең өчен бәхет нәрсә ул?
- Шәхсән минем өчен бәхет ул, беренчедән, гаиләләребез, балаларыбыз, әти-әниләребезнең Ходай юлыннан тайпылмавы. Чиркәүгә йөрүче кешеләрне югалтмау - шулай ук минем өчен бәхет. Икенчедән, бәхет - ул балалар, яшь буын. Аларга карап сөенәм. Балаларның чиркәүгә килүе, үзләрен күрсәтәләре сөендерә. Менә шул инде минем өчен бәхет.
- Әңгәмәгез өчен зур рәхмәт!
Ландыш Гарифуллина,
КФУ студенты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев