Нияз Гәрәевне ихластан котлыйбыз һәм Раббыбыз каршында да дәрәҗәле булуын телибез!
Әтнә егете Нияз – бик күп популяр җырлар авторы буларак кына түгел, үзенең игелекле гамәлләре белән дә танылган шәхес. Шушы көннәрдә Нияз әфәнде ислам диненең рухи-әхлакый кыйммәтләрен үстерүгә керткән өлеше өчен «Исламның рухи-әхлакый яңарышына керткән өлеше өчен» медале белән бүләкләнде.
Мәртәбәле бүләкне райондашыбызга «Ярдәм» мәчете имам-хатыйбы Илдар хәзрәт Баязитов тапшырды.
Нияз Гәрәевне ихластан котлыйбыз һәм Раббыбыз каршында да дәрәҗәле булуын телибез!
Нет комментариев