Хезмәт

Балтач районы

16+
Дин һәм тормыш

Рамазан ае турында кыскача

Рамазан уразасы 2026 елның 19нчы февралендә (пәнҗешәмбе) тотыла башлый

«Ислам дине биш нәрсәгә бина кылынды: «Лә иләһә илләллаһ Мүхәммәдү-р-рәсүлүллаһ», дип шәһадәт бирү (күңел белән ышанып, тел белән тану), фарыз намазларны үтәү, зәкят бирү, көче җитсә хаҗ кылу, Рамазан аенда ураза тоту». (Сахих хәдис)

 

 – Ураза. һиҗрәттән икенче елда фарыз булды. Рәсүлүллаһ хәзрәтләре Мәдинәдә тугыз мәртәбә Рамазан уразасы үткәргән булырга тиешле (бу Рамазан айлары март, февраль, гыйнвар, декабрь айларына туры килә иде). Ризаэддин Фәхретдинов, «Җәвамигуль-кәлим» шәрехе китабыннан

 

Рамазан уразасы 2026 елның 19нчы февралендә (пәнҗешәмбе) тотыла башлый. Беренче тәравих намазы 2026 елның 18 февралендә ястү намазыннан соң укыла. Бездә, Балтачыбызда, Татарстан мәчетләрендә кебек тәравих намазы хәнәфи мәзһәбе буенча 20 рәкәгать итеп үтәлә. Кадер кичәсе – 16 мартта, дип фаразлана.

 

Быел ураза 29 көн тотылачак. Уразаның соңгы көне – 19 мартта. Ураза бәйрәме быел 2026 елның 20 мартына (җомга) туры килә. Икенче көнне, 20 мартта, Аллаһ боерса, без, мөселманнар Ураза бәйрәмен билгеләп үтәчәкбез.

 

Ураза вакытында мөселманнар таң атканнан алып кояш баеганчыга кадәр ашау-эчүдән тыелып тора. Моннан тыш, изге Рамазан аенда ир-атларга, төнге намаздан соң, тәравих намазын укыр өчен мәчеткә барырга кирәк. Ураза вакытында нинди гамәлләрдән тыелып тору турында мәчетләребездә таратыла торган буклет-мәгълүматлардан танышырга мөмкин.

 

Шулай ук Рамазан аенда Коръән укырга, күбрәк вакытны гыйбадәт кылып үткәрергә һәм изге гамәлләр кылырга: мохтаҗларга ярдәм итәргә һәм сәдака таратырга киңәш ителә.

Уразаны кемнәр тотарга тиеш?

– Динебез күзлегеннән караганда, балигъ булуга ирешкән мөселман (егет һәм кыз) аек акылда булса һәм мөселманнар булса, алар барысы да ураза тотарга тиеш. Сәламәтлеккә бәйле рәвештә ураза тоту мөмкинлегенә ия булмаганнар да бар, бу турыда имамнар белән киңәшләшү кирәк.

Уразаны тотар өчен нишләргә?

– Ният кылырга. Кеше ниятне һәр көнне кылырга тиеш, ниятне айга бер тапкыр кылу җитми. Таң атканнан алып кояш баеганчыга кадәр ашау-эчүдән һәм якынлык кылудан тыелып тору зарур. Календарьдә «сәхәр тәмам» дигән вакыт – таң ату дигәнне аңлата. Бу вакытка ашап бетерергә кирәк. Кояш батып, ахшам намазы кергәч, ифтар вакыты керә. Бу вакытта ашарга, эчәргә рөхсәт ителә. Авыз ачкач, алдагы көнне дә ураза тотарга, дип ниятләп куйсаң, күркәм була.

 

Рамазан аеның әһәмияте

 

– Рамазан – Раббыбыз Аллаһтан дога кылып сорый торган ай.  Уразаның төп асылы – ашказаннарны гына бушату түгел. Уразаның тормышыбызга, иң мөһиме – йөрәкләребезгә тәэсире булса иде. Кадер кичәләре – бу безгә бирелгән зур  мөмкинлек, зур форсат. Галимнәр әйтүенчә, «дөреслектә, Бәраәт кичәсендә бер ел эчендә, җомга кичәсендә бер атна эчендә, ә Кадер кичәсендә гомер буе кылган гөнаһлар гафу ителә» — ди.

 

Вакыт бик тиз уза, Аллаһ Раббыбыз бу Рамазанны күркәмлек, хәерлелек белән үткәрергә насыйп кылса иде. Изгелек, яхшылык белән, бер-беребезгә карата җылы мөнәсәбәтләрдә, игелекләргә омтылып, калебләребезне төзәтә торган уразалардан булса иде. Аллаһы Раббыбыз ошбу ураза сәбәпле, хата-кимчелекләребезне гафу итсә иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев