Хезмәт

Балтач районы

16+
Дин һәм тормыш

Рамазаннан соң

«Әгәр дә сез Рамазан аенда үзегезгә нинди өстенлекләр буласын белсәгез, сез аның ел буе дәвам иткәнен теләр идегез»

Мөхтәрәм кардәшләр! Менә инде Рамазан ае да төгәлләнде. Сизми дә калдык бу мөбәрак ай узды да китте. Пәйгамбәребез (с. г. в.) әйтте: «Әгәр дә сез Рамазан аенда үзегезгә нинди өстенлекләр буласын белсәгез, сез аның ел буе дәвам иткәнен теләр идегез», — диде.
Рамазан узды, җәннәт ишекләре ябылды, шайтаннар богаулардан азат ителделәр, күп өстенлекләрдән инде мәхрүм калдык. Икенче хәдистә Пәйгамбәр (с. г. в.) : «Әгәр дә Рамазан аенда сезгә ниләр буласын белсәгез, сез аның ел буе дәвам итүен теләр идегез», —диде.
Бу айны без мөмкин кадәр файдалы итеп уздырырга тырыштык. Бу Коръән ае да булу сәбәпле, башка эшләрне читкәрәк куеп Коръәнне күбрәк укырга тырыштык, ә кайберләребез аны укып чыгып хәтем кылдык. Бу ай дога ае сәбәпле, без күбрәк догалар кылырга тырыштык. Тәравих намазларына йөрдек, башка вакытларда ястү намазларына йөрергә вакыт таба алмый идек, ә тәравих намазларына вакытны таптык, бу намазны калдырмадык. Шулай ук ифтар мәҗлесләрендә катнаштык, үзебез дә ифтарлар уздырдык. Гомумән, бу айда вакытыбызны файдалы да һәм күңеле дә итеп үткәрдек. Рамазан бетү белән хәтта күңелсез дә булып китте. Ни кызганыч, бер ае буе җанланган мәчетләребез бушап калды, ай буе кулыбыздан төшермәгән Коръәннәр читкә куелды. Ни булды безгә, әллә без Рамазан аеннан дәрес алмадыкмы, Рамазан безнең өчен бушка уздымыни? Юк, алай булырга тиеш түгел, бу айның тәэсире бездә калырга тиеш. Рамазанда кылган изгелекләребез бу ай бетү белән кырт итеп өзелергә тиеш түгел, алар дәвам ителергә тиеш. Аз булса да дәвамлы булсын диде пәйгамбәребез. Рамазанның максатларының берсе менә шушы.
Төнге намазлар
Без Рамазанда ястү намазынна соң 20 рәкәгать тәравих намазын укыдык. Тәравих намазлары төнге намазлардан санала. Рамазан узгач, бу тәравих намазлары төнгце намазлар булып дәвам ителергә тиеш. 20 рәкәгать булмасын, 2 яки 4 булсын. Аллаһ Коръәндә Үзенең ихлас колларын: «Алар, кайсылары төннәрен кыямда һәм сәҗдәдә үткәрәләр», — дип мактап әйтә. Әгәр дә без көн саен ястү намазыннан соң сөннәтен санамыйча, тагын 2 рәкәгать кенә булса да төнге намаз дип укысак һәм витр намазы белән төгәлләсәк шул да җитә. Без шушы 2 рәкәгать белән төнебезне кыямдә һәм сәҗдәдә үткәргән булырбыз. 2 рәкәгать аз булса да дәвамлы булсын, менә бу иң мөһиме. Әйе, төнлә белән торып намаз уку бик әйбәт, әмма бөтен кеше дә алай эшләргә көч таба алмый. Шуңа, ятар алдыннан 2 рәкәгать кенә укырга гадәтләнсәк шул җитә, чөнки төнге намаз көндезге нәфелләрдән өстенрәктер. Пәйгамбәребез (с. г. в.) әйтте: «Фарыз намаздан соң иң өстен намаз, төн эчендә укыла торган намаздыр», — диде. Әмма Рамазанда 20 рәкәгать укып, Рамазан беткәч бу намазны дөм калдыру бер дә яхшы түгел. Пәйгамбәр (с. г. в.) ибну Гамру исемле сәхабәгә: «Әй Габдуллаһ, башта төнге намазны укып, ә соңыннан аны калдыручы кеше кебек булма», — диде.
Җәмәгать намазы
Рамазан җитү белән мәчетләр җанлана, җәмәгать намазларында халык саны арта. Хәтта иртәнге намазларга да кеше саны хәйран арта. Әмма бигрәк тә ястү, тәравих намазларында мәчетләребез балкый башлый, олысы-кечесе вакыт табып, эшләрен калдырып торып мәчетләргә тәравихка киләләр. Рамазан беткәч нидер була һәм мәчетләр бушап кала. Кичә тәравих намазына килгән кебек, нигә бүген Шәүвәл аенда ястү намазына килмәдек, ни булды? Бер ни дә булмады, шайтаннар гына богаудан ычкындылар. Рамазан беткәч тә без мәчетләргә йөрүне, ястү намазларына йөрүне дәвам итәргә тиеш идек. Ә без тәравихларга йөрүдән дәрес алмадык. Әгәр мәчеттә кеше булса, ул үзенә башкаларны да тарта башлый. Кеше саны күбрәк булган саен, мәчетнең тарту көче дә арта. Пәйгамбәребез (с. г. в.) әйтте: «Аллаһка иң сөекле урыннар — ул мәчетләр, ә Аллаһка иң сөйкемсез урыннар — базарлар». — диде. Ни өчен шулай, чөнки кеше мәчеттә дөньясын онытып Аллаһны гына искә ала, ә базарда ул Аллаһны онытып дөньяны хакында гына уйлый. Әйтегез, кайсыгыз базарда яки кибеттә йөргәндә Аллаһны искә ала? Мәчетләр Аллаһка иң сөекле урыннар булу сәбәпле, хәтта мәчеткә барганда да һәр атлаган адымыбыз өчен безгә әҗер языла һәм бер гөнаһ төшерелә. Ә инде мәчеттә җәмәгать белән намаз уку, өйдә яки башка җирдә ялгыз намаз укудан караганда 27 тапкырга өстенрәк диелә хәдисләрдә. Икенче төрле әйткәндә өйдә укучы үзенең намазын 27 тапкыр укырга тиеш, мәчеттә укучының дәрәҗәсенә җитү өчен. Киләсе хәдистә Пәйгамбәр(с. г. в.): «Кем ястү намазын җәмәгатьтә укыса, ярты төн буе намаз укыган кебек булыр, ә кем иртәнге намазны җәмәгатьтә укыса, төне буе намаз укыган кебек булыр», — диде. Ирләргә мәчеткә намазга йөрү зур сөннәттер, шуңа әгәр дә ир кеше җәмәгать намазына бик сирәк йөрсә, сөннәтне калдырганы һәм җәмәгатьтән аерылганы өчен гөнаһлы булыр.
Искәрмә: мәчеткә җәмәгать намазына йөрү бары тик ирләргә генә кагыла, хатыннарга махсус рәвештә җәмәгать намазына бару мәкруһтыр. Хатыннар исә, ирләр мәчеттә алган әҗерне, өйләрендә алалар.
Коръән уку
Рамазан ул Коръән ае да. Бу айда, Кадер кичендә Коръән иңә башлады. Пәйгамбәребез (с. г. в.) бу айда үзенә иңгән Коръәнне Җибрилгә тулысынча укып чыга торган булган, ә соңгы елында ул Коръәнне ике тапкыр укып чыккан. Шуңа күрә без дә бу айда Коръәнне укып чыгарга тырыштык, укып чыга алмасак та, күбрәк укырга тырыштык. Моның өчен мөмкинлекләрен дә, вакытын да таптык. Әмма Рамазан узып киткәч без Коръәнне калдырсак, бер дә дөрес булмас. Без көнгә бер генә бит булса да бу Китапны укуыбызны дәвам итик. Әйе, Коръән Рамазан аенда иңдерелде, әмма Коръән Рамазан ае өчен генә иңдерелмәде. Әгәр дә без Рамазанда Коръәнне уку өчен вакыт тапканбыз икән, без ул вакытны башка вакытта да табачакбыз. Аллаһ Коръәндә әйтә: «И, кешеләр! Сезгә Раббыгыздан вәгазь, күңелләрдә булучы (шик-шөбһәләр, наданлык кебек начар) нәрсәләргә бер шифа, һидаят, мөэминнәр өчен бер рәхмәт (булган Коръәни Кәрим) килде. Әйт: «Аллаһның фазылы (булган Коръән) белән һәм Аның гына рәхмәте (булган Пәйгамбәре, Ислам һәм сөннәт) белән (бәхетле булсыннар), шуңа гына шатлансыннар. Ул (илаһи фазыл һәм рәхмәт) алар туплаганнардан яхшырак». (Йунус сүрәсе: 57-58).
Пәйгамбәребез (с. г. в.) дә әйтте: «Кем Аллаһ Китабыннан бер хәрефне укыса, аңа бер изгелек булыр. Бу изгелек ун тапкыр артыр. Мин әйтмим Әлиф, Ләм. Мим бер хәреф дип. Әлиф — ул бер хәреф, Ләм — ул бер хәреф, Мим — ул бер хәреф», — диде.
Бер айлык әхлак 
курслары
Бу айда без ашау-эчүдән генә тыелмыйча, ә бөтен гөнаһлы эшләрдән, яман гадәтләрдән тыелдык. Шулай итеп безнең аш казаныбыз гына түгел, ә күзләребез дә, телләребез дә, колакларыбыз да, хәтта калебләребез дә уразада булды. Уразаның максаты да бит менә шунда, гөнаһлардан тыелырга, үзеңне кулга алырга өйрәнү. Әгәр дә ураза ашау-эчүдән генә тыелу булса, аның бер кадере дә булмас иде. Аллаһ безне азапларга түгел, ә тәрбияләргә һәм пакьларга тели. Галимнәр Рамазан аен әхлак мәдрәсәсе дип әйттеләр. Шуңа Пәйгамбәребез (с. г. в.) үзенең хәдисләрендә уразада булган хәлдә кычкырышып йөрүдән тыйды. Кем уразада булып, ялган сөйләсә һәм ялган белән эш итсә, Аллаһка аның уразасы кирәк түгел диде. Шулай ук кем күзен, колагын гөнаһтан сакламаса, аның уразасы ач йөрү генә булып калачак. Шулай итеп Рамазан узып китте, корсак уразасы бетте, әмма тел, колак, күз, калеб уразасы кала, алар дәвам итәргә тиеш. Максат менә шушы. Әгәр кеше Рамазанда гөнаһлардан тыелып торып, Рамазан беткәч кире гөнаһларына кайта икән, бу аның Рамазаны ачлык һәм сусаудан гына гыйбарәт булып калачак. Димәк ул Рамазаннан бер ни дә алып чыкмаган һәм бер нигә дә ирешмәгән дигән сүз. Без Рамазаннан тәрбияләнеп, әхлакый яктан бер баскычка күтәрелеп, тәкъвалыгыбызны арттырып, гөнаһлардан пакъланып, зур әҗерләргә һәм Аллаһның ризалыгына ия булып чыгарга тиешбез. Менә бу ихлас Аллаһның коллары өчен Рамазан гаете ул чын бәйрәм. Пәйгамбәр (с. г. в.) әйтте: «Ураза тотучыга ике шатлык булыр. Беренчесе фитр кылганда (авыз ачканда яки фитр гаетендә), икенчесе Раббысы белән очрашкан вакытта», — диде. Менә бу ураза н ихлас колларга ике шатлыкның икесе дә булыр ин шәә Аллаһ.


Марат Сәйфетдинов, 
Балтач Үзәк мәчете имамы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: рамазан ае