Хезмәт

Балтач районы

16+
Дин һәм тормыш

Сабыр итү

Динебезнең икенче яртысы, сабырлык дип әйтсәк тә, чынлыкта динебездә сабырлыкның өлеше шөкердән караганда күбрәктер. Чөнки Аллаһка шөкер итү өчен дә сабырылык кирәк.

Үткән чыгарылышта без динебезнең, иманыбызның ике өлештән торуы хакында язган идек. Бер өлеше аның шөкер итү булса, ә икенче өлеше сабырлык күрсәтү. Әнәс ибну Мәлик (р. г.) сөйләвенчә, Пәйгамбәр (с. г. в.) әйтте: «Иман ике өлештән торадыр. Беренче яртысы сабырлыктан, ә икенче яртысы шөкердән». (әл-Бәйһакый, әд-Дәйләми китерәләр). Үткән санда без шөкер кылу, нәрсә ул шөкер, ничек була ул шөкер хакында язган идек, ә хәзер инде динебезнең икенче яртысы сабырлык хакында булыр.
Динебезнең икенче яртысы, сабырлык дип әйтсәк тә, чынлыкта динебездә сабырлыкның өлеше шөкердән караганда күбрәктер. Чөнки Аллаһка шөкер итү өчен дә сабырылык кирәк. Биш вакыт намаз уку өчен дә күпме сабырлык кирәк. Ураза тоту, Зәкәт түләү, Хаҗга бару һәм башка күп төрле изгелекләр, итагәтьләр кылу өчен сабырлык кирәк. Пәйгамбәребез (с. г. в.) намаз ахырында Мугазь ибну Җәбәл исемле сәхабәсенә шушы доганы кылырга кушты: «Әй Аллаһым! Миңа Сине зекер кылырга, Синңа шөкер кылырга һәм Сиңа күркәм рәвештә гыйбәдәт кылырга ярдәм ит». Чөнки, әгәр дә Аллаһ сиңа ярдәм итмәсә, синең Аңа шөкер кылу өчен көчең һәм теләгең дә булмас. Ялкаулык басар, онытырсың һәм вакыт та таба алмассың. Бер галим әйтүенчә, әгәр Аллаһ Үзенең колын газабларга теләсә, Ул аннан гыйбәдәт кылуның ләззәтен алыр һәм шулай итеп ул эшләгән изгелекләрен калдырыр. Пәйгамбәребез (с. г. в.) төннәренең күп өлешләрен намазда, кыямда үткәрә торган булды. Шул сәбәпле аның аяклары шешеп, ярыла иде. Һәм бер вакытны аның хатыны Гаишә аны кызганып: «Әй Аллаһның илчесе! Аллаһ синең элекке һәм үткән гөнаһларыңны ярлыкады бит инде, нигә син үзеңне шулай азаплыйсың? — дип сорагач, ул аңа: «Әй Гаишә, миңа шөкер кылучы кол булмаскамы», — дип җавап бирде. 
Шулай озак гыйбәдәт кылу өчен Аллаһ Пәйгамбәребезгә көч һәм сабырлык бирде. Без, гади кешеләргә килгәндә, төнге намаз уку түгел, хәтта кайберләребез төнлә белән уянырга да көч таба алмыйбыз. Аллаһ көч бирмәсә аны каян алырсың? Мөселман кеше, фарызлар белән генә чикләнмичә, үз өстенә өстәмә рәвештә сөннәт гыйбәдәтләрне дә йөкләргә тиеш. Әмма, көче җитәрлек кадәрен генә. Ул моны үтәп бара алырмы, сабырлыгы җитәрме? Чөнки башлаган изгелекне соңыннан арып ташлап калдыру бик начар билгедер. Бәлки сиңа төнлә белән торып намаз укыганчы, ятыр алдыннан төнге намаз дип ниятләп ике рәкагәть укып яту хәерлерәк булыр. Пәйгамбәребез (с. г. в.) әйтте бит: «Аллаһка иң сөекле гамәл аз булса да дәвамлы булганы», — диде.


Аллаһ Гасыр сүрәсендә: «Гасырлар, чорлар белән ант итәм. Дөреслектә кеше хәсрәттә калыр. Бары тик иман китергән, изге гамәлләр кылган һәм бер-берләрен хакка өндәгән һәм бер-берләрен сабырлыкка өндәгән кешеләрдән кала», — диде. Бу аятьләрдә Аллаһ хәсрәттән котылып, уңышка ирешүчеләр хакында сөйли. Уңышка ирешү өчен сабырлык кирәк. Изге гамәләр кылу өчен сабырлык кирәк, бер-береңне хаклыкка һәм сабырлыкка өндәү өчен сабырлык кирәк. Аллаһ Коръәндә: «Гаилә әһелләреңне намазга боер һәм бу эштә сабыр бул», — диде.


Аллаһ Кәһеф сүрәсендә: «Иртә-кич Раббыларына Аның ризалыгын сорап дога кылучылар белән үзеңне сабыр тот. Дөнья тормышының зиннәтен теләп, күзләреңне алардан алма. Һәм йөрәге Безне искә алудан гафил булган, нәфсенә иярүчегә буйсынма һәм эшләре дә аның һәлак булыр», — диде. Бу аятьтә Аллаһ Пәйгамбәргә һәм безгә дә мөселманнар белән бергә булырга, вакытыбызны алар белән үткәрергә һәм бу эштә сабыр булырга чакыра. Мөселманнарны калдырып, дөньяга кызыгып җаһилләргә ияреп йөрүдән кисәтә. Мөселманнар бергә һәм бердәм булырга тиешләр фәкыйрләре дә, байлары да, тазалары да, чирлеләре дә, картлары да, яшьләре дә. Мәчет аларны барысын да берләштерә.
Икенче аятьтә Аллаһ: «Әй иман китерүчеләр! (Динегезне үтәгәндә) сабыр булыгыз, (дошманнарыгызга каршы торганда) түземле-нык булыгыз һәм мәчетләр белән бәйле булыгыз. Һәм дә Аллаһыга карышудан сакланыгыз, шаять уңышка ирешерсез», — диде. (әл-Гыймран: 200).
Яки Аллаһ безгә бердәм булырга әмер итеп әйтә: "Аллаһка һәм Аның рәсүленә буйсыныгыз һәм бер-берегез белән низагъларга кермәгез, уңышсызлыкка ирешерсез дә һәм көчегез китәр. Сабыр итегез. Һичшиксез, Аллаһ — сабыр итүчеләр белән«.(әл-Әнфәл: 46). Әгәр кешеләрнең диннәре зәгыйфләнсә, алар милләтләргә һәм кавемнәргә аерыла башлаячаклар һәм көчләре юкка чыгачак. Тарихка карасак мөселманнар берләшеп җиңүләр яуладылар һәм соңыннан бүлгәләнеп бетеп җиңүләрен һәм ирешкәннәрен югалттылар. Диндә сабыр булырга һәм бердәмлекне сакларга кирәк.
Галимнәр сабырлыкны гадәттә өч төрлегә бүләләр:
1.Шөкер кылганда, гыйбәдәт кылганда сабырлык күрсәтү. Бу хакта алдарак инде сүз булды. Намаз уку, ураза тоту, зәкәт түләү, хаҗны үтәү без сабыр һәм нык булырга тиешбез. «Сабыр итүчеләрдән һәм изге гамәлләр кылучылардан тыш — менә аларга ярлыкау һәм зур әҗер булыр». (Һуд сүрәсе: 11).
2.Гөнаһларга кермәс өчен сабыр итү. Эшләргә теләгән, нәфес омтылган гөнаһтан тыелып калу бик зур көч һәм сабырлык сорый. Әмма кеше үзен кулга алып, Аллаһ өчен гөнаһка керми, тыелып кала. Монда гөнаһтан тыелу сәламәтлеккә зыян булыр, оятка калырмын, штраф салырлар, төрмәгә утыртырлар дип түгел, ә Аллаһтан куркып һәм Аннан оялып булырга тиешле. Бу очракта гөнаһтан тыелу изгелеккә әйләнә. Пәйгамбәребез (с. г. в.) әйтте: «Әгәр дә берәү гөнаһ кылырга ният кылып, шул гөнаһтан тыелып калса, Аллаһ Тәгалә аңа камил изге гамәл эшләгән итеп яза», — диде. Бу изгелекның күләме тыелган гөнаһтан карап билгеләнә.
Монда сабырлыкның тагын ике төрен өстәргә буладыр. Беренчесе — рәхәтлеккә, гафияткә сабыр итү. Шуңа да борынгылар: «Михнәткә түзеп була, рәхәткә чыдап булмый», — дигәннәр. Икенчесе, ул ачу чыкканда үзеңне тотып калу. Бу да зур көч сорый торган мактаулы эш. Пәйгамбәребез әйтте: «Көрәштә җиңүче көчле түгел, чынлыкта, ачуын тотып калучы көчледер». (Бохари, Мөслим).
3.Өченче төр сабырлык, бәла-казаларга, югалтуларга сабыр итү. «Без, һичшиксез, сезне бераз — курку белән, бераз — ачлык белән һәм малларыгызга, җаннарыгызга, [бакча-басуларыгызга афәтләр җибәреп] уңышларыгызга бераз зыян китерү белән сыныйбыз. Сабыр итүчеләрне [җәннәт белән] сөендер! Берәр бәлагә юлыкканнар: „Һичшиксез, без — Аллаһныкылар һәм Аңа гына кайтачакбыз!“ — дип әйтәләр. Әнә шулар — Раббыларының ярлыкавына һәм рәхмәтенә ирешүчеләр, һәм әнә шулар — туры юлда булучылар». (әл-Бакара сүрәсе: 155-157).
Кем генә булмасын, ул кеше иманлымы, имансызмы, ул бу дөньяда төрле сынауларга, югалтуларга, авыруларга дучар ителә. Бу Аллаһның куйган кануны. Әмма бу авырлыклар мөэмин өчен Аллаһның рәхмәте булып килсә, ә имансыз өчен Аллаһның газабы булып киләдер. Ничек аңларга моны? Пәйгамбәр (с. г. в.) әйтте: «Мөселманга нәрсә генә ирешсә дә, талчынумы, авырумы, шоланумы, хәсрәтме, бәхетсезлекме, кайгымы яки чәнечкеле үләннең кадалган энәсеме, Аллаһ һичшиксез моның өчен аның гөнаһларыннан кайсысын да булса гафу итәр. (Мөслим).
Пәйгамбәр (с. г. в.) әйтте: «Әгәр Аллаһ берәр колына хәер теләсә, аны сы-науларга дучар итә» (Бохари). Авырлык кемгә генә килмәсен ул сабыр итә һәм сабыр итмичә аның чарасы юк. Әмма мөселман кеше сабыр иткәндә, Аллаһ өчен дип һәм Раббысыннан әҗерләр өмет итеп сабыр итә. Шулай итеп аның сабыр итүе бер изгелеккә әйләнә. Пәйгамбәребез (с. г. в.) авырлык күрүчеләргә сабыр итәргә һәм Аллаһтан әҗер өмет итәргә кушты. Әмма имансыз да авырлыклар кичерә, әмма ул моның өчен Аллаһның ризалыгын да, әҗер дә алмас һәм аның гөнаһлары да ярлыканмас. Кичергән авырлык бер газаплану гына булып калыр.
Аллаһ безне Үзенә шөкер кылучылардан кылып, көферлек кылучылардан кылмаса иде. Һәм дә сабыр итүчеләрдән булып, өметебезне өзүчеләрдән кылмаса иде. Әәмиин!


Марат хәзрәт Сәйфетдинов,
Балтач Үзәк мәчетенең имамы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сабырлык