Хезмәт

Балтач районы

16+
Дин һәм тормыш

Шәгъбан ае турында

Сөекле Пәйгамбәребез сәлаллаһү галәйһиссәләм сөннәте буенча Бәраәт көнен ураза тотып, ә кичен дога һәм гыйбадәт белән үткәрергә кирәк

Бу ай турында сүз башлаганчы Ислам тарихында иң мөһим вакыйгаларның берсе «Таһвили кыйбла», ягъни кыйбланың үзгәртелүе нәкъ менә шушы шәгъбан аенда булганы турында искәртеп үтик.

Бу вакыйга шәгъбан аеның 15 көнендә Мәдинәи Мөнәүвәрәнең «Бәни Сәләмә» мәчетендә була. Рәсүлүллаһ (с.г.в.) өйлә намазы фарызының икенче рәкәгатен укып торган вакытында аңа вәхи иңә, Пәйгамбәребез (с.г.в.) намазда торган хәлендә Кәгъбә тарафына борылган. Бу халәтне күргән сәхабәләр дә аңа ияреп,  Кәгъбә тарафына борылып намазны дәвам иттергәннәр.

Шәгъбан аеның 14 нче шәгъбаннан 15 нче шәгъбанга  кичәсе (быел, 2026 елда ул  2сеннән 3 февральгә каршы кичкә туры килә) елның иң олуг көннәреннән санала. Шул көнне Аллаһ тәгаләнең рәхмәт вә мәгъфирәте җир йөзенә таралып торыр. Әгәр аның өстенә янә истигъфар дә әйтелсә, әлбәттә, Аллаһ Тәгалә зур-кече гөнаһларны гафу итеп җибәрүе турында риваятьләр күп. Шул 15нче кичәдә Хак тәгалә иртәнге вакытта, таң атканда аваз кылыр икән: «Тәүбә һәм истигъфар итүче булса, аны гафу итәм. Ризык сораучы булса, аңа ризык бирәм. Авыруга дучар булса, аңа саулык-сәламәтлек бирәм. Бармы андый кешеләр?» дип әйтер (Ибн Мәҗә хадисләреннән).

 

Сөекле Пәйгамбәребез сәлаллаһү галәйһиссәләм сөннәте буенча Бәраәт көнен ураза тотып, ә кичен дога һәм гыйбадәт белән үткәрергә кирәк.

 

Бу кичәне «Бәраәт кичәсе» дип атыйлар. Аның олуглыгы турында хәбәр-риваятьләр күп. Бәраәт кичәсендә бер ел эчендә булачак эшләр хакында хөкем кылына, әҗәл вә гомерләр билгеләнә вә кылынган гамәлләрнең сәхифәләре Аллаһ тәгаләнең хозурына күтәрелеп күрсәтелеп үтүләре китапларда язылгандыр, менә шундый олы айда торабыз икән, Аллаһ Тәгаләнең ризалыгы өчен никадәр мөмкин изге гамәлләр кылып, гөнаһ эшләрдән тыелуыбыз зарур була.

 

Имам Шәгъби «Кифая» китабында яза: «Рәҗәб аеның беренче өлеше, шәгъбан аеның икенче өлеше, рамазан аеның исә, ахыргы өлеше олы вә фазыйләтле көннәрдер. Шәгъбан аеның «Бәраәт кичәсе»ндә бер ел эчендә булачак вакыйгалар, гомер вә ризык үлчәве кылынуы сәбәпле, бу кичәдә һәрбер мөэмин Аллаһ тәгаләдән яхшы теләкләрне сорап, дога тәкбирләрдә мәшгуль булуы ләзем, чөнки белмимени, төннең ахырында сәхифәләр ябылып Гареш әгъләдә чыгарылганда аның исеме кайсы бәндәләр исемлегендә урын алган?

 

Шуның өчен догага шик юк: «Дога белән хәтта тәкъдирне дә үзгәртү мөмкин» дигәнгә, дога-истигъфарда булу, Аллаһ тәгаләдән изге ниятләрнең тормышка ашырылуын сорап, тырышлык кирәк, шуның белән «Бәраәт кичәсе» әһәмиятледер», — диде имам Шәгъби.

 

(Вәлиулла хәзрәт Якупов вәгазеннән, Диния назарәте сайты, 2012 ел.)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев