Шәгъбан аеның фазыйләтләре
Барча галәмнәрнең Раббысы булган Аллаһы Тәгаләгә мактауларыбыз, Пәйгамбәребез Мөхәммәдкә (с. г. в.), аның хөрмәтле гаиләсенә, барлык сәхабәләренә күңел түрләребездән чыккан сәламнәребез, салаватларыбыз һәм һәртөрле изге догаларыбыз булса иде.
Хөрмәтле мөселман кардәшләребез! Көн артыннан көн үтә, менә шәгъбан аеның да уртасына килеп җиткәнбез. Ни өчен бу ай турында аерым сөйләшергә булдык, чөнки Шәгъбан — Рамазан ае уразасыннан кала, Пәйгамбәребезнең иң күп ураза тоткан ае. Ул вакытларда сәхабәләр шәгъбан аеның яңа ае күренү белән Коръән укырга тотынган. Шуңа күрә бу айда мәгънәсенә төшенеп, күп итеп Коръән уку мөстәхәб гамәлләрдән исәпләнә. Бу айда кылган игелекле эшләрнең савабы арта, бу айда кылган гөнаһлар өчен аерым тәүбә кылалар. Аның тагын бер үзенчәлеге бар — шәгъбан аеннан соң барыбыз көтеп алган Рамазан ае башлана.
Үзебезнең тормышыбызга күз салсак, мәсәлән, спорт, сәүдә, фән белән шөгыльләнүне карасак, бер кеше дә зурдан тотынмый. Спортның бер төре — штанга, гер күтәрүне алсак, беркем дә зур авырлыктагы уен снарядларны күтәрә башламый, иң элек җиңелрәкне күтәрә, аннан соң авырракка тотына. Чемпионатларда да штанга күтәрүчеләр дөнья рекордларын куюда авырлыкның җиңелрәгеннән башлый, иң соңгы күтәрә алган авырлык куелган рекорд була. Шулай үк сәүдәне алсак та, охшашлыкны күрәбез: үз көче белән байлык туплаучылар бар да кечкенәдән башлаганнар. Алар сәүдә итүнең серләрен акрынлап өйрәнгәннәр, сатып алучылар белән аралашулар, арадашчылар белән ничек сөйләшүләр алып барасын җайлап төшенгәннәр. Фәндә ачышлар да озак, дәвамлы тикшеренүләр, чагыштырулар аша гына барлыкка килә.
Димәк, уразага санаулы көннәр калганда, соңга калып булса да без дә үзебезнең иманыбызны, тәнебезне инде әзерли башларга тиешбез. Әйе, кемдер Пәйгамбәребез (с. г. в.) сөннәте итеп атнаның дүшәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә ураза тота икән, алар инде үзләрен Рамазанга ел дәвамында әзерлиләр, дип әйтә алабыз."
Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с. г. в.): «Шәгъбан — минем аем, Рәҗәб — Аллаһы Тәгалә ае, Рамазан исә өммәтемнең ае», — дигән. Аллаһ рәсүленең бер хәдисендә: «Рәҗәб — чәчү ае, Шәгъбан — су сибү, ә Рамазан — уңыш җыю вакыты», — диелгән. Менә шушы хәдисләрдән чыгып, фикер йөртсәк, шәгъбан аеның нинди фазыйләтләргә ия икәнен күз алларга була.
Аллаһының ризалыгына ирешү, Раббыбыз гөнаһларыбызны кичерсен өчен Рамазан ае алдыннан теләсә нинди мөмкинлекне дә файдаланырга кирәк. Шәгъбан ае безгә шундый мөмкинлек бирә дә. Ураза тоту, күбрәк Коръән уку, изге гамәлләр эшләү, гөнаһ эшләребезгә тәүбә кылу, начар сыйфатлардан котылу, мохтаҗларга ярдәм итү, садака бирү, дуслык һәм туганлык җепләрен ныгытырга кирәклеге турында хәдисләргә таянып фикерләсәк, болар безгә барысы да изге Рамазан аена әзерләнергә ярдәм итә. Шулай ук һәр эшне гаиләдән башларга кирәклегендә онытмыйк, якыннарыбызга җылы мөгәлләмә, алар белән күбрәк вакыт үткәрү, шәгъбан, рамазан айларының мөселман өчен гаять әһәмиятле икәнен һәм изге гамәлләребез бу айда тагын да тырышыбрак башкалырга тиешлеген яхшылап аңлатыйк. Бохари һәм Мөслим хәдисләр җыентыгында китерелгәнчә: «Кем бер көн Аллаһ ризалыгы өчен ураза тотса, Аллаһ аның йөзен җәһәннәмнән 70 елга ерагайтыр». Уйлап кына карагыз, 70 чакрым түгел, 70 көн түгел, 70 ел. Уты кайнап торган җәһәннәмнән 70 елга ерагаер өчен бары бер көн ураза тоту кирәк. Әйдәгез, изге гамәлләребезне соңгы көнгә кадәр калдырмыйк. Күпләр, намаз укырга вакыт юк, менә пенсиягә чыгармын, аннан соң укырмын, эштә булгач ураза тотарга уңайсыз, җайсыз, соңрак тотармын, дип үз-үзен ышандырырга тырыша. Әмма беркем дә үзенең тәкъдирен, үлем фәрештәсе каршына басу мизгелләренең кайчан киләчәген белми. Әле соң түгел, сәламәтлеген булса, ураза тотарга да, күзең күреп, акылың булганда Коръән укырга өйрәнергә дә, аятьләр ятларга да вакыт бар әле, шушы вакытны кулдан ычкындырмасак иде.
Тормыштан тагын бер мисал китереп узыйк әле. Бу фани дөньяда яшәгәндә, бигрәк тә, кыюсызрак та, көчсезрәк тә булганда, синең яклаучың булса, син үзеңне бөтенләй башкача тоясың, тотасың. Чөнки син беләсең, авыр вакытыңда синең таянычың, яклаучың бар. Син аңа ышанасың һәм ул сине авыр хәлдә калдырмасын беләсең. Ә менә Кыямәт көнендә сине кем яклар? Моңа җавап бар һәм бу мәхшәр көнендә безне яклаучылар турында хәдистә ачык әйтелә. Пәйгамбәребез (с. г. с.) үзенең хәдисендә болай дип әйткән: «Коръәни-Кәрим һәм ураза Кыямәт көнендә бәндә өчен шәфәгать кылырлар». Ураза болай дип әйтер: «Йа, Раббым, мин бу бәндәңне аш-судан, нәфесенең теләкләреннән көннәр буе тыя идем, шуңа күрә аның өчен шәфәгать кылырга рөхсәт ит». Коръәни-Кәрим болай дип әйтер: «Мин бу бәндәңә төннәр буе йокы бирмәдем. Йокысын качырып, ул мине укыды, шуңа күрә аның өчен шәфәгать кылырга рөхсәт ит». Һәм икесе дә шәфәгать кылырлар«. (Мөснәде Әхмәд).
Шәгъбән ае турында Пәйгамбәребез (с. г. в.) тагын болай дигән: «Кешеләр Рәҗәб белән Рамазан ае арасындагы айны бәяләп бетермиләр. Бу ай дәвамында кешенең эшләре Аллаһка таба күтәрелә» (Мөснәде Әхмәд). Димәк, бу айның калган көннәрендә изге гамәлләребез күбрәк кылып калырга тырышырга кирәк.
Хөрмәтле дин кардәшләребез! Рамазан аена якынлашабыз. Һәрберебезгә шушы олы кунакны каршы алып, тиешле гамәлләребезне үтәп, Рамазанда чиксез савапларга ирешеп Аллаһы Тәгаләнең ризалыгына ия булсак иде.
Рамил Гыйльманов,
Балтач бистәсе «Ислам нуры» мәчете имамы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев