Сәламәтлек - Аллаһ бүләге
Кешеләр кайвакыт: табибка бару дөресме, тәнгә укол кадату, дару эчү дөресме? – дип сорыйлар. Шушы сорауларга җавап йөзеннән вәгазь
Әгүүзү билләәһи мин әш-шәйтаанир-раҗииим. Бисмилләәһир-рахмәәнир рахииим... Газиз дин кардәшләрем, әссәләмү галәйкүм вә рахмә-түллаһи вә бәракәтүһ!
Кешеләр кайвакыт: табибка бару дөресме, тәнгә укол кадату, дару эчү дөресме? — дип сорыйлар. Шушы сорауларга җавап йөзеннән вәгазь сөйләп үтмәкче булам.
Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с. г. в.) бер хәдисендә әйтә: әй, адәм балалары, хасталарыгызны дәвалагыз, Аллаһ Тәгалә авыруны яралтты исә, аның дәвасын да яралтты. Мәгәр бер генә авыруга дәва юктыр, ул авыру — картлыктыр, — диде. Димәк, бу хәдистән күренгәнчә, һәрбер авыруны без дәваларга тиеш булабыз, һәм һәрбер авыруның дәвасы да бар. Әле бүген дәвалый алмыйлар икән, димәк, фән әле шул дәрәҗәгә кадәр үсеп җитә алмаган дигән сүз. Димәк, галимнәребезгә эш бар әле. Нәтиҗә: авыруны дәвалау да дөрес, төрле авыруларга каршы дәва эзләү дә дөрес. Хәдис булгач, димәк, сөннәт эш, тиеш була. һәм тагын шушындый бер хәдисне искә алыйк: йогышлы авыру булган җиргә бармагыз, барсагыз — аннан чыкмагыз.
Хәзрәте Гомәр разый Аллаһ гәнһү, бер шәһәргә сәяхәткә чыккач, анда ваба авыруы барын белеп, кире борыла, Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләмнең хәдисен искә төшереп. Син тәкъдиреңнән качасыңмыни? — дип сорау бирәләр. Хәзрәте Гомәр (р. г.) җавап бирә: тәкъдирем кушканга күрә, мин кире борылам, — ди. Йогышлы авырулар булса, без сакланырга тиеш икәнбез. Чөнки Пәйгамбәребез хорафатларга ышанудан безне тыйды, шомланулар юк дигән хәдис бар. Без төрле хорафатларга, ырым-шырымнарга ышанырга тиеш түгел. Бер курку дөрес, ул — йогышлы авырудан курку. Йогышлы авырудан арысланнан курыккан шикелле куркыгыз, — диде.
Тагын бер хәдисне искә төшерик. Адәм балаларының күбесе үзләренә бирелгән ике нигъмәтне аңламыйлар, алданалар. Бу нигъмәтнең берсе — сәламәтлек, икенчесе — эш, диелә хәдистә. Сәламәтлегенең дә, үзенең таза вакытта эшләгән вакытының да адәм баласы кадерен белми, — диде Рәсүлебез Мөхәммәд (с. г. в.). һәм шулай ук тагын бер хәдис бар: картлыгыңнан элек яшьлегеңне ганимәт дип сана, үлемеңнән элек терек булуыңны ганимәт дип сана, хасталыктан алда сәламәтлегеңне ганимәт дип сана. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с. г. в.) безгә әйтә: һәм шөгыльле вакытыңнан элек буш вакытыңны ганимәт, дип сана.
Сәламәтлек — сезгә бирелгән бер бүләк ул, диелә. Ганимәт икән, димәк, син сакларга тиеш сәламәтлегеңне. Тагын бер хәдис бар. Адәм баласы вафат булганнан соң, аңардан иң беренче: вакытыңны кая сарыф иттең, байлыгыңны нинди юллар белән җыйдың, җыйган байлыгыңны нинди урыннарга тоттың, Аллаһ Тәгалә биргән сәламәтлегеңне, гыйлемеңне нинди урыннарга сарыф иттең? — дип соралыр, ди. Сәламәтлек безгә Аллаһ Тәгалә тарафыннан бирелгән олуг бер бүләк икән, без аны сакларга тиеш. Сәламәт тәндә — сәламәт акыл, дигән сүз бар. Ул Ислам дине кануннары белән тәңгәл килә.
Тагын бер хәдис: адәм баласына авыру килмәс, авыру килде исә, ул аның гөнаһларына кәффарәт булыр, ди. Без авырыйбыз икән, безнең гөнаһларыбыз аклана, һәм менә шушы гөнаһ-ларыбызга кәффарәт булудан туктагач, Аллаһның рөхсәте белән без бер шифа белән очрашабыз. Пәйгамбәребез әйтте: кеше авыруына хас булган шифаны тапса, Аллаһның рәхмәте белән ул сәламәтлек тә табар. Әмма даруның күләме һәм вакыты бар. Димәк, әле без даруны табу гына түгел, аның күләмен дә, кабул итү вакытын да чамаларга тиешбез. Шушының өчен безнең табибларыбыз бар. Хәдис: табибсыз шәһәрдә, табибсыз авылда тормагыз, ди. Димәк, менә бүген дәүләт тарафыннан куелган табиблар безгә хезмәт күрсәтә икән, шифаханәләр бар икән, бу — Аллаһның безгә биргән олуг нигъмәте.
Без табибларга, шифаха-нәләргә булдыра алган хәтле ярдәм дә итәргә тиешбез. Чөнки алар — безне кайгыртучылар. Табиб мөселманмы-түгелме, дип сайлап алырга мөмкинлек булмаганда, без аның милләтен, динен шөбһәгә алырга тиеш түгел. Шикләнергә ярамый. Без Аллаһка тапшырып, Аллаһтан сорап, бу кешегә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Әмма шуны онытмыйк: әгәр без табибка барып, йә булмаса, дарудан файда табып, савыгабыз икән, бу — Аллаһның рәхмәте белән эшләнгән эш!
Тагын бер четерекле генә сорауга җавап бирәм. Кайвакыт сорыйлар: бу дару спиртта ясалган, аны эчәргә ярый микән? — диләр. Табиблар рецепт язып бирәләр икән, анда исә хәрам дип саналган әйбер бар икән, без беренче сорарга тиеш: аны алыштырып булмыймы? Әгәр алыштырып булмый икән, без дәваланган вакытта бу әйбердән хәрамлык китеп тора. Кяфер кулыннан да дәвалану дөрес, диде Пәйгамбәребез. Монда без шикләнеп-шөбһәләнеп үзебезне бетерергә тиеш түгел.
Авыруларның сәбәбе нәрсәдән? Иң беренчесе — күп ашаудан. Пәйгамбәребез әйтте: ашказаныгызны өч өлешкә бүлегез, диде. Аның бер өлешендә — ризык, бер өлешендә — су, бер өлешендә һава булсын — диде. Чамасыз ризык — бездәге авыру. Авыруның тагын бер сәбәбе — көнчелек. Кешедән көнләшү. Көнчелек үзе исә — гамәл кылмауның сәбәбе. Әгәр бер кеше гамәл кылмаса, намазлар укымаса, Аллаһ Тәгалә кушканча яшәмәсә, шайтан аңа үз мөлкәтен әз итеп күрсәтер, — ди. Аңарда һәрвакыт канәгатьсезлек хисе булыр.
Авыруны гөнаһ өчен генә бирелгән каза дип кенә карарга ярамый. Чир җәннәт өчен бирелгән Аллаһның бүләге булырга да мөмкин. Берәүнең җәннәткә керү өчен яхшылыгы әз генә җитеп бетми. Аллаһ авыру бирә дә аны җәннәтле итә. Без аны белмибез. Шуңа күрә Пәйгамбәребез әйтте: бер кешегә бер каза килә икән, ул кеше шушындый иде, әлеге каза аңа шуңа күрә килде, дип сөйләүдән, тикшерүдән тыелыгыз, — диде. Аллаһ — хөкем итүче. Аллаһ кына нәрсәнең нәрсә өчен биргәнен белә,
Аллаһ — белүче. Безгә сакланырга, Аллаһның кушканнарын үтәргә, тыйганнарыннан тыелырга кирәк. Безнең вазифа шул гына. Пәйгамбәребез әйтте: сау-сәламәт килеш йокыдан уянгансыз икән, бер көнлек ризыгыгыз бар икән, сез бүген бу дөньяның хуҗасы, — диде. Без кайвакыт бәхетле булыр өчен әллә нәрсәләр өмет итәбез. Әмма ашарга бүген ризыгыбыз бар икән, сау-сәламәт икән, димәк, без — дөньяның хуҗасы. Сәламәтлекне безгә беркем дә, бернинди арбага да төяп, бернинди бәягә дә китереп бирә алмый. Без дөнья малын беренче урынга куябыз, әйтерсең, ул сәламәтлек безгә мәңгегә бирелгән. Аллаһтан бирелгән вакытлы ганимәт ул, бүләк кенә ул безгә. Шуны онытып җибәрәбез.
Шуңа күрә Аллаһ Тәгалә кушканча яшәргә тырышырга кирәк. Бу дөньяга, — ди Аллаһ Тәгалә, — адәм балаларын Үземә гыйбадәт кылыр өчен яралттым, — ди. Аллаһ Тәгалә кушканна-рын үтәп, аларны өйрәнеп яшик! Аллаһ Тәгалә кушканча яшәү — дөрес яшәү рәвеше була.
Инде Аллаһ Раббыбыз бөтене-безнең дә күңелләренә тәүфыйк-һидәят, белем нурлары салып, яхшыны яманнан аерырлык дәрәҗәгә килсәк иде. Намазның олуг бер һидәят икәнен, сәламәт яшәү рәвеше, дөрес яшәү рәвеше икәнен аңларлык Аллаһ Тәгалә безгә гыйлемнәр бирсә иде, калган гомерләребездә намаз ияләре булып, иман ияләре булып дөньялардан үтүләребезне насыйп итсә иде.
Җәлил хәзрәт Фазлыев
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев