Сәнгать мәктәбе кызлары матур итеп мөнәҗәтләр җырлый
Мөнәҗәтләр уйландыра-моңландыра
Хатын-кызлар өчен оештырылган районкүләм ифтарда Рамил хәзрәтнең үтемле вәгазеннән соң мөслимәләр бергәләшеп авыз ачты, намаз укыды.
Үзәк мәчетебез нурлы, пөхтәлегенә күңелләр сөенә. Район ашханәсенең Гөлгенә Садыйкова җитәкчелегендәге уңган пешекчеләре Рәмзия Әхмәтханова, Эльмира Мәгъсүмова, Анастасия Закирова, Рәхилә Вәлиуллина мул сыйлы табын әзерләгән, үзәк китапханә хезмәткәрләре сыйлап торды, район сәнгать мәктәбенең укучы кызлары мөнәҗәтләр башкарды.
Районыбыз башлыгы җәмәгате Фәния ханым ил-көнебезгә тынычлык, тормышларга бәрәкәт теләде. Зыялы шәхесебез Гөлсем ханым Миңнебаева районыбыздан чыккан дини шәхесләребезне атады, аларның хезмәтләрен мактады.
Мөнәҗәт укучы кызлардан күзләрне алалмадык, мөнәҗәтләр бит алар мәгънәле, уйландыра-моңландыра торган. Әлеге кызлар район сәнгать мәктәбендә белем ала, бирегә алар мәктәпнең директор урынбасары Айгөл Сөләйманова белән килгәннәр. Фирүзә Гарифуллина, Әдилә Фәйзрахманова, Мәрьям Муратова, Әмирә Газизова, Гүзәл Миргалимова башкарган мөнәҗәтләр мәҗлескә җыелган мөслимәләрнең күңеленә, һичшиксез, юл тапкандыр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев