Шәүвәл аеның фазыйләтләре
Шәүвәл ае уразасы фарыз да, вәҗиб тә түгел, ул сөннәт гамәл
Галәмнәрне юктан бар итүче, Яралтучы Раббыбыз Аллаһы Сөбехәәнәһү үә Тәгааләгә барча хәмде-сәналәребез, мактауларыбыз ирешсен. Мөхтәрәм дин кардәшләрем, әссәламү галәйкүм үә рахмәтуЛлаһи үә бәракәтүһү!
Аллаh Тәгаләгә барча мактауларыбыз булсын, районыбызда яшәүче мөселманнарыбызның күпчелек өлеше Яратучыбыз безгә олуг нигъмәт итеп биргән изге вә мөбарәк Рамазан аен тиешенчә, ягъни ураза тотып, ифтарлар үткәреп, cәдакалар биреп hәм зәкятләрен түләп, игелекле эш-гамәлләр кылып уздырдылар. Шушы айда без сабырлык, түземлелек, мескеннәргә hәм мохтаҗларга карата шәфкатьлелек, рухи кардәшлек хисе күрсәтеп, үзебездә Раббыбызга буйсыну сыйфатын тәрбияләргә тырыштык. Аллаh Тәгалә чиксез шәфкатен күрсәтеп, Yзенә, Аның ризалыгына ирешү, мәгъфирәтенә якынаю өчен мөэмин колларына төрле сәбәпләр бүләк итә. Менә шушыларның берсе – Рамазан ае тәмамлангач башланган Шәүвәл аенда алты көн дәвамында ураза тотудыр.
Әбү Әйүб Әль-Әнсаридан (р.г.) риваять ителгән хәдистә Пәйгамбәребез (с.г.в.) болай дип әйткән: «Кем Рамазан аеның уразасын тотып, Шәүвәл аеның алты көнендә дә ураза тотса, бер ел ураза тоткан кебек сaвап алыр».
Шәүвәл аеның алты көнен рәттән ураза тотарга да, шулай ук аерым тотарга да була. Ләкин иң яхшысы – дүшәмбе hәм чәршәмбе көннәрендә, ягъни айның 13, 14, 15 нче числоларында тоту, чөнки Пәйгамбәребез (с.г.в.) шушы көннәрдә ураза тотарга аеруча яраткан. Әмма Рамазан аенда ниндидер сәбәпләр аркасында уразасын тота алмаганнар иң башта казаларын кылсыннар, аннары гына Шәүвәл аеның уразасын тотсыннар иде. Ураза гаетенең беренче көнендә бәйрәм итеп, соңыннан икенче көнендә уразага керү дә рөхсәт ителгән.
Шәүвәл ае уразасы фарыз да, вәҗиб тә түгел, ул сөннәт гамәл.
Әхмәд бине Хәнбәл рахимәһуллаһи: «Шәүвәл аеның алты көненең беренче көнендә тотылган уразаның савабы бик зур, кешенең 40 еллык гөнаһы булса да, Аллаһы Тәгалә аны гафу итәр. Һәм аңа 40 пәйгамбәрнең савабы язылыр», – ди. Бу да шәүвәл уразасына карата гына махсус шулай әйтелә.
Шәүвәл аеның алты көненең икенче көнендә тотылган уразаның савабы өчен, 70 мәртәбә тырышлык күрсәтүгә чыккан кебек савап язылыр, бу кешегә кабер газабы булмас, диелә.
- Кеше шәүвәл аеның алты көненең өченче көнендә ураза тотса, йөз мең шәһитнең әҗер-савабы бирелер, аңа Кыямәт көненең авырлыгы җиңеләйтелер.
- Алты көннең дүртенче көнендә ураза тотса, Аллаһы Тәгалә дөнья һәм Ахирәт теләкләреннән җитмеш теләген үтәр.
- Ифтар яисә сәхәр вакытында дога кылса, Аллаһы Тәгалә морадларын кабул итәр.
- Алты көннең бишенче көнендә ураза тотучыга Аллаһы җәннәт киемнәрен кидерер һәм аның кылган догасын кабул кылыр.
- Алты көннең алтынчы көнендә ураза тотучыга өммәтенең йөз мең кешесенә шәфәгать кылу хакы бирелер. Һәм аңа алтмыш мең
- Үлгәч, каберенә һәркөнне йөз мең фәрештә зиярат кылырга киләр.
- Һәм Кыямәт көненә кадәр гамәл дәфтәрләре ябылмас.
- Шул алты көн шәүвәл уразасын тотып, ул елны вафат булса, шәһит дәрәҗәсенә ирешер.
Әнәс бине Мәлик (р.г.) Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) шундый сүзләрен риваять иткән: «Шәүвәл ае уразасының алты көнен тотучыны Аллаһы Тәгалә җәһәннәм чылбырларыннан азат итәр».
Әбү Һөрайрадан (р.г.) килгән риваятьтә болай диелгән: «Берәү шәүвәл аеның алты көн уразасын рәттән тотса, алты йөз мең ел гыйбадәт кылып уздырса да, шулкадәр әҗер-саваплар ала алмас иде. Бу аңа алты йөз мең дөя чалудан да фазыйләтлерәк булыр иде. Ул алты йөз мең колны азат иткән кебек әҗер-савапларга ирешер иде».
Ләкин шунысы мөһим: бу гамәлләр ихлас күңелдән башкарылырга тиеш. Рамазан аеннан соң килә торган шәүвәл ае безнең өчен үзенә күрә бер җиңеллек булып тора, чөнки Рамазан ае уразаларыннан соң шәүвәл аенда да ураза тоту һәм аның өчен күпләп әҗер-саваплар бирелү – Аллаһының рәхмәте ул.
Әмма без Рамазан ае үтте дә, димәк, гамәл-гыйбадәтләребезгә карата җиңел карарга тиеш дип, фикер йөртмик. Аллаһы Тәгалә биргән һәр ай, һәр көн безнең өчен мөмкинлек ул.
Рамазанда кылган изге гамәлләребез, биргән садакаларыбыз, төнге намазларыбыз, озаклап кылган догаларыбыз, динебез Исламны өйрәнү, китаплар уку, вәгазьләр, нәсыйхәтләр тыңлау, Коръәни Кәримне уку Рамазаннан соң да, шәүвәл аеннан соң да дәвам итәргә тиеш.
Ә инде бу гамәлләрне кылуны Рамазаннан соң да дәвам итүгә килгәндә, моның мөһимлеге хакында фикерләгәндә, Рәсүлебезнең (с.г.в.) Гайшәдән (р.г.) китерелгән күркәм хәдисен искә төшерик:
– «Изге гамәлләрне тиешле дәрәҗәдә, ихластан башкарыгыз. Һәм истә тотыгыз: сез җәннәткә Аллаһының рәхмәте белән генә керәчәксез. Шуны белегез: Аллаһы каршында иң сөекле гамәл – зур булмаса да, даими кылынган гамәл». (Бохари риваяте).
Аллаh Тәгалә безгә барчабызга да тәүфыйк hәм hидаять бирсен, изге гамәлләребезне киң рәхмәте белән кабул итсен, дип Аңардан дога кылып сорыйбыз.
Язмада «Шура» дини альманахы һәм «Өмет» газетасы материаллары файдаланылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев