САВАПЛЫ СӘФӘР, яки күршеләрнең хәлен белдек
Аллаһы Тәгалә мөселман кешесенә бишектән алып ләхеткә кадәр гыйлем алырга кушкан.
Аллаһы Тәгалә мөселман кешесенә бишектән алып ләхеткә кадәр гыйлем алырга кушкан. Һәрбер мөселман Аллаһының рәхмәтенә ирешер өчен гыйлем алуны үзенә төп бурыч итеп куя. Пәйгамбәребез (с. г. в.) мөселманнарга гыйлем алып, шул гыйлемне башкаларга да өйрәтергә кушкан. Дини белем алу өчен хәзерге заманда, шөкер, мәдрәсәләр, югары ислам уку йортлары киң колач җәеп каршы ала. Малмыж районыннан күп кенә мөслим-мөслимәләр дә Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мәдрәсәсенең Балтачтагы филиалында гыйлем алалар. Бу төбәкнең тарихи мәчетләре безгә бик якын һәм алар белән белем өстәгән кардәшләрем дә танышырга уйлады һәм бергәләп Малмыж ягына автобус белән юл тоттык.
Малмыж өязе заманында зур мәйданны биләгән. Аңа хәзерге Малмыж, Нократ Аланы, Көлмез, Уржум районнары, Татарстан республикасының элеккеге Чепья районы, Удмуртия республикасының берникадәр өлеше кергән. Безнең борынгы тарихыбыз күрше төбәкләр белән дә уртак булып чыга.
Сәфәребезнең беренче тукталышы Малмыж районына терәлеп торган, хәзер Кукмара районына кергән Мәчкәрә авылында булды. Безне монда Мәчкәрә авылы имамы Мөнир хәзрәт бик җылы каршы алды. Биредә данлыклы Мөхәммәт һәм Габдулла Үтәмешевлар салган борынгы беренче тарихи мәчетне карадык. 1791 елда салынган мәдәни мирас объектында бүгенге көндә реставрация эшләре бара.
Малмыж районы тарихи мәчетләргә бай. Шуларның берсе Татар Кумбашы авылында. Дөресрәге, бу авылда ике мәхәллә һәм ике мәчет, бу электән шулай килгән һәм шулай саклана.
Тарихи мәгълүматлар буенча Татар Кумбашы 1401 елда барлыкка килгән дип әйтелә. Күп кенә татар авыллары тарихындагы кебек бу авылга да марилар нигез салган. 1552 еллардан соң монда Түнтәр авылыннан 7 гаилә Кадыйрныкылар килеп урнашып, мариларны кысрыклаганнар дип фаразлана.
Иң элек түбән мәхәлләдәге агач мәчет белән 2016 елдан имамлык вазыйфасын үтәүче Габдулла хәзрәт таныштырды, Диния ханым Заһидуллина әлеге мәчеттә төрле елларда эшләгән имамнар турында сөйләде.
Авылның үзәгендә урнашкан хәзерге таш мәчет урынында иң элек 18 гасыр ахырында салынган мәчет агачтан булган. Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен дип, 1900 елда Казан бае Әхмәтгали (халыкта аны Әхмәт бай дип йөртәләр) агач мәчет урынына таш мәчет салдырган. Бу изге эштә Иске Йөрек бае Гыйззәтулла һәм авыл бае Сәйфетдин дә күп ярдәм иткәннәр. Ә сүтеп алган мәчетне түбән оч мәхәлләсенә төзеп куйганнар. Бу мәчет озын гомерле булмый, янгын чыгып янып бетә. 1920-1925 елларда авыл халкы көче белән мәчет яңадан торгызыла һәм ул хәзерге көндә дә түбән мәхәллә мәчете булып хезмәт итә.
Авылдагы ике мәчет каршында да мәдрәсәләр эшләп килгән. Малайлар шунда торып укыганнар. Укытуның төп максаты — намазга өйрәтү. Укучылар идәндә утырып укыганнар. Җомга көннәрендә барлык шәкертләр дә мәчеттә җомга намазында катнашканнар. Кыз балалар абыс-тай өенә барып укыганнар, аларны язарга өйрәтмәгәннәр (имеш, егетләр белән хат алышмасыннар өчен дип).
Кызыклы һәм эчтәлекле экскурсиябез Иске Йөрек авылында тәмамланды. Авылда безне «Зерновой» күмәк хуҗалыгы рәисе Рашид Гафиулла улы һәм аларның киленнәре сабакташыбыз Алсу зур табыннар белән каршы алды.
Иске Йөрек авылы бик бай тарихлы авыл, танышуны таш мәчеттә өйлә намазы укудан башладык. Соңыннан мәчеттә булган тарихи экспонатлар белән таныштык. Чыганаклардан билгеле булганча, Иске Йөрек авылына 1400 елда нигез салынган. Авылның беренче исеме Йөрек була. Урнашыр өчен авыл урынын эзләп шактый вакытлар йөреп-йөреп тапканга, аңа Йөрек исеме биргәннәрдер дип фаразлыйлар авылның аксакаллары. Бу авыл Малмыж районында иң өлкән авыл булырга ошый диләр тарихчылар. Авылга нигез салучылар марилар булган. 1552 елда Иван IV Казан ханлыгын яулап алгач, татарларны көчләп чукындыру башлана. Христиан диненә күчмәс өчен, Казан тирәсендәге авылларда яшәгән мөселманнар, яшәгән җирләреннән качып, Иван патшадан ераккарак, яңа урыннарга күчеп утыралар. Нәкъ менә шул вакытта хәзерге Арча районы Мәтәскә авылыннан шактый гына гаиләләр Йөреккә күчеп киләләр. Ике милләт бер авылда башта тату гына яшәсәләр дә, соңыннан каршылыклар килеп чыга һәм марилар башта Малмыж җирлегенә күченәләр, соңыннан Мари-Малмыж авылына нигез салалар.
19 гасыр урталарында Йөрек халкы сәүдә белән шөгыльләнә башлый. Сәүдәгәрләр арасында, ярлы крестьян гаиләсеннән булган, Гыйззәтулла Хәмидулла улы бигрәк тә аерылып тора. Үзенең уңганлыгы, булдыклылыгы нәтиҗәсендә аның сәүдә эше еракларга, хәтта Европа илләренә кадәр тарала.
1903 елда Малмыжда, Шушма елгасы Вяткага койган җирдән әз генә өстәрәк, Гыйззәтулла байның такта яру заводы була. Беренче гильдия сәүдәгәрнең заводы ул заман өчен иң алдынгы станоклар, пилорама белән җиһазландырылган була. Нәкъ менә шушы Гыйззәтулла бай заводыннан Малмыж ремонт-механика заводы тарихы башлана да инде.
Шулай ук авыл бае берничә җирдә кибет тота. Авыл сәүдәгәре кешегә бик мәрхәмәтле була. Бер уңышлы сәүдәдән соң зиратның өч ягын (1500 метр тирәсе) таш койма белән әйләндереп алалар, бөтен чыгымнарны Гыйззәтулла бай үз өстенә ала. Шулай ук Татар Кумбашы таш мәчет коймасын да ул эшләтә. Ул вакытта эшләнгән таш коймалар, тарихи истәлек булып, әле бүген дә торалар. Гыйззәтулла бай 1916 елны Иске Йөректә вафат була. Мәрхүм үзе дә, хатыны, кызы да авыл зиратына җирләнгән. Иске Йөрек зиратын да кереп, бергәләп бакыйлыкка күчкәннәрнең рухларына дога кылдык.
Мондагы тарих белән безне Иске Йөрек авылы музеен оештыручы һәм биредә бик күп игелекле эшләр башында торучы Мансур әфәнде белән Җәмилә ханым таныштырды. Бу эштә мондагы хуҗалык рәисе Рашид әфәнденең дә өлеше зур.
19 гасыр урталарында Иске Йөрек авылының нәкъ үзәгендә мәчет салына. Мәчет тулысынча агачтан була. Аның белән янәшә дин сабагы укыту өчен мәдрәсә дә салып куялар. Еллар үтү белән авыл зурая, бигрәк тә Әүхәди елгасының сул ягына өйләрне күп салалар. 1891 елда шул якта икенче мәхәллә өчен агачтан мәчет салалар. Аның каршында салган мәдрәсәдә дә балаларга дин сабагы укытыла. Мәчет һәм мәдрәсә төзелешендә Гыйззәтулла байның акчалата ярдәме күп кергән.
1919 елның 21 маенда авылда бик зур янгын чыга. Бу янгында 196 хуҗалык белән бергә зур урамдагы мәчет белән мәдрәсә дә янып бетә. Янган мәчет урынына авыл халкы җыелып, таш мәчет салалар. 1923 елда мәчет тулысынча төзелеп бетеп, манарасына ай да куела. Хәзерге имам Нияз хәзрәт Кашапов җитәкчелегендә мәчет соңгы елларда заманча итеп төзекләндерелгән. Динебез өчен авыр вакытларда да авыл халкы ике мәчетне дә саклап кала, гыйбадәт кылу бер генә көнгә дә туктамый. Шул чордан бирле мәчет тә эшләп килә. Таш мәчеттә көн дә гыйбадәт кылынса, гает бәйрәмнәрендә агач мәчеттә дә намаз укыйлар.
Менә шундый эчтәлекле, файдалы сәяхәт өчен оештыручыларга рәхмәт сүзләре җиткерәбез.
Фәния Әхмәтгәли кызы,
Балтач «Ислам динен кабул итүгә 1000 ел» исемендәге мәдрәсәнең шәкерте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев