Хезмәт

Балтач районы

16+
Дин һәм тормыш

«Сез аларның тәсбихләрен аңламыйсыз»

Кешеләрнең күбесе Раббыларын танымасалар да, Аңа буйсынмасалар да, бу Галәмдә һәр нәрсә, хәтта безнең тәнебез дә Аңа буйсына

Ләкин сез аларның тәсбихләрен аңламыйсыз
Аллаһ Коръәндә әйтә: “Җиде кат күкләр һәм җир һәм алар эчендә булган затлар Аңа тәсбихләр әйтәләр. Нинди генә нәрсә булмасын, барысы да Аны мактап тәсбихләр әйтәләр, ләкин сез аларның тәсбихләрен аңламыйсыз. Һичшиксез, Ул – Кичектерүче һәм Ярлыкаучы”. (әл-Исра сүрәсе: 44).

Хәдистә әйтелгәнчә, кешеләр һәм җеннәр, беренчеләре һәм ахыргылары барысы да иң бозык йөрәкле, явызлар булсалар да, моның белән алар Аллаһка бер зарар да китерә алмаслар һәм Аның бөеклеге, дәрәҗәсе кимемәс. Шулай ук кешеләр һәм җеннәр, беренчеләре һәм ахыргылары барысы да иң тәкъва йөрәкле, изгеләр булсалар да, моның белән алар Аллаһка бер файда да китерә алмаслар һәм Аның дәрәҗәсе һәм бөеклеге моның белән арт-мас. Кешеләрнең кылган изгелекләре һәм явызлыклары кире үзләренә үк әйләнеп кайтачак. Аллаһ безнең гыйбәдәтләребезгә, зекер-тәсбихләребезгә, шөкерләребезгә мохтаҗ түгел. Без бары тик шушы гамәлләр аркылы үзебезнең күңелләребездә булган ихласлыкны, Аллаһка булган омтылышларыбызны күрсәтәбез. Гамәл булмаса Аллаһка булган омтылышны, күңелдәге ихласлыкны ничек күрсәтергә була соң? Аллаһ әйтә: “Кем шөкер кылса, үз-үзенә шөкер кылган булыр, ә кем көферлек кылса, дөреслектә Аллаһ (аның шөкеренә) мохтаҗ түгел, (Ул чиксез) мактаулы. (Локман сүрәсе).

Кешеләрнең күбесе Раббыларын танымасалар да, Аңа буйсынмасалар да, бу Галәмдә һәр нәрсә, хәтта безнең тәнебез дә Аңа буйсына. Кешеләрнең күбесе Раббыларын танымасалар да, Аны зурлап мактамасалар да, бу Галәмдә һәр бер тере һәм тере булмаган нәрсә, фәрештәләр, хайваннар һәм кошлар, бөҗәкләр, үсемлекләр, күк җисемнәре тәсбихләр әйтеп Аны мактыйлар, Аңа сәҗдә кылалар. Тик без аларның тәсбихләрен аңламыйбыз гына. “Күкләрдә һәм җирдә булган нәрсәләр Аллаһка тәсбихләр әйтәләр. Хакимлек – Аныкы гына, мактау – Аңа гына. Ул һәрнәрсәгә кодрәтле”. (әт-Тагабун: 1).

Акыл ияләренең тәсбихе
Кешеләрнең күбесе Раббыларына карышып яшәсәләр дә, Аңа иман китергән, Аның хөкемнәрен үтәп яшәүче мөэмин җеннәр дә бар. Аның хөкемнәрен үтәп яшәүче мөэмин кешеләр дә бик күп. Алар дөньяның һәр почмагында мәчетләр салып, Аллаһка гыйбәдәт кылып яшиләр. Җирдә менә шушы мөэминнәр булганда Кыямәт көне башланмас. Җирдә бер генә иманлы кеше дә калмагач кына Кыямәт көне башланыр. Безгә Габдуллаһ ибнү Гамру (рг) җиткезгән хәдистә Пәйгамбәр (с.г.в.) әйтте: “Аллаһ Шәм җирләреннән салкын җил җибәрер һәм җир өстендә күңелендә тузан бөртеге кадәр хәер яки иман булган бер генә кеше дә калмас, ул аларның барысының да җанын алыр. Хәтта кеше тау үзәгенә кереп китсә дә, бу җил аны куып җитеп җанын алыр. Шуннан соң яхшылыкны белмәүче һәм начарлыктан тыймаучы явыз кешеләр генә калырлар. Шайтан алар янына килер һәм: “Миңа буйсыныгыз”, – дияр. Тегеләре: “Син безгә нәрсәләр кушарсың”? – диярләр. Һәм шайтан аларга потларга табынырга кушар. Шуңа да карамастан аларның ризыклары киң, тормышлары матур булыр. Шуннан соң сурга өрелер..” (Бохари, Мөслим).

Кешеләр Аллаһка гыйбәдәт кылудан баш тартсалар да, Аны зурлаучы, Аңа гыйбәдәт кылучы чиксез фәрештәләр бар. Фәрештәләргә иман китерү, иманның бер рөкене булып тора. Аларның санына килгәндә Пәйгамбәребезнең хәдисләрендә килгәнчә, җиденче кат күктә Бәйтул-Мәгъмүр исемле мәчет бардыр. Шунда көн саен җитмеш мең фәрештә кереп намаз укыйлар һәм чыкканнары инде кире кайтмыйлар диелә. Күз алдына аларның санын кирерә аласызмы? Алар барысы да Раббыларын мактап тәсбихләр әйтәләр. “Күкләрдә һәм җирдә булганнар – Аныкы гына. Аның хозурында булганнар [фәрештәләр] Аңа гыйбадәт кылудан һич кенә дә масаймыйлар һәм аз гына да арымыйлар. Алар төнлә һәм көндез [Аллаһны] тәсбих әйтәләр, һич тә хәлсезлек күрсәтмиләр. (әл-Әнбия сүрәсе: 19-20).

Җәбир ибну Габдуллаһ (р.г.) сөйләвеннән, Аллаһның рәсүле (с.г.в.) әйтте: “Җиде кат күкләр эчендә аяк табанын яки учны куярлык та урын юктыр һәр якта яки кыямда яки сәҗдәдә торучы фәрештә бардыр. Шуңа да карамастан Кыямәт көнендә алар Аллаһка: “Син паксың, Сиңа ширек кылмаудан кала, без Сиңа тиешле итеп гыйбәдәт кыла алмадык”, – диярләр. (Табарани, Даракутни).

Хайваннар һәм кошлар тәсбихе
Бер вакыт Пәйгамбәребез (с.г.в.) бер төркем кешеләр янына килде, алар хайваннары өстендә бер-берсе белән сөйләшеп утыралар иде. Пәйгамбәр аларны шелтәләп: “Сәламәт хайванга утырып йөрегез һәм үзегездән соң сәламәт хайваннан төшегез. Әмма юлларда һәм базарларда үзара сөйләшкәндә алардан утыргычлар ясамагыз. Бәлки хайван аңа атланучыдан караганда хәерлерәктер һәм Аллаһны да күбрәк зекер итәдер”.(Әхмәд, Ибну Хибббән, әл-Хәким).

Габуллаһ ибнү Гамру сөйләвеннән, Аллаһның рәсүле баканы үтерүдән тыйды һәм аның сайравын тәсбих диде”. (ән-Нәсәи).
Бакалар кебек, урманнарда кошларның сайраулары да Раббыларын мактап Аңа тәсбих әйтүләредер. Имам әс-Суютый: “әд-Дурруль-мәнсүр” тәфсирендә шушы хәдисне кирерә. Әбу Хәмзә сөйләвенчә, без Гали ибну Хусәйн белән булганда безнең яныбыздан чыпчыклар очып китттеләр һәм ул бездән: “Бу чыпчыкларның ни әйткәннәрен беләсезме”? Без: “Юк”, – дидек. Ул: “Без яшеренне беләбез дип әйтмим, ләкин минем атам мөэминнәрнең әмире Гали ибну Талибтән ишеткән, ә ул Аллаһның рәсүленнән ишеткән, Ул (с.г.в.) әйтте ди: “Таң аткач кош Раббысын мактап тәсбихләр әйтер һәм Аннан бу көннең ризыгын сорар”.

Аллаһ Коръәндә әйтә: “Әллә син күрмисеңме, Аллаһны күкләрдә һәм җирдә булганнар, янә [һавада канатларын] ачып сузган рәт-рәт кошларның тәсбих әйткәннәрен? Аларның һәрбере [үзенең] догасын һәм тәсбихен белә. Аллаһ исә аларның ни кылганнарын белүче”. (ән-Нур сүрәсе: 41).

Икенче аятьтә: “Давыд [галәйһиссәлам] белән бергә тауларны һәм кошларны әмергә буйсындырдык ки, алар [үз телләре белән Безне мактап] тәсбих әйтәләр иде. Дөреслектә Без [моны шулай тәкъдир] кылучылардан булдык” (әл-Әнбия: 79).

Давыт (г.с.) аңа иңгән Зәбур китабын бик матур тавыш белән укый торган булган, хәтта янындагы таулар тәсбих әйтү белән һәм кошлар сайрап Раббыларына тәсбих әйтеп Даудка кушылганнар. Шулай ук Давыт (г.с.) намаз укыганда, тәсбих әйткәндә, тау-лар һәм кошлар аңа кушылып тәсбих әйткәннәр.

Бөҗәкләр тәсбихе
Әбү Һурайрадан (р.г.): “Мин Аллаһы илчесеннәннән (с.г.в.) ишеттем ул әйтте: “Кырмыска пәйгамбәрләрдән булган бер пәйгамбәрне тешләде һәм ул кырмыскаларның оясын яндырырга әмер итте. Шунда Аллаһ аңа вәхи кылып: “Син бер кырмыска тешләде дип тәсбих кылучы өммәтләрдән бер өммәтне яндырдыңмы?” – дип шелтәләгән. (әл-Бохари).

Кырмыскалар гына түгел, ә бал кортлары да, коңгызлар, суалчаннар, чебеннәр, черкиләр кебек бөҗәкләр дә һәр берсе алар Раббыларын мактап Аңа тәсбих әйтәләр.

Җансыз нәрсәләрнең тәсбихе
Җанлы нәрсәләр генә түгел, ә җансыз нәрсәләр дә үсемлекләр, ташлар кебек нәрсәләр дә Раббыларына тәсбихләр әйтәләр.
“Әллә син күкләрдә булганнар, җирдә булганнар, кояш, ай һәм йолдызлар, таулар, агачлар, хайваннар һәм кешеләрдән бик күбесенең Аллаһка сәҗдә кылганнарын күрмисеңме? [Инкяр итеп, итагатьтән тайпылган] Күбесенә исә газап хак булды. Аллаһ кемне хур итсә, беркем дә аның хөрмәтен күтәрә алмый. Һичшиксез, Аллаһ теләгәнен эшли”.( әл-Хаҗ: 18).

Бохари китергән хәдистә ибнү Мәсгүд әйтә: “Без ашаганда ризыкның тәсбихен ишетә идек”. Әбү Зәрр сөйләгән хәдистә: “Аллаһның рәсүле учына вак ташлар алды һәм аларның умарта кортларының гөжелдәвенә охшаган тәсбих әйткәннәре ишетелде. Шулай ук Әбү Бәкер, Гомәр һәм Госман алган ташларның да тәсбихләре ишетелде”. (әл-Бәйһакый, хәдис кыскартылып бирелде).

“Һәм күк тә күкрәү белән һәм фәрештәләр дә Аннан куркып, Аны мактап тәсбих әйтәләр...” (әр-Рагъд: 13).

Шулай ук үсемлекләр дә кеше колагы ишетә алмый торган тавышлар чыгарулары хакында билгеле булды. Фән галимнәре махсус приборлар ярдәмендә үсемлекләр чыгарган тавышларны ишетә алганнары хакында язалар. Шулай итеп һәрбер үсемлек агачмы, үләнме, Раббыларына үзләренчә тәсбихләр әйтәләр. “Нинди генә нәрсә булмасын, барысы да Аны мактап тәсбихләр әйтәләр, ләкин сез аларның тәсбихләрен аңламыйсыз”, – дип хәбәр итә безгә Раббыбыз Коръәндә.

Марат Сәйфетдинов,

Балтач Үзәк мәчете имамы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев