Сездән – сорау, бездән – җавап
Сорауларга Балтач үзәк мәчете имам-хатыйбы Рамил хәзрәт Бикбаев җавап бирә
— Бер кардәшебез намазда дүрт рәкәгатьле сөннәт намазын икегә бүлеп, ягъни ике рәкәгатьле ике намаз итеп укый. Моның берәр төрле нигезе бармы, әллә бу ялгыш гамәлме?
— Фарыз намазларның дүрт рәкәгатьле сөннәтләре ул — өйлә намазының һәм җомга намазының сөннәте һәм алар дүрт рәкәгать итеп укыла, ә калган ирекле намазларны, кеше дүрт яисә сигез рәкәгать итеп укырга мөмкин, шулай ук икешәр рәкәгать итеп аерым-аерым укырга да мөмкин.
— Намазда, имамга ияреп укыганда, күршем «Фатиха» сүрәсен эчтән пышылдап үзе укый. Нинди очракта эчтән пышылдап укырга мөмкин, әллә инде бу дөрес түгелме?
— Имамга оеп укыганда, ягъни җәмәгать намазында «Фатиха» сүрәсе һәм аның артыннан укыла торган сүрә, имам артына басканнар тарафыннан укылмый. Хәдистә, имамның укуы — аңа оеп укыган кешеләрнең укуы булып санала, диелә.
— Кайбер вакытта юлда ниндидер әйбер табасың. Бу әйберне алырга ярыймы, алсаң, үз өстеңә нинди җаваплылык төшә.
— Юлда очраган әйберне алырга кирәк. Алган очракта, әлбәттә, аның өстендә иясенә кайтару җаваплылыгы йөкләнә. Иң элек шул тирәдәгеләргә игълан бирелә һәм дә инде озак вакытлар дәвамында ул әйбернең хуҗасы табылмаса, ул табылдык сәдәка итеп бирелә. Шуннан соң, табылдыкның хуҗасы барлыкка килеп, ул әйберне кайтаруны сораса, аңа сайлау мөмкинлеге тәкъдим ителә: яки ул әйберен сәдәка итеп биргәнгә разый була, яки сәдәка итеп бирелгән кешедән кире кайтарып алырга хокуклы була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев