Сездән — сорау, бездән — җавап
Дин һәм тормыш

Сездән — сорау, бездән — җавап

Дини белешмә

Сорауга Балтач үзәк мәчете имам-хатыйбы Рамил хәзрәт Бикбаев җавап бирә.

— Тәсбих тартканда һәр зикерне 33әр тапкыр әйтәбез... Ялгышлык белән сан ягыннан артык яисә ким әйтсәк, бу гөнаһ буламы...

— Пәйгамбәребез (с. г. в.) сөннәте буенча 33 мәртәбә «Сөбханаллаһ», 33 мәртәбә «Әлхәмдүлилләһ» һәм 33 мәртәбә «Аллаһу әкбәр» дип әйтелә. Шушы зикерләрне әйтү сөннәт булып тора. Ә инде хаталык белән артык яисә ким әйтелсә, аннан гөнаһ булмас, әмма белә торып алай эшләү киңәш ителми. Башка вакытта зикер әйтүдә сан ягыннан чикләү юк.

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!


Нет комментариев