Хезмәт

Балтач районы

16+
Дин һәм тормыш

Сездән — сорау, бездән — җавап

Сорауга Балтач үзәк мәчете имам-хатыйбы Рамил хәзрәт Бикбаев җавап бирә.

— Итләре хәләл булган хайван, кош-кортларның тиресләре, йомышлары нәҗес түгел, дип ишеткәнем бар. Нәҗес булмагач, ялгыш сыер тизәге тигән өске кием белән намаз уку дөрес буламы?

— Итләре хәләл булган хайваннарның, мәсәлән, шул ук сыерның тизәге олы нәҗес булып тора. Әгәр дә кием шул нәҗес белән пычрана икән һәм нәҗесләнгән урын 5 сум тимер акча зурлыгыннан артса, бу кием белән намаз уку дөрес түгел. Ә инде нәҗес тигән урын 5 сум тимер акча зурлыгынннан кимрәк икән һәм алыштырга башка кием булмаса, намаз уку дөрес, әмма киңәш ителми.

Сыерның бәвеле җиңел нәҗес булып санала һәм чәчрәгән, тигән бәвелнең киемнең дүртән бер өлешеннән артык булмаса, бу кием белән намаз уку дөрес була. Ә күгәрченнекеннән тыш корт-кошларның йомышлары олы нәҗескә керә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Дини белешмә