Хезмәт

Балтач районы

16+
Дин һәм тормыш

Сездән сорау, бездән җавап

Сорауга Балтач үзәк мәчете имам-хатыйбы Рамил хәзрәт Бикбаев җавап бирә

— Хайваннарга стерилизация үткәрү гөнаһ түгелме?
Бу эшне үткәрүдән ниндидер файда бар икән һәм аны эшләмәсәң киләчәктә тискәре нәтиҗәләр чыгарга мөмкин икән, бу очракта рөхсәт ителә.
— Артист булырга телим, өйдәгеләр риза түгел. Исламда артист булу әллә тыеламы?
Кызганыч, бүгенге көндә артист һөнәрен башкаручылар арасында һәм шушы һөнәр белән бәйле мохиттә бик күп тискәре гамәлләрне күрәбез. Әгәр дә шушы һөнәрне сайлагансыз икән, бу очракта аның динебезгә тискәре йогынтысы булмавын тәэмин итәргә һәм дә динебезгә, әхлагыбызга файдалы якларын гына файдаланып, кешеләрдә сәнгать аша динебезнең асылын аңлату, аңа хөрмәт белән карауны тәрбияләүне бурыч итеп алырга кирәк.
— Кайбер гамәлне эшләгәч, аның диндә тыелган икәнен беләсең. Бу очракта бу гөнаһ булып языламы һәм язылмасын өчен ни эшләргә ?
Пәйгамбәребез (с. г. в.) әйткән, кешенең онытылып яки ялгышып эшләнгән эшенә гөнаһ язылмас, әгәр дә кеше гөнаһ кылганнан соң аның гөнаһ икәнен белсә, ул бу эшкә кире кайтмаска тиеш һәм дә ул бу гамәле өчен чын күңелдән үкенеп, истихфар кылып, Аллаһтан гафу сорарга тиеш була. 
— Әттәхияттә утырганда аякларым бик авырта. Бу очракта нишләргә? 
Бу очракта фарыз намазын тиешенчә башкарырга, ә сөннәт намазын сәҗдәгә киткәннән соң урындыкка утырып укырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев