Хезмәт

Балтач районы

16+
Дин һәм тормыш

Сездән — сорау, бездән — җавап

Сорауга Балтач үзәк мәчете имам-хатыйбы Рамил хәзрәт Бикбаев җавап бирә

«Рамазан айлары да тәмамланыр, ураза гаете дә җитәр. Бер нәрсә борчый, гает намазын төрле җирдә төрле вакытта укыйлар, шуңа баш әйләнеп бетә. Гает намазының төгәл вакыты кайчан соң?»

Сорауга Балтач үзәк мәчете имам-хатыйбы Рамил хәзрәт Бикбаев җавап бирә

— Гает намазы бөтен кеше бергә җыелып укыла торган намаз. Һәм аның вакыты кояш чыгып, 25-30 минут узганнан соң өйлә намазына кадәр дип кабул ителгән. Шушыннан чыгып, һәр авылда яшәүчеләр, ягъни мәхәллә килешеп, гает намазының укылу вакыты буенча бер карарга киләләр. Авыл җирләрендә гадәттә ул вакыты керү белән укыла, ә инде шәһәр җирләрендә мәчетләргә килеп җитәр өчен вакыт калдырып, гает намазы соңрак укыла. Шуның өчен гает намазының вакытын, кайда укырга дигән нияттән чыгып, шул җирлекнең имамыннан яисә мәчеттән белешергә була. Хәзерге көндә намаз вакытлары социаль челтәрләр аша да җиткереп барыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: рамазан ае