Хезмәт

Балтач районы

16+
Дин һәм тормыш

Шубанда дини күтәрелеш (фото)

Шубанда мәчет 2005 елда гына төзелә. Мәчет төзелүнең үз тарихы да бар. Аны заманында колхоз җитәкчесе булып эшләгән, соңрак район башлыгы булган, бүген инде Премьер-министр урынбасары Марат Әхмәтовның улы Ленар төзетә.

Динар шушы авылда туа, еллар үткәч бер кайтуында ул туган авылында мәчет булмавына борчылып, изге эшкә алына. Бер ел дигәндә мәчет куллануга тапшырыла. Аңарчы намаз укырга Сәйфетдин Хәйретдинов йортына җыела торган булалар, авылның үз имамы булмый. Яңа мәчет ачылгач та шубанлылар имамсыз тора. 2008 елда авылдашлар чакыруы буенча шушы җирлектә туып-үскән Казан каласында яшәүче Габдрәис Мөҗипов Шубанга имам булып кайта. Тормыш иптәше Флюра ханым белән алар шул көннән чын мәгънәсендә җиң сызганып эшкә керешәләр. Балаларны, урта буын һәм өлкәннәрне дингә тартуда бик күп хезмәт башкарыла. Бүген шуларның нәтиҗәсен күреп үзләре генә түгел, бөтен авыл халкы сөенә. Авылда тәртипсез тормыш алып барганнар да, ямьсезләнеп урамда йөрүчеләрне дә очратам димә.

- Аңлату эзсез узмады. Дингә караш үзгәрде. Дин кешеләрнең әхлагын арттырды, - ди Габдрәис Мөҗипов.

Дини ярышларда зур җиңүләр яулаган укучылары, намазга баскан авылдашлары, өлкәннәрне мәчетләргә алып килүче оныклар өчен ихластан куануын да җиткерде. Җирлектә һәр өлкәнең дә бердәм булып, кулга-кул тотынып эшләве күренеп тора. Алай булмаганда санаулы гына еллар эчендә әдәп-әхлакка ирешү мөмкин булыр идеме икән?

- Сүз дә юк, бергәләп эшләү нәтиҗәсе бу, - ди имам Габдрәис хәзрәт. Күп җирләрдә мәчетләр газ, су, ут өчен сәдакә акчасыннан түләгән чагында безнең күңел тыныч, мәчет ачылганның беренче көненнән үк барлык түләүләрне "Алга" җәмгыяте үз өстенә алды. Мәктәп-бакча коллективлары, җирлек хезмәткәрләре белән дә аңлашып эшлибез.

Күрше Түбән Шубан авылында да мәчет ишекләре бер дә ябылып тормый. Элегрәк Бәдегытдин, аннан соң аның улы Фәләхетдин, бүгенге көндә өченче буын булган Фаил авылда имам вазифаларын башкара. Мәчетне дә Бәдыгетдин абыйның кызы, заманында Кукмара мех әйберләр тегү фабрикасының генераль директоры булып торган Мәгъфүрә апа төзетә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

erid: 2Vtzqwfh92B

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250