Шода егете авылдашларын куандыра
Шода авылында уразаны куанычлы вакыйгалар белән каршы алалар
«Рамазан ае якынлаша. Шода авылы мәчете бу уңайдан Рамазан аен куанычлы вакыйгалар белән каршы ала. Узган ел мәчет манарасына утлар куелса, быел Рәсүл Низамов мәчет стеналарына да өстәмә утлар куйды. Хәзер мәчетебез әллә кайлардан балкып утыра, утлары авылны ямьләндереп тора. Игелекле хезмәте өчен Рәсүлгә һәм аңа ярдәм иткән Балтач егете Алмаз Ягъфәровка барлык авылдашлар исеменнән олы рәхмәтләремне ирештерәм. Кылган изгелекләре үзләренә меңе белән әйләнеп кайтып, тигезлектә, муллыкта яшәсеннәр», дип хәбәр итә Шода авылыннан Фәйрүзә Зәкиева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев