Хезмәт

Балтач районы

16+
Дин һәм тормыш

Сынауларның бер төре

Кеше өчен зарланмый торган бер генә урын бар – ул җәннәт

Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахииим! Хөрмәтле дин кардәшләрем, бүген без табигатебез белән бәйле Аллаһтан килгән сынаулар – җәйнең эссесе һәм кышның салкыннары турында сөйләшеп узарбыз. Безнең бабаларыбыз, Аллаһның рәхмәте белән табигатьнең иң күркәм, гүзәл урыннарына килеп урнашканнар – без җәйне дә күрәбез, кышкы көннәрдә салкынын да тоябыз, без аларны чагыштыра да алабыз.

Бу үзгәрешләр бер яктан кешенең сабырлыгын сынау булса, икенче яктан Аллаһның үз колына булган яратуының чагылышы да булып тора. Моны авыру кешегә биргән ачы дару белән чагыштырга мөмкин. Шушы даруны эчеп авыру терелә һәм даруның ачылыгы бик тиз онытыла. Әмма без, адәм балалары, кыска гына сынаулар үткәндә дә, зарланабыз, җәен эссе, кышын салкын, буран, көзләрендә озаклап яуган яңгырлар вакытында, кайчан бетә инде бу, ник алай, ник болай дип, уфтанабыз.

Кеше өчен зарланмый торган бер генә урын бар – ул җәннәт. Кеше анда үз җанына  тынычлык, күңеленә рәхәтлек, хисләренә канәгатьлек табачак. Әмма барлык адәм дә җәннәткә керде, дигән сүз түгел. Бары сынаулар аша, Аллаһы Тәгалә кушканнарын үтәгәндә генә аңа ирешергә мөмкин, иншааллаһ. Сынаулар аша үткәреп, Аллаһ кешене гөнаһлардан чистарта. Сәхабәләрнең берсе әйткән: «Әгәр сынаулар булмаса, Кыямәт көнендә без Аллаһ каршына буш кул белән килгән булыр идек». Сынаулар иманлы бәндә өчен – ул, бәлки, ахирәт тормышына кадәр ирешә торган нигъмәттер.

Аллаһның сөекле Пәй-гамбәре (с.г.с.) җәһәннәм газабы белән кисәткән вакытта түбәндәгечә бәян итте. «Җәһәннәм Раббысына шулай дип шикаять белдерде: «Йәә Рабби! Мин үз-үземне ашыйм». (Бу җәһәннәм уты һәм ялкыннарының бер-берсен ашавын аңлата). Шунда Аллаһ Тәгалә аңа ике тапкыр сулыш алырга рөхсәт бирә. Бер сулышы – җәйге эссе көннәрдәге кызулык. Икенче сулышы – кышның зәмһәрир суыклары. Бу хәдис Әбү Һурайра аша риваять ителә. Бохари «Сахих»ында да бу шулай ук китерелә.

 

Зәмһәрир суыклары дигән атамаларны әби-бабайларыбыз сөйләме аша танышбыз, шулай ук бу сүзләр күп кенә әдипләребезнең кыш хакында язган әсәрләрендә еш телгә алына. Коръән Кәримнән һәм сөекле Рәсүлебез (с.г.с.) хәдисләреннән халкыбыз теленә дә кереп киткән алар. Коточкыч эсселек булган җәһәннәмдә имансызлар өчен суыклык белән газаплый торган урын да бар. Һәм андагы суык «зәмһәрир» дип атала.

 

«Җәһәннәм куркынчы» дигән китабында галим Ибен Рәҗәб болай дип яза: «Зәмһәрир – җәһәннәмдә суыклык белән газаплый торган урын. Андагы салкыннан кешенең тәне кисәкләргә бүленер. Тәмуг әһелләре каты эсселектән «зәмһәрир» урынына килгәч, суыклыктан сөякләре сына башлар»...

 

Ибен Габбас (р.г.) үзенең тәфсирендә болай аңлатты: «Тәмуг әһелләре эсселектән котылу өчен ярдәм сорар һәм аларга каты салкын җил өрә башлар. Бу суыклыктан аларның сөякләре сынарга тотыныр. Һәм алар яңадан эсселеккә кайтаруны сорар».

Шунда кешеләр: «Нәрсә соң ул зәмһәрир?» – дип сорады. Һәм Пәйгамбәр (с.г.с.): «Җәһәннәм суыгы – кяферләрне ташлый торган чокыр, анда каты салкыннан аларның тәннәре кисәкләргә бүленә башлар».

 

Алдагы елларда җәй вакытында дәвам иткән каты эссе көннәр һәм кышларда килгән каты салкыннар безгә җәһәннәмдәге эсселек һәм суыклыкны искәртүче дәлилләр булды. Пәйгамбәребез (с.г.с.) иртәнге һәм ахшам намазлары артыннан коткаруны һәм җәннәтләрне насыйп әйләүне сорарга өйрәтте. Каты эсседә һәм каты салкында да Аллаһка сыену, коткаруны сорап Аңа юнәлү өчен догалар барлыгын белдек Әнәс (р.г.) аркылы килгән хәдистә Аллаһның илчесе (с.г.с.) түбәндәгечә искәртә: – «Әгәр бер мөселман Аллаһ Тәгаләдән өч тапкыр җәннәткә кертүне сораса, җәннәт: «Аллаһым! Ул бит җәннәткә кертүеңне сорады, аны җәннәткә керт», – дияр. Әгәр өч тапкыр җәһәннәм газабыннан коткаруны сораса, җәһәннәм: «Аллаһым! Ул бит Синнән җәһәннән газабыннан коткаруны сорады, аны җәһәннәм газабыннан коткар», – дияр.

 

Сөекле Пәйгамбәрез (с.г.с.) безгә көн саен җәннәткә кертүне һәм җәһәннәм газабыннан коткаруны сорап иртәле-кичле өчәр тапкыр: «Әллааһүммә инни әс-әлүкәль-җәннәтә үә әгүүзү Бикә минәннәр», – дип дога кылырга өйрәтте. Һәм кыямәт көнендә җәннәт белән җәһәннәм әлеге догалар хакында искә төшерәчәк.

 

Иманлы бәндә үзенә килгән бәла-казадан нәтиҗә ясый белергә тиешле. Шуның аркасында килгән зыян зурмы, ул безнең файдагамы? Әгәр дә ныклап уйлап карасак, без алганы зуррак һәм файдалырак икәнен, Аллаһның безнең язмышыбызны хәерлерәк итеп яратканын күрербез. Монысы – бер булса, икенчедән, бу бәла-казалар миңа гына түгел бит дип уйлау, һәм гомереңнең иң бәхетле минутларын күздән кичереп, Аллаһка шөкер итү шулай ук иманнандыр.

 

Аллаһның сынавыннан, шул ук салкын һәм кызу һава торышыннан куркырга вә канәгатьсезлек күрсәтергә кирәк түгелдер, бәлки аны түземлек белән үтү сорала. Үзебезне генә саклау түгел, ә бәлки безнең тәрбиядә булган кош-кортлар һәм хайван-нарның да хәлләрен җиңеләйтү безнең бурычыбыз. Бу очракта Аллаһы Тәгаләнең тырышлыгыбызны буш калдырмаганлыгын белү шарт. Бигрәк тә безне Сынаучы безгә караганда акыллырак һәм рәхимлерәк икәнен, сынауны Ул безне бетерү өчен түгел, ә бәлки безнең иманыбызның ныклыгын тикшерү өчен биргәнлеген истә тотып, Аннан ярлыкау сорауны, гыйбадәт кылуны беркайчан да туктатырга кирәкмидер.

 

Рамил Гыйльманов,

Балтач бистәсе «Ислам нуры» мәчете имамы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

erid: 2Vtzqwfh92B

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев