«Тәравихның башында әйтелгән ният җитәме?»
Сорауга Балтач үзәк мәчете имам-хатыйбы Рамил хәзрәт Бикбаев җавап бирә
«Инде Рамазан аеның уртасы җитте, һаман да төшенеп бетә алмыйм: тәравих намазын башлаганда, 20 рәкагать тәравих намазын укырга ниятләп ике рәкәгать намазны укыгач, яңадан һәрберсе өчен яңадан ният әйтеп, «Сөбханәкә..» догасын укырга кирәкме, әллә инде тәравихның башында әйтелгән ният җитәме?»
Сорауга Балтач үзәк мәчете имам-хатыйбы Рамил хәзрәт Бикбаев җавап бирә.
— Ният ул күңелдән әйтелә торган гамәл һәм кеше күңеленнән ни эшләргә карар кылган булса, шул ният булып санала. Тәравих намазына басар алдыннан кеше күңеленнән 20 рәкагать намаз укырга дип тел һәм күңеле белән ният кыла икән, бу очракта тәравих намазының һәр ике яисә дүрт рәкәгате саен ниятләүнең ихтыяҗы булмас.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев