Хезмәт

Балтач районы

16+
Дин һәм тормыш

«Татарстанның иң төзек, дини авылларның берсе буларак бергәләп танытып киләбез»

Моннан нәкъ 33 ел элек 5 декабрьдә Балтач районының Бөрбаш авылында мәчет ачыла. 2004 елда мәчетне зурайтып, мәдрәсә сафка баса, 2019 елда мәчеткә таш манара ясала

Быел тагын мәчеттә төзекләндерү эшләре башкарылган. «Нәрсәләрне үзгәрттеләр дип сораучыларга, бөтен җирне яңарттылар, искедән миннән башка әйбер калмады дип җавап бирәм», – дип шаярта авыл имамы Җәлил хәзрәт Фазлыев.

35 ел элек авылда мәчет төзү нияте белән Аллаһ йортына нигез салына. Ике елдан соң, 1992 елда мәчет ишекләрен ача. Шул вакыттан бирле авылда биш вакыт азан тавышы яңгырый. Ел башында, нәсел тамырлары шушы авылга бәйле Нияз Рафил улы Галимуллин, хәзрәткә мәчетне төзекләндерергә теләге барлыгын әйтә. Май башында эшкә керешеп, сентябрь аенда эшне төгәлләргә вәгъдә бирәләр. «Әмир хәзрәт Мәчкәрә мәчетенә барышлый безгә керде. «Җәлил хәзрәт, моны берничек тә сентябрь аенда төгәлли алмаячаклар», – дип төзүче кеше буларак миңа үз фикерен җиткерде. Күп кенә төзелеш эшләре алып барган, бу эшнең нечкәлекләрен белгән Әмир хәзрәтне дә аптырашта калдырып, егетләр әйткән сүзләрендә тордылар, вакытында өлгерттеләр», – ди Җәлил хәзрәт. 24 сентябрь көнендә беренче намаз укыла.

Мәчет күз явын алырлык итеп үзгәртелгәннән соң, Җәлил хәзрәт Төньяк казыятенә кергән алты район имамнарын чакырып, аларга да күрсәтү максаты белән утырыш үткәрергә карар кыла. Әлеге чарага ярдәм иткән һәм төзекләндерүгә үз көчләрен керткән төзүчеләрне дә чакыра. Биредәге үзгәрешләрне күреп, бик күпләрнең исләре китә.   

– Нияз Рафил улы һәм аның белән бергә эшләгән егетләрнең Аллаһ йортын яңартуга алынулары изге эшләрнең берсе. Яңаны салсаң яхшырак, диләр. Әмма булганны югалтырга ярамый, бу мәчетнең дә үз тарихы бар. Җәлил хәзрәт шушы Аллаһ йортын нигезеннән алып, бүгенге көнгә кадәр җиткергән кеше, – ди «Челтәр компаниясе» генераль директоры Илшат Шәех улы Фәрдиев. – Балтач районында ислам нигезләрен өйрәтүче Әхлак дәресләре алып барылу бик күп районнар өчен үрнәк. Авылның матураюы, күркәмләнә баруы бик куанычлы хәл. Бөрбашта булганнан соң сокланып, сөенеп  китәм. Юллар яхшы, йортлар бер-бер артлы тезелеп тора. Булганны саклый беләсез, рәхмәттән башка сүз юк.  

Тантаналы чарага кайткан республика мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, хәдистән мисаллар китереп, кем дин юлында, динебезгә булыша, тапкан акчаларыннан өлеш чыгара, без аларга рәхмәтле булып яшәргә тиешбез,  дигән фикерен җиткерде.

– Бөрбаш авылы республикабыз өчен үрнәк булып тора, – ди Камил хәзрәт Сәмигуллин. – Беренче мөселман балалар пансионатына да нәкъ тә биредә нигез салынды. Бөрбаш тәҗрибәсен өйрәнеп, Түбән Камада шундый тәрбия үзәге ачылды. Берничә айдан Казанда да шундый урын булачак. Сезнең авыл бар яктан да үрнәк. 1990 елларда республикада нибары 23 мәчет булса, бүген 1605га җитте. Кем бу үсешкә файда китерә икән, без аларга рәхмәт әйтергә тиешбез, Аллаһ алардан риза булсын. Мәчет төзү турында бик күп хәдисләр бар. Бер хәдистә: «Кем Аллаһ ризалыгы өчен мәчет төзесә, төзекләндерсә, булышса, Аллаһы Тәгалә бу кешегә шундый ук сыйфатта җәннәттә бер йорт бүләк итәр», диелгән. Димәк, мәчетләргә ярдәм итүчеләрнең урыннары җәннәттә булачак.

Балтач районы җитәкчесе урынбасары Илһам Фидаил улы Гайнетдинов Бөрбашны ямьләндерү өчен янып-көеп йөрүче эшмәкәрләрнең ватанпәрвәр булуларына сокланып, милләтебезгә, республикабызга үрнәк булырлык эшләр башкаруларын әйтте. «Авылны ямьләндерүдә, мәчетне төзекләндерүдә үз өлешләрен керткән егетләргә, аеруча Нияз Рафил улына Аллаһының рәхмәте булсын», – диде  Илһам Гайнетдинов.

Бөрбаш авылының бөтен урамнарында асфальт, чишмәләре караулы. Авылда берничә эшкәртү цехы эшләп тора. Шундый берничә урында килгән кунаклар да булып, җитештерелгән продукцияләр белән дә таныштылар.

– Яшьләр авылда кала икән, без моның өчен шатланабыз, халыкка уңайлы булсын өчен эшлибез, – ди авыл җирлеге башлыгы Равил Галимуллин. – Тарихка күз салсак, һәр җирлектә авылны үстерү өчен тырышып йөргән фидакарьләр булган. Ул яктан безнең авыл бәхетле, һәр чорның үз кешесе бар. 1970 елларда безнең авылда күп төзелешләр алып барган Тәбрис Фатыйх улы Зариповны авылдашлар сагынып искә ала. Ул эшләгән берничә елда авылда 10 йорт салынган, бу йортларда әле дә гаиләләр яши, нигезләре саклана. Авылда эшләп килүче балалар бакчасы да, клуб та аның тырышлыгы белән калкып чыга. Бүген без шул биналарны төзекләндереп торабыз. Аннан соң авылыбызның киләчәге өчен Җәлил хәзрәт бик зур эш алып бара башлады. Программаларга керергә теләсәк, хат язабыз да, аңа тапшырабыз.

Авылдан чыккан, туган җиребезгә булышабыз, дип торган эшмәкәр егетләребез күп булуына сөенә Равил Галимуллин. Бөрбаш авыл җирлегенә өч авыл керә, өчесендә дә шундый эшмәкәрләр бар. «Андый кешеләр булмаса, авылны яшәтү авыр булыр иде. Аланда – Алмаз Хисаметдинов, Сәрдегәндә – Габделнур Хөсәенов, Бөрбашта Нияз Галимуллинның ярдәмен гел тоеп торабыз, алар авылларын үз канатлары астына алучы кешеләр», – ди ул.  

Эшмәкәрлеккә кереп киткәннән соң, Нияз әтисенең туган авылына булыша башлый. Ун ел инде ул Бөрбашка кулыннан килгәнчә ярдәм күрсәтә. Аның беренче эше Алан һәм Бөрбаш авылы мәчетләренең тәрәзәләрен алмаштыру була. Аннан соң мәчет манарасы эшләнә, балалар бакчасын коймалап алына, авылның яр кырларын төзекләндерә. Музей оештырганда да, клуб тирәсен матурайтканда да Нияз Рафил улына мөрәҗәгать итәләр.  

Бөрбаш мәчете имамы Җәлил хәзрәт ике хөтбә арасында Нияз Рафил улына дога кылам, ди икән. Бу сүзләрне авыл җирлеге башлыгы Ниязга җиткергән. «Илшат Шәеховичка да кылсын, авылдагы иң зур эшләрнең берсе аның ярдәме белән башкарылды», – дигән эшмәкәр.

Нияз Рафил улының бу сүзләрне әйтүләре юкка түгел. «Челтәр компаниясе» җәмгыяте генераль директоры Илшат Шәехович карары нигезендә, Бөрбаш авыл җирлегенә кергән өч авылда – Бөрбашта, Аланда, Сәрдегәндә дүрт ел эчендә электр челтәрләренә тулысынча реконструкция үткәрелгән һәм җирле халык бу эшнең көнкүрешләрендә рәхәтен тоеп, энергетикларга рәхмәт укып яши.

Нинди генә эшкә тотынсак та, электрдан башка булмый.  Өч авылга бер мең тирәсе мөгезле эре терлек асрала, шуның 400 баштан артыгы савым сыерлар. 12шәр сыер тотучы хуҗалыклар бар. Күп сыер асраучылар аппарат белән сава. Элегрәк көчле җил булганда ут бетеп, сыерларны кул белән саварга мәҗбүр булганнар. Электр үткәргечләрен алмаштырганнан бирле, бу проблема беткән.   

– Республика һәм район җитәкчелеге, халык ярдәме белән бергәләп Бөрбаш авылын Татарстанның иң төзек, иң матур һәм дини авылларның берсе буларак бергәләп танытып киләбез. Бу эшләрдә Җәлил хәзрәтнең хезмәте зур. Ул авылыбызның киләчәге өчен борчылып яшәүче, безне бер йодрыкка туплап, игелекле гамәлләргә өндәп торучы кеше, – ди Нияз Рафил улы.

Лилия Нурмөхәммәтова

Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев