Хезмәт

Балтач районы

16+
Дин һәм тормыш

Телне тыю — изге гамәл

Әгүүзү билләәһиминәш-шәйтаанир-раҗииим. Бисмилләәһир рахмәәнир-рахииим. Әлхәмдүлилләәһи раббилгәәләмииин. Үәссаләәтү үәссәләәмү гәләә расүүлинә Мүхәммәдин үә гәләә әәлиһи үәәсхәәбиһи әҗемәгииин

Газиз дин кардәшләрем, әссәләәмүгәләйкүм үә рахмәтүллааһи үә бәракәәтүһ. Аллаһ Раббыбыз Коръән Кәримнең49нчы «Әл-Хүҗүрат» («Бүлмәләр») сүрәсендә (10 нчы аять):— «Иннәмәл-мүәминүүнә ихүәтүнфә әсълихүү бәйнә әхаүәйкүм үә-ттәкуу-лл-ааһә ләгәлләкүм түрхәмүүүн» — Барлыкмөселманнарны бер-берсенә туган, дип игълан итте. Димәк, «Ләәә иләәһәилләллаааһ Мүхәммәдүр Расүүлүллаааһ», — дигән мөселманнар бер-берсенә туганбула. Аллаһ Раббыбыз безгә боерды: бер-берегез белән арагызны төзәтегез, дип. Берүк араларыгызны боза күрмәгез, дус яшәгез, — диде. Без Аллаһның шушыаятьләренә муафыйк гамәлләр белән яшәргә тиешбез. Изге җомга көннәрендә, икегаеттән олы булган җомга көннәрендә, шушында җыелып, җилкәләребезне җилкәгәтерәп, бер сафларда намаз укуларыбыз да арабызны төзәтүнең бер мисалы булыптора. Бу да Аллаһ Тәгалә кушканны үтәү. Без — төрле кешеләр, төрлебезнең төрлегадәте бар, төрлебез төрлечә уйлый, төрлебез төрлечә фикерли. Әмма бөтенебез дәАллаһның фарызын үтәргә дип, мәчетләргә килеп, төрле кешеләр бер сафка басып, бер Аллаһны гына зурлап, сәҗдәгә баш иябез.Әлбәттә, кеше тормышта хатасызбула алмый. Нинди генә кешене алсак та, аның хатасы бар. Чөнки әдәм баласыныңхайвани асылы да бар, фәрештә асылы да. Ул һәрвакыт акылы кушканча гына яшиалмый, ул нәфесенә дә буйсына, нәфес артыннан да куа. Берәүне дә бик каты хурларга да ярамый. Чөнки, әйткәнемчә, һәркайсыбызда да кимчелек бар, һәркайсыбызда дагөнаһ бар һәм кайвакыт үзара бәхәс чыкканда анда катнашучы кешене дә аңларгатиешбез. Үзебезнең дә яман яклар бар бит. Онытабыз гына. Мин гел кабатлыйминде, хәтта урамдагы исерекне дә сүгәргә ярамый, ул безгә, менә аракы эчсәгез —нинди хәлгә төшәсез, дип безгә акыл булсын өчен бирелгән бер мисал. Аллаһ Раббыбыз әйтте: һәрбер мөселман — бер-берсенә туган, — диде. Әмма берәү гел начар гына, берәү гел яхшыгына да түгел, һәр кешедә дә бик күп яхшы гадәтләр белән бергә бер начар гадәттә булырга мөмкин һәм без аның яхшы ягын, үзебезнең начар ягыбызны да күрәбелергә тиешбез. Чөнки дошманлык башланды исә, кеше бер-берсенә ачу саклап йөрибашлады исә, сәламәтлек тә китә. Адәм баласының Аллаһ Тәгалә каршысындагыдәрәҗәсе бетә.Соңгы елларда авылларыбыз, милләтебез бетә, дип чаң сугабыз. Әмма үзебез милләт, авыл бетмәсен өчен берәрнәрсә эшлибезме соң? Авылларыбыз, нәселебез бетмәсен өчен берничә алшартүтәлергә тиеш: нәселдә балаларда Мөхәммәт, Әхмәт кушылган исемнәр булуы шарт. Без балаларыбызга дөньяви һәм дини белем бирергә тиешбез. Дөньяви белем бирүөчен ниләр генә эшләмибез, түләп тә укытабыз, башкасын да эшлибез. Әмма, дини белем бирү турында уйламыйбыз. Гаиләдә бер булса да, Коръән-хафиз булырга тиеш. Ә бездә бу үтәләме соң? Казанга барганда юлда Карадениз мәчете кала, кергәнегез бардыр. Менә анда таҗикмы, үзбәкме егетләре кычкырып Коръән ятлап утыралар, әалар арасында татарлар юк. Кемгә үпкәләргә тиешбез? Без балага шундый тәрбиябирергә тиеш, ул — якыннарына гына түгел, чит кешегә дә ярдәм итүдән, изгелекэшләүдән тәм табарга тиеш. Әгәр мондый тәрбия бирмибез икән, җәмгыятебезнеңкиләчәге томан эчендә.Без барыбыз да изге эшләрэшләргә омтылабыз, намаз укыйбыз, ураза тотабыз, догалар кылабыз, хаҗга барабыз, садәкаләр бирәбез, мохтаҗларга ярдәм итәбез. Болар бик кирәкле, әһәмиятле, изге гамәлләр. Әмма шушы гамәлләребезне юкка чыгаручы телебезгәигътибар итмибез. Безнең иң зур афәтебез — телебез. Телебезгә хуҗа булып, араларыбызны төзек тотарга, бер-беребезне юкка тәнкыйтьләмәскә, бәхәскәкермәскә кирәк. Җенебез сөйми торган күршебезнең дә яхшы яклары бар. Шушы яхшыягын күрергә, кешене хөрмәт итә белергә кирәк. Шушылай яшәсәк, тормышыбыз күңелле, араларыбыз да төзек, үзебез дә сәламәт булырбыз. Гайбәт сөйләү, тарату динебезИслам буенча тәнкыйтьл
әнә торган гамәлләрнең берсе булып тора. Гайбәт таратукешеләр арасын бозарга, аларны дошманлаштырырга сәләтле. Хәтта гайбәт сөйләүчехакында Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм: «Гайбәт сөйләүче җәннәткә кермәс», — дип тә әйткән. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләл-лаһу галәйһи вә сәлләмүзенең сәхабәләреннән: «Арагыздан иң яманы хакында әйтимме?» — дип сораган. Сәхабәләр: «Әйе, йә Расүлуллаһ», — дип җавап биргәннәр. Расүлуллаһ: «Гайбәттаратучылар, дуслар арасын өзүчеләр, пакь кешеләрдән гаеп эзләүчеләр», — дип әйткән. Беренчедән, гайбәтченең сүзләренкүтәреп алмаска, аңа ышанмаска кирәк. Икенчедән, аның гайбәт сөйләвен тыярга, бугамәлне кылуның ярамаганлыгын аңлатырга кирәк.Өченчедән, бу хәлләргә каратакүралмау хисләре кичерү, чөнки Аллаһы Тәгалә гайбәт сөйләүчене күралмый. Дүртенчедән, хәбәр килеп ирешү белән кардәшегез хакында начар уйламау. Менә шулай булганда гына без гайбәткә юл куймабыз. Локман Хакимнең тел, гайбәт турыда әйткән сүзләре турында уйлансак, әйтәсе сүзләребезне бәлки әйтмәбез дә, чөнки аларның хәерлеме, юкмы икәнен безбелмибез. Ул шулай ди: — Буш сүз, гайбәт сөйләүчеләр янында торма, күңелеңкаралыр, тупасланыр, изге гамәлләрең бетәр. Аларга Аллаһның газабы килгәндәсиңа да өлеш чыгар. Сүзеңне өч иләк арасыннан үткәреп әйтү кирәк. Беренчесе —дөреслек иләге, әйтәсе сүзең дөресме? Телнең иң зур афәте — ялган. Икенчесе —файда иләге, әйткән сүзеңнең берәр кешегә файдасы бармы? Өченчесе — матурлыкиләге, әйтәсе сүзең матурмы? Менә шушы иләктән генә иләп сүзләребезне әйтсәк, күпме гөнаһтан, начарлыктан котылыр идек.— «Йәәәә әййү-һә-лләзиинәәәмәнүү ләә йәсхар каумүм- миң каумин гәсәә әййәкүүнүү хайрам-минһүм үә ләәнисәәә- үммин нисәәәин гәсәә әййәкүннә хайрам-минһүннә үә ләә тәлмизүүүәңфүсәкүм үә ләә тәнәәбәзүү биләлкаабе, биэсәл-исмүл-фүсүүку бәгдәл-иимәәән үәмәл-ләм йәтүбе фәүүләәәәикә һүмү-ззаалимүүүн»... — Бер кавемне — икенче кавемнән, бер кешене икенче кешедән өстен куймагыз. Сез түбәнсеткән, сез кимсеткән кешеләр, бәлки Аллаһ Тәгаләгә якынрактыр — без аны белмибез. Кеше үзе юк вакытта гайбәтенсөйләп, начар эшләр эшләмәгез. Беребез үлгәннән аның итен ашарга кушсак, әлбәттә, җирәнер идегез, сезнең, кеше юк вакытта, аның гайбәтен сөйләвегез, үлгәннән соң аның итен ашауга бәрабәр, — ди Аллаһ Тәгалә. Бу сүрәдә әйтелгән сүзләр безне бик күп фикерләргә өнди. Безнең кешеләрне сөйләвебез, аларның кечкенә гаепләрен зурайтып күрсәтүләребез, гайбәтенә керүләребез күпвакыт көнләшүдән килә. Без белмибез, Аллаһ Тәгалә сынар өчен биргәнме будәрәҗәне? Коръән Кәримдә Аллаһ Тәгалә: «Кайберегезнең дәрәҗәсен күтәрепкайберегезнекен төшереп сынармын», — диде «Әл-Әнгам» сүрәсендә (6:165). Кешегә яхшылык өчен бирелгәнме бу дәрәҗә, әллә булмаса, Аллаһ Тәгалә вакытлыча сынап, шушының белән тәмугка кертергә дипбирелгәнме бу дәрәҗә? Белмибез. Шуңа күрә көнләшмәскә кирәк. Көнчелек, беренчедән, гомерне кыскарта. Икенчедән, гамәлне юкка чыгара. Бу — ярый торган хәл түгел. Намаз укыйбыз, садака бирәбез, изге эшләр эшлибез, аннары беркешенең гайбәтен сатабыз, көнләшәбез дә гамәлебезне юкка чыгарыбыз. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с. г. в.) әйтте: сүзгә, — диде, — авызда вакытта син хуҗа, авызыңнан чыгып киткәч, ул сүз сиңа хуҗа, — диде. Ислам дине буенча, гаиләнең, илнең бөтенлеген саклап калганда, ике кешене килештергәндә, хәтта, ялган да ярый. Аллаһ Тәгалә безне акыл белән зиннәтләгән. Без исә, берәүне хурлап, кимсетеп дәрәҗә ясарга телибез. Чөнки һәрбер әйткән сүз, хат ташучы күгәрчен шикелле, кире үзебезгә кайта. Начар сүзәйтсәк, начар хәбәр җибәрсәк, ул да безгә начар сүз булып әйләнеп кайта. Пышылдап кына әйтәсеңме, әйтә күрмә, дип әйтәсеңме, барыбер кайтмый калмый. Эшләгән изгелекнең бу дөньяда нәтиҗәсен дә күрә алмассың, начарлыгыңның будөньяда яманлыгын да күрә алмассың, әмма әйткән начар сүз урынына начар сүз ишетмичә бу дөньядан китмисең.

Җәлил хәзрәт Фазлыев,

Балтач районы мөхтәсибе

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев