Төнлә мунча керергә ярыймы?
Сорауга «Әл-Мәрҗани Җәмигъ» мәчете имамы Әнсар хәзрәт Мифтахов җавап бирә
Мунчада җеннәр яши, дигәнне ишеткән бар. Шул сәбәпле, төнлә мунча керергә ярамый, дип тә әйтәләр. Кайчагында көнозын эшләп, мунчада юыну дигәннәре төнлә генә эләгә. Кайчан керү дөрес булыр?
Сорауга «Әл-Мәрҗани Җәмигъ» мәчете имамы Әнсар хәзрәт Мифтахов җавап бирә.
– Мунчада Коръән һәм намаз укылмый, шуңа күрә дә анда җен ияләшергә мөмкин. Аларның оялаган урыны да булу ихтимал, ләкин һәр мунчада да җен бар дигән сүз түгел бу. Кайчан керү хәерле димәктән, элек-электән кеше, эшен тәмамлагач, тузаннан, яман истән арыну өчен мунча кергән. Шунысы бар: намаз вакытында без мунча керергә түгел, ә намаз укырга тиеш.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев