Хезмәт

Балтач районы

16+
Дин һәм тормыш

Ураза тоту – нәфесне җиңү

Ураза Аллаһ тарафыннан бирелгән шулкадәр олуг нигъмәт ки, без әле аны аңлап бетерә алмыйбыз. Ул безгә нәфесне җиңәргә, күңелне пакьләргә, хайван сыйфатларын җиңәргә, Аллаһ белән якынаерга ярдәм итә, сәламәтлегебезне дә ныгыта.

Әгүүзү билләәһи минәш-шәйтаанир-раҗииим.
Бисмилләәһир рахмәәнир-рахииим. Әлхәмдүлилләәһи раббил гәәләмииин. Үәссаләәтү үәссәләәмү гәләә расүүлинә Мүхәммәдин үә гәләә әәлиһи үә әсхәәбиһи әҗемәгииин.

Газиз дин кардәшләрем, әссәләәмүгәләйкүм үә рахмәтүллааһи үә бәракәәтүһ.
Аллаһ Раббебез Коръәни Кәримдә («Әл-Бәкара» сүрәсе, 183 нче аять): «Йәәәә әййүһәлләзиинә әәмәнү күтибә гәләй-күмүссыйәәмү кәмәә күтибә гәләлләзиинә миң кабеликүм ләгәлләкүм тәттәкууун», ягъни: «Әй иман китергән кешеләр, сездән алда булган кавемнәргә фарыз булган кебек сезгә ураза фарыз булды. Әгәр үтәсәгез, шаять, котылу табарсыз», — диде.

Аллаһ Раббебез кешеләрне, тән һәм рух берлеге буларак, Җир йөзенә җибәрде. Тәнебез бар икән, аны тәрбияләп тору да тиеш. Әмма бөтен яшәеш тәнне кайгыртуга гына корылса, бу дөрес яшәеш түгел, аның өчен генә дөньяга килеп тә торасы юк. Тәнебез бу дөньяны биш канал аша кабул итә. Болар: күрү, ишетү, тәм сизү, ис сизү, тою. Тәм һәм ис сизү безгә ризык ашауны тагын да ләззәтлерәк итә, шуңа күрә без ашарга яратабыз. Чөнки ашау — ул әле тәнне тоту гына түгел, рәхәтлек тә. Әмма хайваннардан аермалы буларак, Аллаһ Раббебез безгә камил акыл бирде. Җаныбызга ике дөньяны кабул итү өчен Аллаһ Раббебез күңел күзе бирде. Күңел күзе белән без Аллаһны таныйбыз, хәләлне хәрамнан аерабыз. Әгәр күңел күзе юмаланса, андый кешегә хәрам күркәм булып күренә һәм ул динсез булып китәргә мөмкин, Аллаһ сакласын.

Аллаһ безне, акыл белән зиннәтләп, бөтен мәхлукатка хәлифә итеп куйган иде. Шул акыл белән фикерләп, һәркем нәрсәне карарга, нәрсәне карамаска, нәрсә тыңларга, нәрсәне тыңламаска, нәрсә ашарга, нәрсәне ашамаска һ.б. хәл итәргә тиеш.
Ураза Аллаһ тарафыннан бирелгән шулкадәр олуг нигъмәт ки, без әле аны аңлап бетерә алмыйбыз. Ул безгә нәфесне җиңәргә, күңелне пакьләргә, хайван сыйфатларын җиңәргә, Аллаһ белән якынаерга ярдәм итә, сәламәтлегебезне дә ныгыта.

«Кеше хайваннан камил акылы белән аерыла», — дигән идек. Ураза вакытында без әнә шундый акылга ия икәнлегебезне Аллаһка да, бөтен кешелек дөньясына да исбатлыйбыз. Әгәр ач булса, алдында ризык торса, берәр хайван ашамый тора аламы? Юк шул, ул ватып-җимереп булса да ризыкка ташланачак, нинди юллар белән булса да ашарга омтылачак. Ә ураза вакытта без нишлибез? Ашыйсы, эчәсе дә килә, ризык та бар, әмма шуңа кагылмаска үзебездә көч таба алабыз, без тән генә түгел, рух та икәнебезне искә төшерәбез, рухыбызны зурлыйбыз. Кайберәүләр: «Мин ашамыйча берничек тә түзә алмыйм», — ди. Кем ашамыйча берничек тә түзә алмый? Әйе, дөрес әйтәсез, хайван түзә алмый. Бу сүзне мин әйтмәдем, үзегез әйттегез. «Ашамый түзә алмыйм, ураза тота алмыйм», — диюче. Ул: «Мин хайван инде, хайваннан аерыласым килми», — ди. Бик рәхмәт әле, фикерли беләсез икән. Кайберәүләр: «Баламны сәхәргә уятырга жәллим, ураза тоттырып азаплыйсым килми», — ди. Моның татарчасы ничек була? «Татарча бит инде» — дисезме? Мин мәгънәсен сорыйм. Мәгънәсе болайрак яңгырый: «Син, балам, хайваннан хайван булып тугансың инде, кеше булырга хакың юк, берүк нәфсеңне җиңәргә өйрәнә күрмә!» Килешмәүчеләр булса, мине гафу итегез, әмма үзегез әйттегез бит: «Фәкать хайван гына үзен тыя алмый», — дип. Ураза «әс-саум» — тыелу, дигән сүз, кеше булган кешеләр тыела белергә тиеш. Аллаһ безне көч ягыннан чикләгән. Без билгеле бер күләмнән артык күтәрә алмыйбыз, билгеле тизлектән артык чаба алмыйбыз, билгеле бер ераклыктан артык сикерә алмыйбыз һ.б. Ашказаныбыз да чикләнгән, яшәү өчен билгеле бер күләмдә ризык эшкәртүгә сәләтле, артып китсә, эшчәнлеге бозыла. 50 кг күтәрүче кеше 70 кг күтәрергә азапланмый. Кушсаң ачулана: «Эчем төшә, билем бетә», — ди. Ә ризык белән ничек? Анысын тозлап, борычлап, кетчуп, соус салып, кыздырып, тәмләткечләр белән ничек кенә булса да кирәгеннән артык ашарга тырышабыз. Авыруларның яртысы — көнләшүдән, яртысы — күп ашаудан килә икән, калганнары — башка сәбәптән. Без — акыллы кешеләр ничек инде үзебезне ашаудан һәм көнләшүдән тыя алмаска тиеш? Артык ризыкны ашказаны эшкәртеп бетерә алмый, ул төрле агулы матдәләр булып бездә туплана һәм авыруга сәбәп була. Елга бер мәртәбә өйне дә юабыз. Ялт иткән өйнең дә, юа башлагач, әллә кайсыдыр почмагыннан нинди генә тузан, чүп килеп чыкмый? Шуның кебек, елга бер ай ураза вакытында безнең организм да әнә шундый пычраклардан арына. Алар инде канга үтеп, авыру китереп чыгара алмыйлар. Нәрсәдер тозларга җыенсак, кисмәкләрне дә юып, җилләтеп алабыз. Ураза вакытта ашказаныбызны да шулай чистартып алсак, ризыкны эшкәртү сәләте арта.

Иң әһәмиятлесе: сәхәр ашап, уразага ниятләгәч, без авыз ачканчы Аллаһ Раббебез белән тоташабыз. Аллаһ ул — Гүзәл, Мәрхәмәтле, Пакь, Гафу итүче, Шәфкатьле, Киң күңелле, менә шушы сыйфатлар бездә дә пәйда була. Икенче төрле әйткәндә, ел буе биш каналдан килгән кирәкмәгән әйберләрдән арынып, күңелебез пакьләнә. Җанны мунча керендерәбез. Шул сәбәптән башка вакытта мәчеткә йөри алмаганнар да мәчеткә йөри. 9 рәкәгать ястү, витр намазын укырга көч тапмаганнар, шуңа 20 рәкәгать тәрәвих намазын кушып, мәчеткә килеп укырга үзендә көч, илһам таба. «Намаз укымаган кешегә, ураза тоту дөресме?» — дип тә сорыйлар. Шикләнмәгез, тотыгыз. Беренчедән, кыямәт көнендә ураза дигән фарыз өчен җавап бирәсегез булмас. Икенчедән, җаннарыгыз сафланып, намаз дигән иң зур ләззәт бирүче гыйбадәтнең серенә төшенергә ярдәм итәр.

Аллаһ Раббебез сау-сәламәт килеш изге Рамазан айларын каршыларга насыйп иткән икән, аны гафиллек белән, уразасыз, үткәрә күрмик. Киләсе Рамазанга кадәр гомер бармы, белмибез. Монысында яшибез икән, Аллаһ риза булырлык итеп үткәрик.
Аллаһ Раббебез тоткан уразаларыбызны, укыткан Коръәннәребезне, биргән садакаларыбызны, ураза фитырларыбызны Кабуллардан кылса иде, Үзенең җәннәтләрендә дә очрашуларыбызны насыйп кылса иде.

Җәлил хәзрәт Фазлыев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев