Уразада мохтаҗларны ашат
Аллаһ Тәгалә Коръәндә: "Кыямәт көне шундый көндер - дөньяда булган нинди нигъмәтләр бар, аларның берсе дә сиңа файда бирмәячәк. Бары тик сәламәт калеб кенә файда бирер".
Мәдинәдә булган чагында Пәйгамбәребез (с.г.в.с.) үз хәдисләрендә: "Сәламне таратыгыз, ризыкны ашатыгыз, туганлыкны саклагыз, төнлә намаз укыгыз - җәннәткә имин булган хәлдә керерсез", - дигән.
Галимнәребез: "Күпләр кешеләрне ашату - мәчетләр салу, хәйрия эшләрендә катнашу кебек түгел, ә бик гади гыйбадәт", - дип уйлыйлар ди. Ләкин дөреслектә бу шәригатебездә бик зур урын алып тора. Бу гыйбадәттән башка бик күп гыйбадәтләр барлыкка килә, шуңа күрә аңа салкын карарга кирәкми.
Пәйгамбәребез (с.г.в.с.): "Иманга килмичә, җәннәткә керә алмассыз. Ә иманга бер-берегезне Аллаһ Тәгалә ризалыгы өчен яратканчы килә алмассыз", - диде. Шушы хәдисне галимнәребез безгә дәлил итеп китерәләр. Әгәр дә син кешеләрне ашатасың, аларга өстәл әзерлисең, мәчеттә яки башка җирдә аларны хөрмәт белән кабул итәсең икән - бу аларның сиңа карата мәхәббәтләре артуга сәбәп була. Ә син ифтарларда алар белән бергә буласың. Бәлки алар арасында гыйлемлерәк, хикмәтлерәк кеше бардыр. Алардан үзең өчен яңа мәгълүмат аласың, иманың арта.
Рамазан аенда кичкә чаклы арыйбыз. Өйдә ифтар ашлары үткәрү бик яхшы булса да, җәмәгать белән авыз ачуга, намаз укуга омтылыйк. Чакырсалар, каршы килмәгез, Аллаһ Тәгалә ризалыгы өчен килегез. Чөнки ифтар ашын уздыручы ничәдер кешелек өстәл әзерләп, чакырылганнарның яртысы да килмәсә, аның кәефе төшәчәк.
Ижауда, Аллага шөкер, 3 мәчеттә дә, берничә кафеда ифтар ашлары үтә. Республикабызның башка шәһәр районнарында да ифтарлар уздырыла. Җәмәгатьтән читләшмик, Рамазан аенда игелекле эшләр эшләргә ашыгыйк.
Удмуртия мөфтие.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев