Хезмәт

Балтач районы

16+
Дин һәм тормыш

Вакытны сүкмәгез

Вакытны сүкмәгез Без хәзерге вакытта бер вакыттан чыгып икенче вакытка кереп барабыз. Үткән вакытларга нәтиҗәләр ясыйбыз, булган вакыйгалардан дәресләр алабыз һәм планнар корып киләчәккә өметләр баг-лыйбыз.

Раббыбыз Аллаһ киләсе елларыбызны, айларыбызны, атналарыбызны, көннәребезне үткән вакытлардан караганда хәерлерәк, уңышлырак кылса иде.
Вакыт Аллаһ тарафыннан бар кылынган бер мәхлүктер. Һәрбер нәрсә вакыт эчендә яши, бер Аллаһ кына вакытка буйсынмый. Чөнки, вакыт эчендә булган һәрнәрсә үзгәреш кичерә, бер хәлдән икенче хәлгә күчә. Нәрсә ул вакыт? Вакыт — ул үзгәрешләрне үлчәү (рус. измерение изменений). Шуның өчен безнең Раббыбыз Аллаһ үзгәрешләр кичерми, бер хәлдән икенче хәлгә күчми. Шулай ук вакыт эчендә булу сәбәпле, һәрнәрсәнең үткәне һәм киләчәге бар, һәрнәрсәнең башлангычы һәм ахыры бар. Әмма Раббыбыз Ул мәңгелек, Ул — әл-Бакый (ахырдан Ул гына калучы), Ул — әл-Кадим (һәрвакыт булган һәм һәрвакыт булучы), Ул — әл-Әүүәлу үәл-Әәхиру (Барлык нәрсәдән беренче булучы һәм ахырдан Үзе генә калучы), Ул — әл-Хәийу (мәңге тере булучы). Аның башлангычы һәм ахыры юк, чөнки ул вакыт эчендә түгел. Ул вакыт эчендә булудан, мәхлүкларга хас булган сыйфатлардан, кимчелекләрдән пакъ һәм бөектер. Ул һәр колының тәкъдирен, язмышын, киләчәген язды һәм һәр колының үткәнен, әйткән сүзләрен һәм эшләрен язып барадыр. Бер генә кол да язмышыннан кача алмас, бер генә кол да үткәннәре өчен җавап бирүдән котыла алмас. «Ул эшләгәне өчен соралмас, ә алар исә соралырлар» (әл-Әнбия: 23).
Без үзебезнең вакытыбызны да ай, кояш йөрешенә карап, ел фасылларының үзгәрешләренә карап беләбез һәм билгелибез. Хәзерге заманда күбрәк сәгатькә карыйбыз, ул шушы күчешләрне, үзгәрешләрне үлчәп бара. Аллаһ әйтә: «Алар синнән яңа туган айлар хакында сорыйлар. Әйт: «Алар кешеләргә вакытны һәм хаҗ җиткәнен белдерә», — дип«.(әл-Бакара сүрәсе: 189).
Вакыт үтү белән Аллаһ һәр нәрсәне үзгәртә, яшь кеше картая, яңа искерә, тере булган нәрсә үлеп китә, күңелгә борчу килә, кайгыдан соң шатлык килә һәм башкалар. Пәйгамбәребез (с. г. в.) Әбү Муса әл-Әшгари исемле сәхабәсенә Ләә хәүлә үә ләә кууәтә илләә билләәһ сүзенең җәннәттәге бер хәзинә булуын хәбәр итте. Бу бөек сүзне без барыбыз да беләбез, вакыт-вакыт әйтеп тә куябыз. Ә бу сүзнең ни аңлатканын беләбезме? Бу сүз, бары тик Аллаһ кына бер хәлне икенчесенә алыштыручы һәм бары тик Аллаһның гына моңа көче һәм куәте җитәдер — дигәнне аңлата. Ул теләмәсә коллар бернинди үзгәреш тә ясый алмаслар дигән сүз бу. Әмма дәһриләр, имансызлар үзгәртүчене вакыт диделәр. Вакыт үтү белән кеше картая, вакыт үтү белән кеше үлә, вакыт дәвалый һәм барлык үзгәрешләрне вакыт бар итә диделәр. Аллаһ әйтә: «Алар: „Бу — безнең дөнья тормышы гына, [кайберләребез] үләбез, [кайберләребез] яшибез. Безне вакыт кына һәлак итә“, — диделәр. Аларның бу мәсьәләдә белеме юк. Алар бит фаразлыйлар гына». (әл-Җәсия сүрәсе: 24). Алар буенча табигать бар итә, ә вакыт үзгәртә, берәр нәрсә булса вакыт гаепле була. Пәйгамбәребез (с. г. в.) әйтте: «Вакытны сүкмәгез, дөреслектә Аллаһ — ул вакыттыр». Икнче кудси хәдистә Аллаһ әйтә: «Адәм баласы вакытны сүгә, ә вакыт — ул Мин. Минем кулымда төн һәм көн». Кешеләр гадәттә берәр авыр еллар, ачлык, фетнәле вакытлар яки картлык килсә: каһәр суккан вакытлар, начар вакытлар — дип вакытны сүгәргә тотыналар. Без дә вакытны сүгәбез, борынгы гарәпләр дә вакытны сүгә торган булганнар. Пәйгамбәребез (с. г. в.) шушы сүзләре белән вакытны сүгүдән тыйды. Чөнки вакыт ул яхшы да яман да була алмый. Бөтен яманлык, явызлык шушы вакыт эчендә булучы затлардан чыга, ә бу затлар Аллаһ теләмәсә изгелек тә, явызлык та кыла алмаслар. Вакыт эчендә булган бөтен вакыйгалар Аллаһның тәкъдире һәм теләге белән бәйле. Димәк вакытны сүгү белән без Аллаһның тәкъдирен һәм теләген сүккән булабыз. Әмма вакытны сыйфатлаудан зыян юк, мәсәлән, җәй коры килде, кыш карсыз булды, ачлык еллары, фетнәле вакытлар һәм башкалар.
Аллаһ безгә вакытны Ахирәткә әзерләнү өчен бирде. Без шушы вакыт эчендә гыйбәдәтләр кылабыз, изгелекләр эшлибез, сыналабыз, сабыр итәбез. Шулар белән без Раббыбыз каршына кайту өчен байлык туплыйбыз. Бу байлык вакытлыча булган, бетә торган матди байлык түгел, ә чын, кешене бәхетле итә торган байлык. Бу байлык безнең иманыбыз, динебез һәм гыйбәдәтләр-изгелекләр аша эшләнгән әҗерләребез, савапларыбыз. Кем вакытын Раббысын онытып, Аңа хезмәт кылмыйча үткәрсә, ул вакытын бушка үткәргән булыр. Хәтта ул бер минутын да бушка үткәрмим дип белем алып, кәсептә булып, зур байлыклар туплаган булса да, йорт сылып, гаилә корып, җәмгыяттә зур танылуга, дәрәҗәләргә ирешсә дә, ул вакытын бушка уздырган булыр. Ни өчен шулай соң? Чөнки болар барысы да вакытлыча, кеше үлүе белән боларның барысын да югалта. Менә шушы хакта фикерләгәннән соң философлар тормышның мәгънәсе юк һәм була да алмый диделәр. Имансыз акыл кешене менә шундый кызганыч нәтиҗәләргә китерә. Шуңа күрә Раббыбыз кешеләргә китаплар иңдерде һәм соңгы китап Коръәнне бирде, кешене туры юлга кертеп, аңа хакыйкатьне аңлату өчен. Чөнки үз акылы белән генә кеше дөрес юлна таба алмаячак. Аллаһ әл-Гасыр сүрәсендә әйтте: «Гасырлар белән ант итәм. Дөреслектә кеше хәсрәттә, югалтуда калыр. Бары иман китергән, [намаз, ураза, хаҗ, зәкят кебек] изге гамәлләр кылган һәм бер-берләрен хакка өндәгән һәм бер-берләрен сабырлыкка өндәгән кешеләр булмасалар гына». Дөнья байлыгы бетә кеше барысын да калдырып, бер нәрсәсез Раббысы каршына кайта. Ул үзенең байлыгына таянган, өметләнгән иде, әмма «Малы да, ирешкән нәрсәләре дә аны [газаптан] коткармады», — диелә әл-Мәсәд сурәсендә. Шуның өчен газаптан котылып уңышка ирешү өчен без чын, юкка чыкмый торган байлык туп-ларга тиешлебез. Ә чын байлыкны нәрсә икәнен безгә Аллаһ әлеге әл-Гасыр сүрәендә китерә, бу иман китерү, фарыз-вәҗибләрне үтәү, изгелекләр кылу һәм изгелекләргә өндәү. Менә шушы иманлы тормыш белән яшәүчеләр хакында Аллаһ Коръәндә: «аларга киләчәктән курыкмаслар һәм үткәннәре өчен кайгырмаслар», — дип әйтә. Бүтәнчә котылу һәм уңышка ирешү мөмкин түгел.
Вакыт мөселман өчен иң кыймәтле нәрсә, югалту белән аны кире кайтарып булмый. Коръәндә әйтелгәнчә, гөнаһлы кеше үлгәндә вакытын бушка үткәргәнен аңлар һәм Аллаһтан: «И, Раббым! Мине [үлемемне] якын бервакытка кадәр кичектерсәң, күп итеп садака бирер идем һәм изге кешеләрдән булыр идем», — дияр. (әл-Мунафикун: 11) Һәм Кәферләр дә Кыямәт көнендә аларга заклык ачылгач: «И, Раббыбыз! [Хәзер без хакыйкатьне] Күрдек һәм ишеттек. Син безне [дөньяга кире] кайтар да, [Син риза булган] изге бер гамәл кылыйк, чөнки, һичшиксез, без — шиксез инанучылар», (Сәҗдә :12) — дип үкенерләр, әмма инде соң вакыт үткән булыр. Әмма әле хәзер эшне дөресләп була, тәүбә итеп Аллаһка кайтып була, иртәгә үлем килсә инде соң булыр, үкенү файда бирмәс. Пәйгамбәребез (с. г. в.) үзенең бер хәдисендә үкенмәгән бер генә кеше дә булмас диде. Әгәр ул изгеләрдән булса, ник күбрәк изгелекләр эшләмәдем икән дип үкенер. Әгәр ул гөнаһлылардан булса ник гөнаһларымны калдырып, изгеләрдән булмадым икән дип үкенер. Аллаһ безне ник күбрәк изгелекләр эшләмәдем икән дип үкенүчеләрдән кылса иде. Әәмиин.


Марат Сәйфетдинов,
Балтач үзәк мәчетенең имамы

Фото: ясалма интеллект белән ясалды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: вакыт