Ходай сүзен кулланырга ярыймы?
«Элек өлкәннәр: „И Ходаем!“, „Ходайга шөкер!“ — дип сөйләшә торганнар иде. Хәзер кайбер кешеләрнең әйтүенчә, Ходай сүзен кулланырга ярамый икән. Бу дөрес сүзме?»
Яңа Шигали мәчете имам-хатыйбы Данис Баһаветдинов җавап бирә:
— Чынлап та, Аллаһның исемнәре арасында Ходай дигәне юк. Әмма кеше Ходай дип әйткәндә, динебезгә каршы килә торган ниндидер потларны, аерым башка бер илаһны түгел, Аллаһы Тәгаләне күз алдында тотып әйтә. Һәм болай дип әйтү тыелмый. Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм бер хәдисендә: «Аллаһның туксан тугыз исеме бар. Кем дә кем аларны саный һәм алар белән Аллаһы Тәгаләне зикер итә, аның алдында җәннәт ишекләре ачылыр», — ди. Димәк, Аллаһы Тәгаләгә Үзен сыйфатлаган исемнәр белән мөрәҗәгать итсәк, күркәмрәк булыр.
«Кечкенә балаларга Аллаһы Тәгалә турында Алла бабай дип аңлатабыз-сөйлибез. Алай дию гөнаһ түгелме?»
Татарстан мөселманнары диния нәзарәтенең шәригать бүлеге җитәкчесе Ленар Хамматов:
— Кечкенәдән балаларга Аллаһы Тәгалә яисә Аллаһ Раббыбыз, Тәрбияләп торучыбыз дип әйтеп өйрәтергә кирәк. Алла бабай дисәк, бала шунда ук аны кеше яки башка образда күз алдына китерергә мөмкин. Шуңа да болай дип әйтү дөрес булмас. Бала бу дөньяны Аллаһ барлыкка китергәнлеген, без кешеләр дә баштан ук матур кеше рәвешендә бар булганлыгыбыз, ә маймылдан барлыкка килмәгәнлегебезне белеп үссен. Алар дөньяны кечкенәдән дөрес күзалласын.
Дилбәр Гарифуллина әзерләде
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев