Хезмәт

Балтач районы

16+
Дин һәм тормыш

Йосыф Дәүләтшин: «Рамазан ае – тәнгә ял, җанга мунча ул»

Аллаһы Тәгалә безгә изге Рамазан аен олуг нигъмәт итеп бирде, әмма ул нигъмәтләрне кул кушырып, эшсез утырып кына алу мөмкин түгел.

Иман иясе әлеге айның бәрәкәтеннән файдаланып, үзенә бөек максатлар куярга һәм күп тырышырга тиеш. Аллаһ Тәгалә бу айда бигрәк тә рәхимле һәм юмарт, ярдәмен дә күбрәк бирә. Рамазан иман ияләре өчен олуг бер мәдрәсә булып тора. Күк йөзендә яңа ай туу белән, мәдрәсә үз ишекләрен ачып җибәрә. Изге айга ирешеп тә, әлеге айның бәрәкәтеннән мәхрүм калган кеше үзенә бәрәкәтне кайдан алыр икән?

Сөекле Пәйгамбәребез үзенең бер хәдисендә: «Аллаһы Тәгалә күркәм, күркәмлекне сөя», - диде. Чыннан да, Раббыбыз Аллаһ үзе күркәм, үзенең мәхлукларын да матур рәвештә бар иткән. Без яшәгән җирләр, табигать күренешләре, очы-кырые булмаган күкләр... Барысы да үзенең матурлыгы белән күзләрне сөендерә, күңелләргә ял һәм рәхәтлек бирә. Әлбәттә, Аллаһының иң күркәм мәхлукларының берсе булган адәмнәр дә үзенә күрә матур кыяфәттә, күркәм табигатьләре белән яратылганнар. Шуңа күрә, динебез беркайчан да матурлыкны җимерми. Кыяфәте күркәм, тәне чиста, киеме пакь, чәче таралган өс-башы каралган кеше, үзенең матурлыгы белән, башкаларны үзенә тартып тора, һәркемгә дә аның янында булу, аның белән аралашу күңелле. Әмма киемне юып тормасаң, көн арты көн үтеп, аның әүвәлге матурлыгы каядыр китә,чәчне тарап тормасаң - ул туза, тәнне һәрдаим пакьләп тормасаң, аның күрке бетә. Әгәр пакь тән, чиста, матур кием башкаларны үзенә тартып, шатландырып торса, керле кием, киресенчә, кешеләрдә нәфрәт тудыра, аларны качыра. Шуңа күрә, Аллаһ кешенең табигатенә салган сыйфатларның берсе - ул даими рәвештә үзенең тәнен, киемен, ятагын пакьләп, керләрдән чистартып торырга тиеш.

Әмма керләнү сыйфаты тән һәм киемгә генә хас нәрсә түгел. Адәм баласының күз белән күренми, кул белән тотып булмый торган күңеле дә керләнә, кешенең эчке яме китә. Кием - кердән, кеше хатадан имин түгел. Киемгә тузан куна, тир сеңә, ә йөрәк еш кына шайтан коткысына, дөнья фетнәләренә бирелә. Хәдистә килгәнчә, гөнаһ кылынган саен, кеше күңелендә бер кара тап барлыкка килә. Тап арты тап өстәлеп, ахыр чиктә күңел бөтенләй карала һәм сизмәс, күрмәс, ишетмәс хәлгә килә. Шуңа күрә, күзләре булып та, хаклыктан сукыр булган, колаклары булып та, хакны ишетмәгән кешеләр турында Аллаһ: «Аларның йөрәкләре бар, әмма зиһеннәре юк, күзләре бар - күрмиләр, колаклары бар - ишетмиләр», - диде («Пәрдә», 179).

Каралган бәгырьләрне ничек агартырга? Авырган калебләрне ничек терелтергә? Мәрткә киткән күңелләрне ничек уятырга?

Мәлганәт, пычрак вә ялган берлә тулган безнең эч;
Бар начарлыктан, бозыклыктан гыйбарәт безнең эш.

Аллаһ - Рәхимле, киемеңә тап төшсә, Аллаһ биргән су нигъ­мәте аны җебетә. Раббыбыз безгә, гөнаһлардан арыну өчен, тәүбә ишекләрен ача. Керләнгән йөрәкләребезне салып юар өчен, үзенең мәгъфирәт чишмәләрен агыза. Аллаһы Тәгалә әйтә: ­«Аллаһының рәхмәтеннән өмет өзмәгез. Аллаһ бар гөнаһларны ярлыкый», - диде («Төркемнәр», 53).
Тәүбә сүзе - кайту дигәнне аңлата. Шайтан коткысына бирелеп, гөнаһка чумып, Раббысының әмереннән чыкканнан соң, шул хаталарын аңлап, бәндәнең янә Раббысына кайтуы зур изгелек булып тора. Газиз анасын үпкәләтеп, өеннән чыгып киткән бала кайчан гына борылып кайтса да, рәхимле ана йөрәге аны кабул итә, кадерле баласының кайтуына сөенә. Аллаһының баласы юк, әмма аның коллары бар. Пәйгамбәребез: «Аллаһ үзенең колларына ана үз баласына караганда да рәхимлерәк», - диде (Бохари һәм Мөслим җыентыкларыннан).

Ул - рәхимле, әткәң-әнкәңнән дә күп шәфкатьле ул!

Сөбханаллаһ, Бөек Раббыбыз без гөнаһкяр бәндәләренең күпме явызлыкларына, күпме гафиллекләренә сабыр итә. Җир өстендә көндез һәм төнлә кылынган һәр гөнаһ аның каршында, ул күреп, белеп торганда кылына. Аллаһ, миллиардларча кешеләрнең һәркөнне кылган шул эшләрен күреп тә: «Бәлки аңлар, бәлки төзәлер», - дип, ишекләрен киң ачып көтә. Пәйгамбәребезнең хәдисендә килә: Аллаһы Тәгалә: «Әй бәндәләрем, сез көне-төне хаталанасыз, ә мин бар гөнаһларны да гафу итәм. Миннән гафу сорагыз, сезне кичерермен», - дип әйтә.

Кием өстенә су койсаң, аның табы бетә, кере китә, әүвәлге матурлыгы кире кайта. Бәндә Раб­бысына кайтып, Аллаһ аның гөнаһын сөртә. Раббысына әйләнеп кайткан бәндәсен ишек ачып кертү генә түгел, Аллаһ аның кай­т­уына сөенә. Әлбәттә, ул һичбер колына мохтаҗ түгел. Әмма бәндәсенә булган рәхимлеге сәбәпле, аның кайтуына сөенә. Пәйгамбәребез: «Юлда сыртына ризыгын, суын төягән дөясен югалтып, аны эзләп тәмам хәлсезләнгән ир, үлем көтү өчен, агач астына кереп ята һәм йоклап китә. Уянып китсә, аның дөясе баш очында басып тора, йөгәне агач ботагына эләгеп калган. Менә шушы кешенең шул вакыттагы сөенүеннән дә бәндәсенең тәүбәсенә Аллаһ ныграк сөенә», - диде (Бохари, Мөслим җыентыкларыннан).

Кайсыбыз гөнаһсыз?

Җир өстендә хатасыз кеше юк. Пәйгамбәребез: «Адәм балаларының барысы да хаталы, шуларның да иң хәерлеләре - тәүбә итүчеләре», - диде (Тирмизи җыентыгыннан).

«Минем бер гөнаһым да юк, урласам да, хөкүмәтнекен генә урлыйм. Эштән кайткач, йөз грамм тотып куям да тыныч кына ятып йоклыйм. Мин кеше үтермим, беркемне рәнҗетмим...» Күпләр үзләрен гомер буе шулай тынычландырып яши. Ләкин үзен гөнаһсыз дип уйлаган кеше иң гөнаһлы кеше була. Чөнки аның гөнаһлары шулкадәр күп, хәтта күңел күзен сукырайткан, ул үз гөнаһларын бөтенләй күрми.

Кайсыбыз үзен ­фәрештә валчыгыдай дип әйтер иде? Әллә күзләребезнең гел хәрамгә төшкәне юкмы? Телебезнең гайбәт сөйләгәне, кемнедер кимсеткәне, кемнәндер мыскыллап көлгәне юкмы? Ялкаулык, сансызлык белән, Аллаһының әмерләренә җиңел караганы юкмы? Әллә беребезнең дә үз гомерендә һичкемнең хакына кергәне, берәүгә дә золым кылганы юкмы? Әллә беребезнең дә биргән вәгъдәсен, килешүен бозганы юкмы? Әллә беребезнең дә, үзенең белеме, акылы, изгелеге сәбәпле, башкалар каршында масаеп киткәне юкмы? Әллә беребезнең дә туганының, күршесенең бәхетен күреп көнләшкәне юкмы? Санасак, ерак китәрбез.

Кешенең күңеле чистарган саен, аның күңел күзләре ачыла. Шуңа күрә үзләрен иң гөнаһлы дип, гөнаһлары өчен иң курык­кан кешеләр - иң иманлы, иң хәерле кешеләр - Пәйгамбәрнең сәхабәләре булдылар. Пәйгамбәребез Мөхәммәд үзенең Хүзәйфә исемле сәхабәсенә икейөзле кешеләрнең исемнәрен әйткәч, сәхабәләрнең иң иманлылары үзләрен шул исемлектән эзләп килделәр. Бер кеше, Хүзәйфә янына килеп: «Мин үземне икейөзле түгел микән, дип куркам», - дигәч, ул: «Икейөзле булсаң, курыкмас идең», - дип җавап кайтарган. Үзеңнең күпме гөнаһларга чумып яшәвеңне аңлау өчен, иманың, динең өстендә шактый күп эшләргә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250

erid: 2Vtzqwfh92B