Балтач яңалыклары

"Хезмәт" газетасы - Балтач районы

16+
Дин һәм тормыш

Йосыф Дәүләтшин: «Рамазан ае – тәнгә ял, җанга мунча ул» (дәвамы)

Тәүбәнең шартлары

Аллаһының рәхмәте киң, кардәшләрем. Пәйгамбәребез: «Гөнаһтан тәүбә итүче ул гөнаһны кылмаучы кебек булыр», - диде (Ибн Мәҗәһ җыентыгы). Гөнаһ кылынган, эш беткән, фәрештә гамәл дәфтәренә беркетеп язып куйган. Әмма бәндәнең ихлас тәүбәсе сәбәпле, Аллаһ ул гөнаһны бөтенләй сөрттерә. Ләкин кешенең тәүбәсе кабул булсын өчен, аның шартлары үтәлергә тиеш. Шартларның берсе генә үтәлмәсә дә, гөнаһ гафу ителми.

Беренче шарт. Үкенү. Кылган эшенең начар булуын аңлап, аның өчен ихластан үкенмәгән, үкенеч утларында янмаган кешенең тәүбәсе кабул булмый. Нәрсә ул үкенү? Кайчак кеше тормышында, үзенең хатасы сәбәпле, ниндидер кадерле нәрсәсен югалта яки кадерле кешесенә зыян китерә, аны да хәсрәткә төшерә, үзе иза чигә. Шулвакыт ул үзен гаепләргә тотына, эче поша, җаны сызлана. «Никләр шулай эшләдем инде!» - дип, ут эчләрендә яна. Аның үткәнне кире кайтарасы, хатасын төзәтәсе килә. Аллаһы каршында гөнаһ кылгач та, иман иясенең йөрәге сызланырга тиеш. Ул үзен битәрләргә, гаеп­ләргә тиеш. Ул бит, шул гөнаһысы сәбәпле, үзен Раббысыннан ерагайтты, күпме нигъмәтләрдән мәхрүм булды. Кыямәттә күпме газапка дучар булуы мөмкин. Ул үз өстендә Раббысының нәфрәтен, ачулы карашын тоярга тиеш.

Әгәр кеше: «Ярар, күп кылдык инде без ул гөнаһларны», - дип масаеп утырса, үзен гаепле күрмәсә, димәк, аның йөрәгендә үкенү хисләре юк. Тәүбәсе дә кабул булмый.

Икенче шарт. Бер гөнаһтан тәүбә итүче ул гөнаһтан бөтенләй киселергә, тукталырга тиеш. Бер гөнаһны кылудан туктамыйча, аннан тәүбә итү мәгънәсезлек була. Сәрхуш, дүшәмбе көнне башы авыртканда: «Исән калсам, башка эчмим», - дип тәүбә итә дә җомга көнне тагын «бәйрәм итә». Аллаһ каршында тукран тәүбәсенең кыйммәте юк. Кызганыч, күп­ләр тәүбә итүнең шушы шартын үтәргә теләмиләр. Кайвакыт, башка бәла килгәндә, Аллаһыга әллә ниләр вәгъдә итәләр, әмма җиңел вакытка кайткач, барысын да оныталар.

Өченче шарт. Бер гөнаһтан тәүбә кылучының күңелендә: «Башка ул гөнаһка кайтмыйм», - дигән ышану булырга тиеш. Әгәр явызлыгыннан тәүбә кылып, кешенең башында инде яңа планнар туып килсә, тәүбәсе кабул булмый.

«Хәзер җомгага ­мәчеткә барып киләм», - дигәннең гөнаһысы кичерелми. Бур бер ­кешенең әйберен урлаганнан соң, шул гөнаһысыннан тәүбә итеп, башында: «Тагын кайдан нәрсә урларга?» дигән уйлар йөрсә, бу чын тәүбә түгел.

Белегез, кардәшләрем, Аллаһыга безнең ясалма гамәлләребез кирәкми, ул ихластан булган эшләрне генә кабул итә. Пәйгамбәребез: «Аллаһ - яхшы, яхшылыктан башканы кабул итми», - диде (Мөслим риваяте).

Хакыйкый тәүбә үз эченә кешенең үткәнен, бүгенгесен һәм иртәгәсен ала. Үткәнен - эчкерсез үкенүләр белән. Бүгенгесен - гөнаһ кылудан тукталу белән. Иртәгәсен - тормышын саф уйларга, изге уйларга ниятләү белән.

Дүртенче шарт. Әгәр кы­лынган гөнаһ башка кешеләрнең хакы белән бәйле булса, югарыда искә алынган өч шартка аларны ризалаштыру да өстәлә. Мәсәлән, бер ир хатынын рәнҗетә дә, тизрәк: «Әстәгъфируллаһ, әстәгъфируллаһ, Раббым, тагын кызып киттем инде. Син мине гафу ит инде», - кебек сүзләр белән тәүбәгә ябыша, ә хатыны каршында гафу үтенергә ашыкмый. Аллаһ бәндә белән бәндә арасына керми һәм хакы кимсетелгән кешенең, бәхилләтмичә, тәүбәсен кабул итми.

Шуңа күрә электән авылда кеше үлсә, аңа җеназа укыр алдыннан муллалар, кешеләргә юнәлеп: «Мәрхүм белән алыш-биреше калган кешеләр юкмы?» - дип сорый торган булганнар. Башкаларга әҗәте калган кешене җеназа һәм дога белән генә котылдырып булмый. Бервакыт Пәйгамбәребез янына җеназаны алып киләләр. Ул: «Бу кешенең әҗәтләре бармы?» - дип сорый. Кешеләр: «Әйе, бар», - дигәч, ул: «Алайса, үзегез укыгыз», - ди. Шулвакыт бер кеше торып: «Аның әҗәтләрен үз өстемә алам», - дип әйтә. Шуннан соң гына Пәйгамбәребез аңа җеназа укый. Икенче көнне Пәйгамбәр теге кешедән: «Әҗәтен түләдеңме?» - дип сорый. Ул: «Юк әле», - ди. Өченче көнне: «Әҗәтен кайтардыңмы?» - дип сорый, ул янә: «Юк әле», - ди. Дүртенче көнне: «Әҗәтен түләдеңме?» - дип сорагач, ул: «Әйе, түләдем», - ди. Пәйгамбәр: «Хәзер аның тәне суынды», - ди. Раббым, безне гөнаһлардан ерак кылсын, кешеләрнең хакларына керүдән сакласын.
Рамазан - Аллаһының бәрәкәт ае, бу айда гөнаһ-хаталардан арыну, күңелләрне сафландыру башка вакытлардан күпкә җиңелрәк. Пәйгамбәребез: «Рамазан аеның беренче киче җитсә, шайтаннарга богаулар салыныр», - диде. Димәк, гөнаһка тартучы шайтанның Рамазанда көче дә, кешегә булган яман тәэсире дә азрак. Хәдиснең дәвамында: «Бу айда Аллаһы Тәгалә бәндәләрен җәһәннәм утыннан коткарыр. Уттан котылу - Рамазанның һәр кичендәдер», - диелә. Уттан котылу өчен, утка илтә торган гөнаһ юлыннан китү кирәк. Аллаһ төзәлүчеләргә бу айда ярдәмне үзе бирә.

Рамазанның төп гыйбадәте булган ураза да безгә төзәлергә ярдәм итә. Ураза тоту ашау һәм эчүдән тыелу белән генә чикләнми. Ураза тотучы тәненең һәр әгъзасын явыз эшләрдән ураза тоттырырга тиеш. Әгәр карының хәләл икмәктән, чиста судан тыелып, гайбәт сөйләп үлгән кешенең «итен ашасаң», ни файда? Галимнәребез: «Ике нәрсә уразаны савапсыз итә: гайбәт һәм ялган», - диделәр. Пәйгамбәребез: «Кем ялган сөйләү, ялган белән эш итү һәм әдәпсезлеген калдырмый, Аллаһыга аның ризыгын һәм эчемлеген калдыруы кирәк түгел», - диде. Шуңа күрә, ураза гыйбадәте ач тору гына булмаса иде. Җәбир исемле сәхабә: «Әгәр ураза тотсаң, синең колагың да, күзең дә, телең дә гайбәт һәм сүз йөртүләрдән ураза тотсыннар. Күршеңне изалаудан саклан. Тынычлык һәм җитдилектә бул. Уразалы көнеңне уразасыз көнең белән бертөсле кылма», - диде.

Әлеге елның Рамазан айларында ел әйләнәсендә керләнгән күңелләрне сафлый алсак, күңел битләренә төшкән тапларны җебетә алсак, рухларыбыз җиңел сулап куяр иде. Шагыйрьнең ярсулы йөрәге дә үзенә тынычлык, җанына ял эзләгән.

Керләнә өсте-өстенә рух, һич хозур вөҗданга юк;
Ни сәбәптән җир йөзендә тәнгә - мунча, җанга - юк?!

Җир йөзенә, безне рухи керләрдән арындыру өчен, Аллаһының җан мунчасы килде, дусларым! Кыйммәтле мизгелләрнең кадерен белегез, гомерләрне заяга үткәрә күрмәгез. Рамазан айларыбыз бәрәкәтле булсын.
Язманың башы:Йосыф Дәүләтшин: «Рамазан ае - тәнгә ял, җанга мунча ул»

Фото: vk.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250