Хезмәт

Балтач районы

16+
Дин һәм тормыш

Зәкятне кем түләргә тиеш?

Әлеге сәдаканы бирүнең мәҗбүрилеге турында «әт-Тәүбә» сүрәсенең 103 нче аятендә китерелә

“(Расүлем! Зәкят бирергә тиеш булган мөселманнарның) Малларыннан аларны (гөнаһ керләреннән) пакьли һәм арындыра торган сәдака ал. Һәм аларга дога кыл. Һичшиксез, синең догаң – алар өчен бер тынычлану. Аллаһ – Ишетүче, Белүче” («Шәһри Казан»).

Зәкят түләү өчен нисаб алтын буенча исәпләнә, аның минималь күләме  85 грамм алтынны тәшкил итә.  

Шул рәвешле, әгәр дә балигъ булган, үз акылындагы мөселманның 85 грамм алтыны, яки шул алтын бәясе кадәр акчасы, яки сәүдә өчен шул бәядәге һәм кыйммәтрәк товары барлыкка килә икән (бурычларны һәм кирәкле чыгымнарны чигергәннән кала), аның нисаб өчен хисап елы башлана (ай календаре буенча). Ай календаре буенча бер ел узгач, кешенең акчасы шул ук күләмдә калса, ягъни нисабка тиң булса яки артып китсә, аңа бу суммадан 2,5 процент (1/40 өлеш) күләмендә зәкят түләргә кирәк.

Зәкят тә, фитр сәдакасы һәм фидия кебек үк, адреслы ярдәм күрсәтүгә керә. Шуңа күрә бу төр сәдаканы ниндидер бүтән максатларга тотарга ярамый.

Фитр сәдакасы һәм фидиянекенә караганда, зәкят түләнә торган кешеләр исемлеге киңрәк. Анда халыкның шушы катламнары керә:

– фәкыйрьләр [нисабы булмаучылар, ягъни зәкят түләргә тиеш булмаучылар];

– хәерчеләр [ярлы һәм мохтаҗлар];

– зәкятне җыючылар һәм таратучылар;

– бурычларын түләргә хәленнән килмәүчеләр;

– Аллаһ юлында булучылар;

– мосафирлар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев