Смәел авылы мәчетендә 17 сентябрьдә, хиҗри ел календаре буенча Зөлхиҗҗә аеның 26нчы көнендә зур бәйрәм булды.
Зөлхиҗҗә ае динебездәге дүрт изге, харам айларның берсе булып (бу айларда сугышлар да тукталып торырга тиеш) Корбан гаете, хаҗ гамәлләрен кылу ае буларак итәлекле ай. Дин кардәшләребез яши торган башка калаларда, салалардагы кебек, Смәел авылында да бу ай бик хөрмәтләп, изге гамәлләр кылып үтте. Беренче сентябрьдә үткәрелгән Корбан гаете намазында 130лап кеше катнашты, алар арасында өлкәннәр белән бергә утызлап укучы балалар да бар иде. Мөмкинлеге булганнарга вәҗип гамәл булган корбан чалу гыйбадәтен 50 хуҗалык башкарды, Смәел җәмгыяте, инде берничә ел җәмгыятьтә эшләп бакыйлыкка күчкән 7 кеше рухына багышлап корбанга тана чалдыра.
Быел хаҗ сәфәренә Смәелдән дә Закиров Илдар Рәис улының, Газыймов Мансур абыйларның барулары һәм исән-имин йөреп кайтулары куанычлы вакыйга булды. Шушы истәлекле вакыйгалар уңаеннан 17 сентябрь көнне мәчеттә Корбан ашы уздырылды. Бу мәҗлестә 120ләп кеше катнашты. Анда авылдашлар белән бергә күрше Шеңшеңәр, Чутай, Ор, Борнак авылы имамнары һәм абыстайлары да чакырылдылар. Күрше Малмыж шәһәреннән туксан берен тутырган Камил хәзрәт һәм аның хәләл җефете, Смәелдә дин белемен таратуда зур хезмәт куйган Нурдидә ханыбызның, шул ук районнан Аджим авылы имамы, чыгышы белән Шеңшеңәрдән булган Эдуард ага Исламовның катнашуы мәҗлесне тагын да күркәм итте.
Авылдашларыбыз арасында да инде туксанынчы яше белән баручы, район тарихына кереп калган данлыклы терлекчеләр Әхмәдиев Габделхәй ага, Габдрахманова Разыя апа, абыстаебыз Фәүзия апаның, Васил абый кебек ветераннарның булуы, монда катнашкан яшьләр, укучы балалар өчен чын мәгънәсендә буыннар очрашуы, истәлекле, гыйбрәтле вакыйга булды. Мәҗлескә безнең авылны хөрмәт итеп, зурлап Казаннан килгән якташыбыз, Әмәт тавы мәчете имамы, Казан Ислам университеты укытучысы Равил хәзрәт Басыйр улы Бикбаевка без аеруча рәхмәтле.
Мәҗлес коръән уку белән башланып китеп, укучы балаларның мөнәҗәтләре, коръән аятьләре, сүрәләре уку белән дәвам итте. Аннан соң Равил хәзрәтнең тирән эчтәлекле вәгазен тыңладык. Аның авылдашларыбыз белән бергә хаҗ сәфәрендә булуын да әйтергә кирәк. Шулай ук Смәел җәмгыяте директоры, мәчетебезнең төп иганәчесе Илһам Мансур улы бәйрәм белән котлап чыгыш ясады.
Авылыбыз имамы Шамил хәзрәт вәгазеннән соң мәҗлес мул табын артында, фикер уртаклашып дәвам итте. Хаҗ сәфәрен кылучылар арасыннан Мансур аганың тормыш юлына аз гына тукталып китәм. Динебезнең бу фарыз гамәлен ул үзенә 82 яшь тулганда башкарды. Ул Татарстаннан барган 1400 ләп хаҗи арасында иң өлкәннәрдә булды. Мансур ага бу изге гамәлен олыгайган көннәренә калдырса да, ул аңа гомере буе әзерләнде.
Инде ул күп еллар, мәчетебез ачылганнан-1995 елдан, динебезнең бөтен фарызларын үтәүче -"мәчет карты". Аның хезмәт юлы да бик үзенчәлекле. Ул утыз елдан артык колхозда тимерче, эретеп ябыштыручы булып эшләде. Аны металл, техника табибы дип әйтеп була. Заманында ул авылда бердәнбер эретеп ябыштыручы-сварщик иде. Аңа Мәккә-Мәдинә эсселекләре инде ят булмады. Аның колхозда гына түгел, авылдагы хезмәте кермәгән хуҗалык калмагандыр. Еш кына ул күрше авылларга барып та, аларның үтенечләрен канәгатьләндерде. Игелекле хезмәтләре өчен халыкның зур рәхмәтен алды. Мәчетебез төзелешендә дә аның өлеше зур булды. Аны чын мәгънәсендә үзешчән инженер, татарның "сулагае-левшасы" дип, әйтеп булыр иде.
Ул әле дә бик хәрәкәтчән, адымнарын санап атламый. Кыш көннәрендә басуда, аның авылда бердәнбер, чаңгы эзләрен күреп була. Чөнки укучы балалар да хәзер , нигәдер, чаңгыны, хәрәкәтне үз итмиләр.Югыйсә, хәрәкәттә бит- бәрәкәт! Җәлил хәзрәт кебек 17ел район Сабантуй колгасына менмәсә дә, ул хаҗ кылганда кызу йөрүе белән, аны да гаҗәпләндергән. Хаҗилар белән очрашу, мәҗлестәге вәгазьләр, чыгышлар һәркем өчен бик гыйбрәтле, тәэсирле булды.
Әлбәттә, хаҗ кылу күпләр омтылган, әмма, һәркем ирешә алмаган биеклек булып кала. Хаҗга бару, хаҗ кылу күпме генә тырышлык, чыдамлык сорамасын, хаҗи булып калуы күп тапкыр авыррак , дигән гыйбарә бар. Хаҗ сәфәре кылучыларның хаҗларының кабул булуын, аларның Хаҗи булып калуларын телисе килә. Яңа, хиҗри буенча 1439 ел, котлы булсын!
Солтан Фатыйхов
Смәел авылы мәхәлләсе мөтәвәллияте рәисе.
Әнисә Закирова фотолары.
Нет комментариев