Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Аксакаллар да исәп-хисап тоталар

Агымдагы елның февраль башында Татарстан Аксакаллар Шурасының Алексеевкий районы үзәгендә узган елда эшләгән эшләргә исәп-хисап ясау җыены булды. Бу зур чарада Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов, мөфтинең урынбасары Равил хәзрәт Җәләлетдиновлар катнашты.

Алексеевск районы белән аз гына таныштырыйм әле. Бу район республикада үзенчәлекле төбәкләрнең берсе. Анда 26,2 мең кеше яшәп, аларның 57,5 проценты руслар, 31 – татарлар, 6,5 – чувашлар, 3,6 – мордвалар, 1,5 процентынтын башка милләт вәкилләре тәшкил итә. Районда 8 мең татарга 12 мәчет эшли. Килгән кунакларны иң элек район үзәгендә заманча проект белән төзелә торган мәчет төзелешенә алып бардылар. Мәчетне төзүне үз хисабларына оештыручылар, тумышлары белән шушы районнан булган, хәзер Мәскәүдә, илнең төрле төбәкләрендә яшәүче эшмәкәр Ринат Суниевлар гаиләсе әгъзалары. Алар мәчет салу фикере белән ТР мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинга керәләр. Камил хәзрәт аларга: «Дөньялыкта мәчет салганнарга, Аллаһы Тәгалә ахираттә Җәннәттә йорт салыр», дигән хәдисен китерә һәм күркәм эш шулай башлана.

Очрашу мәдәният йортында дәвам итте. Җыенда катнашучыларны район хәкимияте башлыгы Сергей Демидов сәламләде. Ул чыгышында райондагы төрле милләт, төрле дин вәкилләренең дусларча мөнәсәбәттә, ярдәмләшеп яшәүләрен әйтте. Төп чыгышны, ТР Аксакаллар шурасының узган елда эшләгән эшләре, алда торган бурычлар буенча Баш аксакал Айрат хәзрәт Әюпов ясады. Чыгышында ул Идел Болгарстанында Ислам динен кабул итүгә 1100 еллыкны зурлап билгеләп үтүне, Казанда тантаналы шартларда Коръән укып, яңа Җәмигъ мәчетенә нигез ташы салу вакыйгаларын искә төшерде. Республикада 2021 елда яңа төзелгән – 16, узган ел 14 мәчет ачыла, 57 мәчет төзелеп килә. Алда торган бурычларга тукталып, хәзрәт беренче чиратта мәктәпләрдә, балалар бакчаларында хәләл ризык кына куллану зарурлыгы булуына басым ясады. Ул әле күптән түгел бакыйлыкка күчкән, ТР сәламәтлек саклау Министры Садыйков Марат Наил улы белән  балаларның сәламәтлекләре турында сөйләшүләрен искә алды. Медицина тикшерүләре вакытында 80% балаларда ниндидер авыру табыла, моның төп сәбәпләренең берсе – ризыкларның хәләл булмавы дигән фикер әйтелә. Рес-публика Аксакаллар шурасы Украинада бара торган сугыш хәрәкәтләрендә катнашучыларга, аларның гаиләләренә ярдәм итү буенча да зур эш башкара. Җыенда чыгыш ясап, ТР депутатлары Камил Ногаев, юллар төзү оешмасы җитәкчесе Фоат Галиев дини оешмаларның эшчәнлегенә теләктәшлек белдерүләрен әйттеләр, республикада бара торган үз тармакларындагы эшләр белән таныштырдылар. Чистай аксакалы Вәлиулла хәзрәт зираттагы кабер ташлары буенча эшләнгән китапның электрон вариантын күрсәтте, Арча аксакалы, Мөрәле авылы имамы Расыйп хәзрәт бу районда бара торган туристик маршрутлар, изге урыннарны күрсәтү турында, Сарман районы  аксакалы Сәет хәзрәт  балалар өчен спорт корылмалары төзүдәге тәҗрибәсе белән уртаклаштылар. Хисап җыелышыннан зур канәгатьләнү  хисе белән кайттым. Тагын да шундый файдалы гамәлләрдә катнашу мөмкинлеге булсын иде дигән теләктә калам.

 

Солтан Фатыйхов,

Балтач районының Аксакаллар шурасы рәисе,

Смәел авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев