Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Җәлил Фазлыев: «Килен алгансың икән, йә кияүгә баргансың икән, тәкъдиреңә риза булып яшә»

Җомга вәгазе.

Җәлил хәзрәт: «Никахларда яшь киленнәргә, тәмле телле булыгыз, дим. Тәмле сүз бөтен ачу, үпкәләшне юкка чыгара. Сабыр һәм акыллы булырга кирәк. Килен ир йортына килә. Анда каенана үзенчә яшәгән, үз эш тәртибе, үз көе белән йөри. Алга таба да шулай яшисе килә.

Әмма килен дә территория бүлешә башлый. Аның да үзенчә буласы килә. Монда инде берсе акыллы булып, юл куярга тиеш. Килен йә каенана димим. Кайсы акыллы — шунысы.

Икесе дә акылсыз булса, тавыш чыга. Шул ук вакытта килен дә үзенең каенана буласы кеше булуын истә чыгармаска тиеш. Ир-ат та чын дипломат булсын. Ул берсенең баласы, икенчесенең — ире.

Мин үзем коры, усал булдым. Уртак дошман кешеләрне әйбәтрәк берләштерә. Әнине дә, хатынны да урынына куя белдем. Бу минем акыллы икәнне күрсәтми, ә алар акыллы булган. Аннары тавыш эш юктан чыга. Эшсез йөрсәң, тегесен дә, монысын да күрәсең.

Эшләп арыган кешенең чәйнәшергә вакыты да, теләге дә калмый. Килен алгансың икән, йә кияүгә баргансың икән, тәкъдиреңә риза булып яшә. Ир дә, хатын да, каенана да — тәкъдир».

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев