Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Аллаһ безне көн дә сыный

Татарстанның Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев белән әңгәмә

Әгүзү билләәһи минәш-шәйтаанир-раҗииим.
Бисмилләһиррахмәәниррахиим. Әлхәмдүлилләһи раббил гәәләмииин, үәссаләәтү үәссәләәмү гәлә расүүлинәә Мүхәммәдиү үә гәләә әәлиһи үә әсхәәбиһи әҗемәгииин. Газиз дин кардәшләрем, әссәләәмүгәләйкүм үә рахмәтүллааһи үә бәракәәтүһ.

Аллаһ Раббыбыз Коръәндә («Мөлек» сүрәсе, 2 нче аять) «Әлләзии халәкаль-мәүтә үәл-хәйәәтә лийәбелүүәкүм әййүкүм әхсәнү гәмәлә», ягъни: «Ул Аллаһ, үлемне һәм тереклекне халикъ кылды, йөкләмәләр йөкләп сезне сынамак өчен, кайсыларыгыз яхшырак гамәлле икәнлеген белмәк өчен», - диде. Әйе, Аллаһ Раббыбыз һәркемне сыный, берәү дә имтиханнан азат түгел. Төрле кеше төрлечә сынала: берәүләр байлык белән, берәүләр юклык белән, берәүләр хәсрәт белән, берәүләр шатлык белән. Бу авырлыклар килсә - сабыр итә, шатлык-сөенечләрдә шөкерана кыла белергә тиеш булабыз.Пәйгамбәребез Мөхәммәт Мостафа (с.г.в.): «Нинди күркәм иман китергән кешенең хәле, ул сөенеч килсә, шөкерана кыла һәм савап ала, кайгы килсә, сабыр итә белә һәм тагын савап ала», - диде үзенең бер хәдисендә. Аллаһ үзенә якын бәндәләрен күбрәк сыный, чөнки: «Бәндәм миңа якын булган саен Мин аны ныграк сынармын, сынавымны уңышлы үткән саен ул Миңа тагын да якынрак булыр», - диде. Шуңа күрә дә иң авыр сынаулар пәйгамбәрләр, әүлияләр һәм тәкъвә мөселманнар җилкәсенә төшкән. Корбан гаете бәйрәмен үткәрү дә нәкъ менә сынаудан башлана.

- Җәлил хәзрәт, алдагы елларда корбан чалуныӊ ислам дөньясында кайчан килеп чыкканы турында киӊ итеп газета битләрендә яктырткан идек, шунлыктан, бу юлы аерым мәсьәләләргә игътибарны юнәлтик әле. Корбан чалу һәркемгә тиешме?
- Аллаһ Раббебез Үзенең сөекле пәйгамбәре Ибраһим (с.г.в.) заманыннан газиз баласы аркылы кешеләрне корбанга чалуның никадәр авыр эш икәнлеген күрсәтте һәм бу эшне ярамаганлыгын аңлатты. Шул вакыттан безгә корбан чалу вәҗиб булып калды. Байлыгы көмеш нисабына (көмеш нисабы 140 мыскал, ягъни 595 гр бүгенге акча белән 21 мең сум тирәсе) җиткән кеше корбан чалырга тиеш. Чалса - саваплы була, чалмаса - зур гөнаһлы. Нисаб күләменә керә торган байлыкка: саклана торган акча, алтын, көмеш, бәллүр әйберләр: стенадагы келәмнәр, картиналар, акцияләр (хатын-кызларның алтын-көмеш бизәнү әйберләре керми), сатарга дип саклана торган тауар, менә шуларның барысы көмеш нисабына җитсә, ул гаиләгә корбан чалу вәҗиб була. Гаиләдә берничә кешенең үз хисабында көмеш нисабына җитәрлек малы булса, һәркайсына да корбан чалу вәҗиб. Байлыгы ул дәрәҗәгә җитмәсә дә, кеше корбан чалса, саваплы була. Андый кеше корбан итен үз гаиләсе белән генә ашаса да дөрес.

Корбан вәҗиб булган кеше итнең өчтән берен өләшеп, өчтән берен кеше җыеп ашатса, өчтән берен үзенә калдырса, саваплы була. Ниндидер сәбәп белән нәзер әйтеп корбан чалдырса, итен үз гаиләсендә куллану дөрес булмый. Корбан вәҗиб кешенең нәзере булса, нәзер корбанны да, вәҗиб корбанны да чалу кирәк. Йорт хуҗасы исеменнән корбан чалу күркәм.

- Корбанлыкка тәгаенләнгән малга булган таләпләр нинди?
- Корбан чалу өчен дөя, сыер, сарык, кәҗә, куй шикелле хайваннар яраклы. Әмма дөя - биш яшьлек, сыер - ике, сарык, куй, кәҗә бер яшьлек булырга тиеш. Куй белән сарыкның бәрәне гәүдәгә зур булып, 6 айдан арткан икән, аны да чалу дөрес. Әмма кәҗә бәтиен, гәүдәсе нинди булса да, бер яшь тулмыйча чалырга ярамый. Сарык, куй, кәҗә бер кеше өчен ният кылына. Ә дөя, сыер җиде кешегә ният кылына ала. Бер кеше үзе генә ният кылып, сыер чалса да гөнаһ юк. Әгәр сыер, йә булмаса, дөяне җиде кеше берләшеп, корбан итеп чалалар икән, итне үлчәү ярдәмендә тигез итеп бүлү шарт. Без барыбер риза, ничек туры килсә дә ярый, дип әйтү дөрес түгел. Яки алты кеше корбан өчен, ә берәү ашау өчен генә кушылса, шулай ук дөрес булмый. Барысы да корбан өчен ниятли. Җиде кеше өчен бер сыер чалына икән, анда алтысы исән кеше өчен, берсе мәрхүм өчен дип ниятләсә, моны да шөбһәле дип әйтәләр. Димәк, сыер җидесе дә исән кеше өчен яисә җидесе дә вафатлар рухына ниятләнергә тиеш.

Чалына торган хайванның күзе сукыр булмасын, әгъзаларының да сәламәт булуы шарт. Колагы яки койрыгы өчтән бер өлешеннән дә зуррак киселгән булса, корбанга чалырга ярамый. Мөгезсез булса - ярый. Печкән малны корбанга чалу дөрес. Корбанлык малны гает көнне, гаеттән чыккач, гаетнең икенче, өченче көннәрендә чалу дөрес. Гаетнең өченче көнендә кояш баегач, ахшам намазыннан соң чалу инде дөрес булмый. Берәү корбанлык табалмыйчамы, йә булмаса, җае килмичәме, мал чала алмыйча калса, ул кеше мал бәһасен сәдака итеп өлешергә тиеш. Чалынган мал тиресен кеше үзенә тун тегәр өчен, йә булмаса, аяк киеме итеп эшкәртеп файдаланса - дөрес, ә сату өчен кулланса -дөрес түгел. Каядыр тапшырса, акчасын сәдака итеп бирергә тиеш. Корбанга чалырга дип ниятләгән хайваннарның йонын алмасаң, әйбәтрәк. Инде йоны алынган икән, аны үз гаиләңдә генә файдалану шарт, аның бер учы да сатылырга тиеш түгел. Йә сатып - акчасын, йә йон килеш сәдака итеп бирсәң - ярый.

- Корбан чалучыга аерым таләпләр бармы?
- Корбан чалучы тәһарәтле булса - әйбәт һәм, һичшиксез, госелле булырга тиеш. Иртәгә гает дигән көнне барыбыз да госелләнәбез. Башка вакытта мал суйганда да госелле булу әйбәт. Корбан чалыр алдыннан корбан иясе яки бугазлаучы, хайванга карап, «Әл-Әнгам» («Терлекләр») сүрәсеннән бер аять укый.
«Әллаһүммә иннә саләәтии үә нүсүкии үә мәхйәәйә үә мәмәәтии лилләәһи раббилгәәләмиинә ләә шәриикәләһ». Догасын гарәпчә укый алмаган кеше: «Йа Раббым, бөтен кылган гыйбадәтләребез, укыган намазларыбыз, чалган корбаныбыз - барысы да Синең ризалыгың өчен генә, Синең һич тиңдәшең юк», - дип әйтергә тиеш.

Шуннан соң: «Йа Раббым, бер Үзеңнең ризалыгыңны өмет итеп, чала торган шушы корбанны фәлән улы фәләннән, Ибраһим галәйһиссәләмнән кабул итеп алган шикелле, кабул итеп ал», - дип: «Бисмилләәһи, Аллааһү әкбәр», - дип малны чаласың һәм инде ике ракәгать нәфел намазы уку киңәш ителә. Монысы мәҗбүри түгел. Кемнеңдер мөмкинлеге, вакыты булып, ике ракәгать намаз укый икән, анда һичнинди гөнаһ юк. Ә Намазы укылмады инде, дип кайгыру да урынлы түгел. Укыса - савабы була. Нәфел намазы ул биш вакыт намаз укучыга гына дөрес. Шуңа күрә, корбан намазы укылмаган, дип борчылмагыз. Инде кемдер вафат булган әнисе, йә булмаса, әтисе өчен корбан чала икән, «Йа Раббем, бер Үзеңнең ризалыгыңны өмет итеп чалган фәлән улы фәләннең корбанын, фәлән кызы фәлән рухына савап өчен кабул итеп ал», - дип әйтергә кирәк. Гыйбадәтебезнең мал белән үтәлә торган өлеше малларыбызны пакьли, бәрәкәтен арттыра. Мәрхәмәтлелек, кешелеклелек хисе арта. Мохтаҗларда рәхмәт хисе уяна, байлар белән ярлыларның үзара мөнәсәбәтләре уңайлана.

Аллаһ Раббебез безне Рамазан аенда ачлык белән пакьли. Ә инде Корбан вакытында безгә корбан итләре, корбан шулпалары аркылы шифа бирә, сәламәтлегебезне ныгыта, калебләребезне пакьли. Кайберәүләребез меңәр сумлык дарулар ала, әмма корбан итен авыз итү өчен тырышмый. Күбебез меңләгән сумлык хәрәм колбасалар ашатып, балаларыбызның калебләрен пычратабыз, ихтыяр көчләребезне бетерәбез, шул ук вакытта корбанга акча кызганабыз. Шуннан соң да нинди якты киләчәк, тыныч картлык турында хыялланып була.

Бүген күбебезнең корбан чалырга мөмкинлеге бар, үзебезне, балаларыбызны шифалы ризыктан һәм Аллаһның рәхмәтеннән мәхрүм итмик.

- Корбан гаетенә бару мәҗбүриме?
- Күзе күргән, аяклары сәламәт булган, балигъ яшенә җиткән акылы булган ир кешегә гаеткә бару вәҗиб. Хатын-кызлар, балалар гаеткә барсалар, савап була, бармасалар гөнаһ түгел.

Үзен мөселманга санап йөргән сау-сәламәт ир кеше гаеткә бармаса, үзенең сәламәтлегенә дә зарар кылган була. Аллаһ Раббыбыз («Ибраһим» сүрәсе, 7 нче аять): «Лә иң шәкәртүм лә әзиидәннәкүм үә лә иң кәфәртүм иннә гәззәәбии ләшәдииде», ягъни: «Әгәр нигъмәтләремә шөкер итсәгез, нигъмәтемне сезгә арттырырмын, әгәр көферлек кылсагыз, минем газабым каты», - диде. Гает - ул сөенеч көне, догалар кабул була торган көн. Иртәгә гает дигән көнне һәркайсыбыз госел коенып, икенче көнне тәһарәт алып, пакь киемнәребезне киеп, мәчетләргә иртәнге һәм гает намазларын укырга барыйк. Үзебез өчен, балаларыбыз өчен, якты киләчәк өчен Аллаһка дога кылыйк, шаять, Аллаһның рәхмәтенә ирешербез.

Гает көнне сәдака бирү, туганнарның хәлен белү, мөмкин булса, зиратка барып, булмаса, өйдә әрвахлар өчен дога кылу, бер-береңә бүләкләр бирү саваплы. Әлбәттә инде, иң зур савап, корбан чалып, шуның итләрен дусларың, туганнарың, балаларың белән бергә авыз итү.
Аллаһ Раббыбыз кылган гыйбадәтләребезне, чалган корбаннарыбызны кабул кылсын, Үзенең җәннәтләрендә очрашуларыбызны насыйп итсен.

- Рәхмәт Сезгә, Җәлил хәзрәт! Бәйрәмнәр белән!
Әңгәмәдәш - Вакыйф Зәкиев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250