Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Аллаһтан безгә бүләк итеп бирелгән ай җитә

Ураза Аллаһ тарафыннан безгә бирелгән шулкадәр олуг нигъмәт ки, без әле аны аңлап та бетерә алмыйбыз. Ул безгә нәфесне җиңәргә, күңелне пакьларга, хайван сыйфатларын җиңәргә, Аллаһ белән якынаерга ярдәм итә, сәламәтлегебезне дә ныгыта.

Ураза тоту – нәфесне җиңү
Аллаһ Раббыбыз Коръәни Кәримдә (“Әл-Бәкара” сүрәсе, 183 аять): “Әй, иман китергән кешеләр, сездән алда булган кавемнәргә фарыз булган кебек, сезгә дә ураза фарыз булды. Әгәр үтәсәгез, шаять, котылу табарсыз”, – диде. Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа (с.г.в.): “Рәҗәб ае – Аллаһ ае, Шәгъбән ае – минем ай, Рамазан ае – бәндәләр өчен Аллаһтан бүләк итеп бирелгән ай”, – диде.

Аллаһ Раббыбыз кешеләрне, тән һәм рух берлеге буларак, Җир йөзенә җибәрде. Тәнебез бар икән, аны тәрбияләп тору да тиеш. Әмма бөтен яшәеш тәнне кайгыртуга гына корылса, бу дөрес яшәеш түгел, аның өчен генә дөньяга килеп торасы да юк. Тәнебез бу дөньяны биш канал аша кабул итә. Болар: күрү, ишетү, тәм сизү, ис сизү, тою. Тәм һәм ис сизү безгә ризык ашауны тагын да ләззәтлерәк итә, шуңа күрә без ашарга яратабыз. Әмма хайваннардан аермалы буларак, Аллаһ Рабббыбыз безгә камил акыл бирде. Бу акылыбызны эшкә җигеп, үзебезне ниндидер эш-гамәлләрдән, ризыклардан тыя алмасак, безнең дөньяны кабул итә торган биш каналыбыз коега канализация суы китерүче гөрләвекләргә охшап калачак. Гел нәҗес кенә агып торса, кое суы пычранган кебек, безнең күңел дә пычранып, яхшы-яманны аермый башлаячак. Җаныбызга ике дөньяны кабул итү өчен Аллаһ Раббыбыз күңел күзе бирде. Күңел күзе белән без Аллаһны таныйбыз, хәләлне хәрамнан аерабыз.

Аллаһ безне, акыл белән зиннәтләп, бөтен мәхлукатка хәлифә итеп куйган иде. Шул акыл белән фикерләп, һәркем нәрсәне карарга, нәрсәне карамаска, нәрсә тыңларга, нәрсәне тыңламаска, нәрсә ашарга, нәрсәне ашамаска һ.б. хәл итәргә тиеш. Әгәр без акылыбызны бу юнәлештә дөрес эшләтә алсак, безнең күңелләребез пакь була, безгә Аллаһны тану, фарызларын үтәү җиңел була.

Ураза Аллаһ тарафыннан безгә бирелгән шулкадәр олуг нигъмәт ки, без әле аны аңлап та бетерә алмыйбыз. Ул безгә нәфесне җиңәргә, күңелне пакьларга, хайван сыйфатларын җиңәргә, Аллаһ белән якынаерга ярдәм итә, сәламәтлегебезне дә ныгыта.

“Кеше хайваннан камил акылы белән аерыла”, – дигән идек. Ураза вакытында без әнә шундый акылга ия икәнебезне Аллаһка да, бөтен кешелек дөньясына да исбатлыйбыз. Әгәр ач булса, алдында ризык торса, берәр хайван ашамый тора аламы? Юк шул, ул ватып-җимереп булса да, ризыкка ташланачак, нинди юллар белән булса да ашарга омтылачак.

Ә ураза вакытта без нишлибез? Ашыйсы, эчәсе дә килә, ризык та бар, әмма шуңа кагылмаска үзебездә көч таба алабыз, без тән генә түгел, рух та икәнебезне искә төшерәбез, рухыбызны зурлыйбыз. Кайберәүләр: “Мин ашамыйча берничек тә түзә алмыйм”, – ди. Болай диюче ул: “Мин хайван инде, хайваннан аерыласым килми”, – диюче. Кайберәүләр: “Баламны сәхәргә уятырга жәллим, ураза тоттырып азаплыйсым килми”, – ди. Моның “татарча”сы ничек була? Мәгънәсе болайрак яңгырый: “Син, балам, хайваннан хайван булып тугансың инде, кеше булырга хакың юк, берүк нәфесеңне җиңәргә өйрәнә күрмә!”

Аллаһ безне көч ягыннан чикләгән. Без билгеле бер күләмнән артык әйбер күтәрә алмыйбыз. Шул ук вакытта ашказаныбызның да мөмкинлекләре чикләнгән: яшәү өчен билгеле бер күләмдә ризык эшкәртергә сәләтле, артып китсә, эшчәнлеге бозыла. 50 кг. күтәрүче кеше 70 кг. күтәрергә азапланмый. “Эчем төшә, билем бетә”, – ди. Ә ризык белән ничек? Анысын тозлап, борычлап, кетчуп, соуслар салып, кыздырып, тәмләткечләр белән ничек кенә булса да кирәгеннән артык ашарга тырышабыз. Авыруларның яртысыннан артыгы көнләшүдән, күп ашаудан, бик азы гына башка сәбәпләрдән килә икән, без, акыллы кешеләр, ничек инде үзебезне шулардан тыя алмаска тиеш? Артык ризыкны ашказаны эшкәртеп бетерә алмый, ул төрле агулы матдәләр булып, бездә туплана һәм авыруларга сәбәп була. Елга бер мәртәбә өйне дә юабыз. Ялт иткән өйнең дә, юа башлагач, кайсыдыр почмагыннан барыбер чүп, тузан килеп чыга. Шуның кебек, елга бер ай ураза вакытында безнең организм да пычраклардан арына. Алга таба чистарган ашказанының ризык эшкәртү сәләте дә арта.

Иң әһәмиятлесе: сәхәр ашап, уразага ниятләгәч, без авыз ачканчы Аллаһ Раббыбыз белән тоташабыз. Аллаһ ул – гүзәл, мәрхәмәтле, пакь, гафу итүче, шәфкатьле, киң күңелле. Менә шушы сыйфатлар бездә дә пәйда була. Шул сәбәпле, башка вакытта мәчеткә йөри алмаганнар да мәчеткә йөри. 9 рәкагать ястү, витр намазын укырга көч тапмаганнар, шуңа 20 рәкагать тәравих намазын кушып, мәчеткә килеп укырга үзендә көч, илһам таба.

Еш кына: “Намаз укымаган кешегә ураза тоту дөресме?” – дип сорыйлар. Шикләнмәгез, тотыгыз. Беренчедән, кыямәт көнендә ураза дигән фарыз өчен җавап бирәсегез булмас. Икенчедән, җаннарыгыз сафланып, намаз дигән иң зур гыйбадәтнең серенә төшенергә ярдәм итәр.

Һәртөрле фарызлар кешене Аллаһка тоташтыра, якынайта. Аллаһ Раббыбыз сау-сәламәт килеш изге Рамазан айларын каршыларга насыйп иткән икән, аны гафиллек белән, уразасыз, хайван булып үткәрә күрмик. Киләсе Рамазанга кадәр гомер бармы, белмибез. Монысында яшибез икән, Аллаһ риза булырлык итеп үткәрик.

Аллаһ Раббыбыз тоткан уразаларыбызны, укыткан-укыган Коръәннәребезне, биргән сәдакаларыбызны, ураза фитырларыбызны кабуллардан кылса, үзенең җәннәтләрендә дә очрашуларыбызны насыйп итсә иде.

Җәлил хәзрәт ФАЗЛЫЕВ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ураза