Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Җәмил хәзрәтнең изге гамәле мактауга лаек (фото)

Җәмил хәзрәтнең максаты авылдашларны мәчеткә тарту.

Инде менә ничә еллар Шода мәчетендә авылдашыбыз Җәмил Хәлирахмановның иганәчелек ярдәме белән Рамазан аенде өч мәртәбә ифтар мәҗлесләре, Корбан гаете уңаеннан балаларга бәйрәм чаралары үткәрелә. Аллаһыга шөкер, соңгы елларда мәчетләргә йөрүчеләр саны азлап булса да арта, хатын-кызлар арасында да дингә килүчеләр шактый.

Җәмил хәзрәтнең максаты авылдашларны мәчеткә тарту. Аның бу изге гамәле мактауга лаек, авыл халкы аңа бик рәхмәтле. Авыл халкы өчен эшләгән изгелекләре өчен Аллаһның рәхмәте булсын, эшләре гел уңышлы барсын, гаиләсендә иминлек булсын.

Без күрше буларак, Җәмилне бик хөрмәт итеп яшибез. Авылга кайткач, ни хәлләрегез бар күршеләр дип безгә кереп хәл белмичә киткәне юк. Аның әти-әнисе Камил абый, Рәхимә апа белән дә дус-тату күрше булып яшәдек. Өлкәннәрнең яхшы тәрбиясе балаларына да күчкән. Җәмилнең кылган изге гамәлләренә мәрхүм әти-әнисе бик сөенеп яталардыр.

Резеда Низамова,

Шода авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев