Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Әниләребез безнең өчен һәрвакыт догада

Әгүүзү билләәһи минәш-шәйтаанир-раҗииим. Бисмилләәһир рахмәәнир-рахииим. Әлхәмдүлилләәһи раббил гәәләмииин. Үәссаләәтү үәссәләәмү гәләә расүүлинә Мүхәммәдин үә гәләә әәлиһи үә әсхәәбиһи әҗемәгииин.

Газиз дин кардәшләрем, әссәләәмүгәләйкүм үә рахмәтүллааһи үә бәракәәтүһ. Алдагы вәгазьләребездә ана хакы, әниләрнең җәмгыятьтәге булырга тиешле урыны, гаилә мөнәсәбәтләрендә хатын-кызны роле турында шактый сөйләдек.

Әниләр турында озак сөйләп була һәм аларга әйтеләсе, чын күңелдән чыккан җылы хисләребезне, теләкләребезне без бәйрәмнәрдә генә түгел, ә көндәлек тормышта гамәлебез аша белдерергә тиешбез. Сүземне сузмыйча, әниләрнең бөеклеген дәлилләгән ике хикәятгә тукталып китәм:

Беренче хикәят. Бер сәхабә елап, Пәйгамбәребез (с.г.в.) янына килә. Пәйгамбәребез (с.г.в.) анан: «Нәрсә булды?» – дип сорый. Сәхабә: «Әнием үлде», – дип җавап кайтара. «Әниең намаз укымый идеме әллә, тәмугка эләгер дип борчыласыңмы?» – ди Пәйгамбәребез (с.г.в.). «Әнием иманлы, намаз укучы, ураза тотучы мөслимә иде, урыны җәннәт түрендәдер, аның өчен борчылмыйм. Ул миңа җәннәткә капка иде. Аңа хезмәт итеп, җәннәтне кәсеп итә идем. Догасы афәтләрдән, бәла-казалардан саклаучы калкан иде. Җәннәткә алып баручы юлым киселде, саклаучы калканымны югалттым», – дип җавап кайтара әлеге сәхабә.

 

Икенче хикәят. Муса (г-м) Аллаһы Раббыбыздан: «Җәннәттә урыным кем белән янәшә булыр икән?» – дип сорагач, Аллаһы Раббыбыз аңа бер шәһәрдә ит чабучыны эзләп табарга куша. Муса (г-м) әлеге кешене эзләп таба һәм алар ит чабучының өенә кайталар. Өйгә кереп дога кылгач, ит чабучы Муса (г-м)не калдырып, түр якка кереп китә һәм анда шактый гына торып чыга. Муса (г-м): «Кунакны калдырырлык нинди мөһим эшең бар иде?» – дип сорый. Моңа каршы ит чабучы: «Анда минем авыру әнием ята, хәлен белдем, астын алыштырдым, ашаттым», – ди. Муса (г-м): «Әниең берәр сүз әйтмәдеме?» – дип сорый. Әлеге кеше: «Әйе, әнием җәннәттә урының Муса (г-м) янәшәсендә булсын иде, дип дога кылды», – ди.

 

Менә әни кешенең догасы...

 

Әниләребез безнең өчен һәрвакыт догада, чәчләребезгә чал кереп, инде үзебезнең оныкларыбыз булса да, без аларга һәрвакыт бала булып калабыз. Хәзерге заман әниләренә гыйбрәт һәм теләк өчен дога үрнәкләре тәкъдим итәм:

 

Барча мактау һәм сәнәләребез бары тик бер Аллаһыга! Аны гына данлыйм, Аннан гына ярдәм сорыйм, бер Аңа гына тәвәккәллим. Гамәлләремнең һәм нәфесемнең начарлыгыннан Аллаһыга сыенам! Мин шаһитлек итәм: Аллаһыдан башка Илаһ юк һәм Мөхәммәд (с.г.в.)

 

– Аның колы һәм илчесе. Аңа, аның нәселенә, сәхабәләренә Аллаһының рәхмәте һәм сәламнәре булсын!

 

erid: 2VtzqwTSgT9

Я Раббым! Рәхмәтең белән миңа балалар бирдең. Миңа, балаларыма яхшы тәрбия һәм яратуны мирас итеп калдыру өчен, тормышымның ахырына кадәр яхшы әни булуны насыйп ит! Калебемне балаларыма карата шәфкать, мәрхәмәт, сөю белән тутыр. Миңа балаларымны изге гамәлләр кылырлык, Синең каршыңда булган гыйбадәтләрен, бурычларын үтәрлек күңел, рух һәм тән сәламәтлекләрен Син биргән саф хәлдә саклап калырга ярдәм ит. Раббым, балаларымнан һәм миннән риза бул!

 

Я Раббым! Рәхмәтең белән ир-егетләребезгә иманлы, чиста нәселдән булган, мөселман хатыннар насыйп ит. Кызларыбызга иманлы, күркәм әхлаклы, гаиләләрен кайгыртучан, бала һәм хатын хакларын үтәүче мөселман ирләр бир. Я Раббым! Рәхмәтең белән Кыямәт көненә кадәр нәселебезне туры юлда тот. Кешеләр арасында газиз, күркәм колларың булырга насыйп әйлә. Әхлак һәм нәсел сафлыгыбызны сакла. Кыямәт көнендә балаларыбызны безнең өчен шәфәгатьче кыл, аларның Шәфәгатьләрен кабул ит.

 

Мәрхәмәтлеләрнең Мәрхәмәтлесе! Һәрнәрсә Синең рәхмәтең белән була. Догаларымны кабул ит! Әмин!

 

Я Раббым! Син Мәрхәмәтле! Балаларымны әманәттә имин кыл. Камил иман, һидаять, тәүфыйк насыйп әйлә. Күркәм холык бир, изге колларың арасына керт. Кыямәт көнендә Пәйгамбәребез (с.г.в.) Шәфәгатендә булуны насыйп ит, ике дөнья бәхетенә ирештер. Мәрхәмәтең белән аларны җәһәннәм утыннан коткар.

 

Я Раббым! Син Мәрхәмәтле! Миңа сынау итеп бирелгән бу балаларны Кыямәт көнендә шәфәгатьче ит, Шәфәгатьләрен кабул кыл. Һәрнәрсә Синең рәхмәтең белән була! Догаларымны кабул ит. Әмин!

 

Җәлил хәзрәт Фазлыев,

«Күңел бакчасы» китабыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqwTSgT9