Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Җәннәткә керү юлын балаларга күрсәтик

Бу дөнья тормышы безгә мәңгелек ахирәт тормышына әзерләнү өчен бирелгән. Зәрият сүрәсенең 56 аятендә Аллаһ Тәгалә әйтә: «Мин җеннәрне һәм кешеләрне Үземә гыйбадәт кылсыннар өчен генә барлыкка китердем».

Дөньяда башкара торган төп вазыйфабыз – Аллаһка гыйбадәт кылу булса, төп максатыбыз шушы гыйбадәт аша – мәңгелек җәннәткә керергә тырышу. Гыйбадәт – ул намаз, ураза кебек Аллаһ кушкан кайбер махсус гамәлләр. Безнең гамәлләрдән Аллаһ Тәгаләгә иң сөекле булганы – шул гыйбадәтләр. Беренче чиратта Аллаһ Тәгалә бездән шул гамәлләрне көтә һәм әгәр дә аларны үтәсәк, Ул бездән риза була.

Кәһф сүрәсе 45-46 аятьләрендә Аллаһ әйтә: «И, Мөхәммәд! Син аларга дөнья тормышына мисал китер. Ул (дөнья) — Без күктән җиргә иңдергән су кебек. Шул су сәбәпле, башта җирдә үзара катышып, үсемлекләр үсеп чыкты. Шуннан соң кибеп, саргаеп һәм вак-ланып, чүп булып беткәч, аны җил очыртып таратты. Менә шундый инде ул — дөнья тормышы. Дөреслектә, Аллаһның кодрәте чиксез. Ул — бар нәрсәгә Кодрәтле. Мал-мөлкәт һәм угыллар — дөнья тормышының бизәге (матурлыгы, зиннәте). Тик Ахирәттә мәңгелеккә кала торган изгелекләр (намаз, садака, хаҗ, корбан чалу кебек эшләр) — Раббың хозурында әҗер-савап ягыннан (бөтен маллардан да, балаларның күплегеннән дә) хәерлерәк һәм файдалы нәтиҗәгә өмет баг-лау өчен яхшырак» (Коръән тәфсире). Бәрәкәтле яңгырдан соң бөтен дөнья яшеллеккә күмелеп һәм тиз арада бу яшеллек китеп барган кебек, кеше дә күз ачып йомганчы яшьлеге үтеп китә һәм тиз арада үзе дә китеп бара. Бу аятьтә генә түгел, башка аятьләрдә дә Аллаһ Тәгалә мал-мөлкәт һәм балаларның кешене алдавы турында әйтә. Бертөркем кеше дөрестән дә: «Балаларымны үстерәсем бар яки эшем күп әле, намаз укырга вакытым юк», – дип мәңгелек тормыш өчен кирәкле гамәлләр турында уйламыйлар. Кайбер аятьләрдә Аллаһ күпмедер кешенең нәфес теләкләренә гыйбадәт кылулары турында әйтә: «Аллаһ урынына алар нәфес теләкләрен иләһ итеп алдылар», – ди. Шулай бу дөнья өчен генә яшәвен дәвам иткән очракта кеше ике дөнья бәхетен дә югалтырга мөмкин. Ә, киресенчә, нәфсенә каршы торып ахирәт (җәннәт) өчен гамәл кылса, ике дөнья бәхетенә дә ирешәчәк. Әгәр дә Аллаһ кушканча тәрбияләсә, балалары да кешенең савабы артуга сәбәпче булачаклар. Шуның өчен пәйгамбәребез (с.г.в.) балаларны 7 яшьтән намазга күнектереп, 10 яшьтән намаз укытырга кушкан. Әгәр намаз укыса, Аллаһка буйсынса, бала бу дөньяда да әти-әнисенә игелекле була, ахирәттә дә аларның савабы артуга сәбәпче була. Үрмәкүч сүрәсенең 45 аятендә Аллаһ намазның гөнаһтан тыюы турында әйтә. «Шагыйрьләр» сүрәсенең 89 аятендә буйсынып, пакь калеб белән Аллаһ каршына килгән мөэминнәргә кыямәт көнендә маллары да, балалары да файда бирәчәген әйтә.

Яшь чагында кеше яхшы тәрбия алса – ул бөтен хәерле, күркәм сыйфатларга ия булырга мөмкин. Һәм киресенчә начар тәрбия алса, ул барча начарлыкларны да үзенә сеңдерергә мөмкин. Шуның өчен диндә иң төп тәрбия кешенең үсмер чорына юнәлдерелә. Гадәттә, шушы чорда бирелгән тәрбия җәмгыятьнең киләчәктә нык булуына яки зәгыйфьләнүенә сәбәп була.

Гомәр радыйәллаһү гәнһү Мәдинәгә күчкәч үзенең улы Габдуллаһны пәйгамбәребезнең (с.г.в.) мәчетендә яшәргә калдырган. Ул вакытта торыр урыннары булмаган фәкыйрь сәхабәләр мәчеттә яшәгән. Балалар шунда өлкәннәрдән гыйлем алганнар, алар белән коръән укыганнар, төнлә тәһәҗҗүд намазлары укырга күнеккәннәр. Сәхабәләр мәчеттә иртәнге намазны укыгач, пәйгамбәребезгә (с.г.в.) үзләренең төшләрен сөйләп, аңа юратканнар, файдалы нәсыйхәтләр ишеткәннәр. Яшь малай Габдуллаһ өлкән сәхабәләр кебек пәйгамбәребездән (с.г.в.) дине һәм тормышы өчен файдалы нәсыйхәтләр ишетәсе килеп, бер төндә Аллаһтан дога кылып хәерле төш күрүен сорый. Йоклап киткәч ул төшендә ике фәрештә күрә. Алар аны тотып җәһәннәм утына таба өстери башлыйлар. Шуннан ул дога кыла башлый: «Йә Аллаһ, мин Синнән җәһәннәм утыннан коткаруыңны сорыйм». Шул чакта өченче фәрештә барлыкка килә һәм әйтә: «Курыкма, әгәр дә намаз укуыңны арттырсаң, син бик яхшы кеше булачаксың». Һәм аны җәһәннәм яныннан башка тарафка алып китәләр. Бу төшне пәйгамбәребезгә (с.г.в.) сөйләгәч ул әйтә: «Әгәр дә Габдуллаһ төнге (тәһәҗҗүд) намазларга торса, изге коллардан булачак». Бу вакыйгадан соң Габдуллаһ гомеренең ахырына хәтле төнге намазларны калдырмаган, диләр.

Менә ничек ул вакытта дини тәрбия алган балалар изгелеккә омтылганнар. Хәзерге балалардан үскәч кем булырга теләүләрен сорап караганыгыз бардыр, күбесе футболчы яки хоккейчы кебек кеше булырга теләвен әйтә. Ләкин футбол яки хоккей гына җәмгыятьнең ныклыгын һәм тәртипне яхшыртмый. Шулай ук бүген киң таралган компьютер яки телефон уеннары да балаларны Аллаһны танырга өйрәтми. Ул уеннар бөтен нәрсәдән дә көчле зат Аллаһ Тәгалә, Ул бөтен галәмнәрнең Раббысы һәм бөтен галәмнәр Аныкы дип өйрәтмиләр. Киресенчә, шул уенда ниндидер махлукъны беркем дә каршы тора алмый торган иң көчле зат итеп күрсәтәләр һәм ничек итеп мәчетне, Кәгбәтулланы яки башка нәрсәне җимерергә икәнен өйрәтәләр. Әгәр дә балаларга иман әһелләре иманны, әхлакны, гыйбадәтне өйрәтмәсәләр, башка затлар аларга явызлыкны, хәмерне һәм бозыклыкны өйрәтәчәкләр.

Пәйгамбәребез(с.г.в.) мәчетендә Габдуллаһтан башка да малайлар була. Шуларның берсе Рабига ибн Кәгб исемле яшь малай. Бу мәчеттә яшәүчеләр кебек үк аның да яшәр урыны һәм малы булмый. Көндезләрен күп вакытын ул пәйгамбәребез (с.г.в.) янында үткәрергә тырыша, аңа көндәлек эшләрендә ярдәм итә. Бервакыт пәйгамбәребез (с.г.в.) аңа: «Сора (нинди иң зур теләгең, хыялың бар, шуны сора)», – ди. Малай әйтә: «Җәннәттә синең белән бергә булуымны телим». Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Дөрестән дә шул теләкме, башка әйбер теләмисеңме?», – дип сорый. Малай: «Әйе, нәкъ шул теләк», – дип җавап бирә. Шуннан соң пәйгамбәребез (с.г.в.) аңа: «Әгәр дә син үзеңне күп сәҗдә кылырга күнектерсәң (әгәр дә син яшәү дәвереңдә сәҗдәләрдә күп торып, күп өстәмә намазлар укысаң), мин сиңа бу максатка ирешүдә ярдәм итәчәкмен», – дип җавап бирә. Менә бу яшь малай, фәкыйрьлегенә карамастан, байлык һәм башканы сорамый, чөнки алар өчен иң зур байлык – ул мәңгелеккә алып китә торган изге гамәлләр булган.

Тиздән Балтачыбыз мәчетләрендә балалар өчен җәйге ял чаралары башланачак. Балаларыбыз безнең җәмгыятебезнең киләчәге. Икенче төрле әйткәндә балаларыбыз киләчәктә булачак җәмгыятебезнең нигез ташлары дисәк була. Нигезе нык булмаса, бина җимереләчәк, шуның өчен балаларыбызга кечкенәдән үк бирелгән дин нигезләрен сеңдереп калырга тырышыйк. Уздырылачак җәйге ял чараларын Аллаһка якынаюга, ул кушканнарны үтәргә өйрәтү, дин сабакларын ныгытырга юнәлдерсәк иде.

Гомәр хәзрәт Гомәров,

Балтач үзәк мәчете мәэзине

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: дин