Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Арборда Корбан гаете бәйрәмен зурлап уздырганнар (+фото)

Авылыбыз уңганнарының күргәзмә ярминкәсен уздыру хыялына да бер ел була бугай инде.

Туган авылыбыз Арборда Тукай урамында яшибез. Берничә ел рәттен Тукай урамы бәйрәме уздырдык. Гает бәйрәмнәре җәйге чорга туры килә башлагач, бу ике бәйрәмне берләштереп балаларга бәйрәм оештыру теләге туды. Авылыбыз уңганнарының күргәзмә ярминкәсен уздыру хыялына да бер ел була бугай инде. Кыскасы бөтен теләкләрне, хыялларны чынга аштырып авылыбызда корбан гаете бәйрәмен үткәрдек. Аллахның рәхмәте киң?? кара болытлар нәкь без бәйрәм үткәрер сәгать житкәч таралды да китте. Яшермим, бик борчылдым, бер төн бөтенләй йокламадым диярлек.

Бәйрәмне оештыруда ярдәм иткән һәркемгә зур рәхмәт?Авылдашлар белән бергә киңәшеп, ярдәмләшеп эшләдек. Уртак хезмәтнең нәтиҗәсе дә матур булды ?? Авылдашларымның уңганлыгына сокланырлык. Кыска гына вакыт эчендә бер дигән ярминкә әзерли алдык. Ни генә юк иде ярминкәдә!!! Кул эшләре дисенме, ризыкмы. Алар бар да затлы, тәмле! Корбан итеннән пылау пеште, коймак белән кайнар чәй өзелмәде. Эбрудан мастер класс уткәрелде. Балаларны аниматор уйнатты. Сәүдә гөрләде, кунаклар өзелмәде. Бер раббыма мең шөкер корбан гаетен зурлый алдык. Өлеше кергән һәркемгә Аллаһның рәхмәте булсын

Зөлфия Хәлиуллина

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев