Ашка кемне чакырырга?
Ашка кемне чакыру дигәндә, аерым кагыйдә юк.
Ир-ат үлсә, ашка кемнәр чакырыла? Хатын-кыз ашына бары хатыннарны гына чакырырга кирәкме? Бу ашларда Коръәнне кем укырга тиеш?
Сорауга «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт ХӘЙРУЛЛИН җавап бирә.
— Балачакта, әле әбиләр исән вакытта колакка кереп, күңелгә сеңеп калган бер гыйбарә бар: «Мең хатын-кыз укыганчы, бер ир-ат укыса, хәерлерәк». Тик бөтен Коръән ашына ир-атлар гына килеп укырга тиеш дигән сүз түгел бу. Иң мөһиме укымышлы, шаһәдәтнамәсе булган кеше укыса хәерле.
Ашка кемне чакыру дигәндә, аерым кагыйдә юк. Кемдер өчесенә — ирләрне, җидесенә — хатын-кызларны, кырыгына икесен дә чакыра. Бер табынга ирләр дә, хатыннар да утырырга тиеш түгел. Мөмкинлек булса, аерым утыртырга кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев