Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Бәяңне беләсең килсә...

Гыйбрәтле хикәя

Якуп (г-м)нең 12 улы булып, араларыннан иң чибәре Йосыф (г-м) була. Якуп (г-м) аны барлык балаларыннан артыграк күреп сөя. Көннәрдән беркөнне Йосыф (г-м) үзен көзгедә күреп, күңеленнән горурлык үтә һәм ул : «Минем бәям күпме булыр иде икән?» – дип уйлап куя. Абыйлары аның чибәрлегеннән, әтиләренең аны артык яратуыннан көнләшеп, бер коега илтеп ташлый. Үтеп баручы кәрваннан ике кеше коега су алу нияте белән чиләк төшерә. Шулвакыт Җәбраил (г-м): «Әй, Йосыф, син көзгегә карап, мин сатылыр кол булсам, минем мәһәрне кем җиткерер, дигән идең, инде сөенеч, дөньяга чык. Алучыларның ни бәягә алуын күр!» – дип хәбәр итә. Йосыф (г-м) үзенә бу михнәтнең ни сәбәпле килүен аңлап, әйткән сүзләренә тәүбә-истигъфар кыла. Аллаһы Раббыбыз аның тәүбәсен кабул итә һәм ул коедан котыла. Шулчак туганнары килеп, бу безнең колыбыз иде дип, аны иң арзан хакка сатып җибәрәләр.

Мисыр дәүләтенә килгәч, үлчәүнең бер ягына Йосыф (г-м)не куеп, икенче ягына күпме генә байлык салсалар да, Йосыф (г-м) авыррак килә.

Һәркемнең бәясе Аллаһы Тәгалә теләгәнчә. Без байлыгыбыз, чибәрлегебез, дәрәҗәбез белән масаерга түгел, аларның хуҗасы булган Раббыбызга шөкер итәргә тиешбез.  Аллаһы теләсә – күтәрә, теләсә – төшерә, шулай итеп безне сыный.  Мисырда үлчәүдә Йосыф (г-м)нең барлык байлыктан авыррак килүе – бер булдыклы ирнең бөтен бер дәүләтне күтәрә дә, тәртипкә дә сала алуын күрсәтә.

Якуп (г-м)нең, улы белән аерылу хәсрәтеннән, елый-елый күзләре сукырая. Пәйгамбәребез (с.г.в.) балаларны тигез күрергә кушкан. Балалар арасыннан берсен аерып яратуның ахыры хәерле түгел. Якуп (г-м) дә, хатасын танып, тәүбә кыла. Аллаһы Раббыбыз аның тәүбәсен кабул итә.

Йосыф (г-м) Мисырда зур дәрәҗәләргә ирешкәч, Аллаһы Тәгалә аңа туганнары белән очрашуны насыйп итә. Ул, әлбәттә, туганнарын гафу итә һәм аларга үзенең күлмәген биреп җибәрә. Уллары алып кайткан әлеге күлмәк белән күзләрен сөрткәч, Якуп (г-м)нең күзләре ачыла. Ахырда ул улы белән очрашу бәхетенә ирешә.

 

(Җәлил Фазлыевның «Күңел бакчасы» китабыннан)

Фото: https://photo.tatar-inform.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев